Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшкә карап бәя бирәләр

Җирлекләрдә еллык эшкә йомгак ясау дәвам итә.

Уңышның нигезе - бердәмлек

Олы Тархан җирлегенең исеме җисеменә туры килә - ул чынлап та зур. Биредә 1394 кеше яши, шуларның өчтән береннән күбрәге - пенсионерлар. Демографик хәл борчулы. Былтыр 32 кеше вафат булган, барлыгы 8 бала туган. Гыйнварда да инде 5 кеше җирләнгән. Узган ел дүрт яшь пар никахлашкан, әмма икесе генә авылда калган. Әлеге территориядә халыкның мәшгульлек мәсьәләсе көн­үзәк булып кала. 120дән артык кеше "Татарстан" агрофирмасы" ҖЧҖның терлекчелек һәм кырчылык тармагында эшли. Аянычка каршы, төрле оешмаларда эш күләмнәре елдан-ел кими бара һәм бу хезмәт урыннарының кыскартылуына китерә. Бүгенге көндә 82 эшсез исәпләнә, дип билгеләп үтте үзенең отчет докладында авыл җирлеге башлыгы Наил Маштыев. Тимур Бердниковның минераль су агызып тутыру буенча предприятиесендә эш урыннары булыр дигән өмет бар, моңардан тыш, аның авыл хуҗалыгы һәм туристлык бизнесы буенча да уй-планнары юк түгел. Идел яры буендагы күкертле чыганаклар бик күп минераль тозларга бай, биредә санаторий турында күптән хыялланалар, косметикада кулланыла торган зәңгәр балчык та янәшәдә генә. "Үзләренә эшләү белән беррәттән, авыллары хакына хезмәт итүче инициативалы кешеләргә дә эшләү мөмкинлекләрен бирергә кирәк", - дип басым ясады райбашкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев. Җирлекнең финанс-икътисадый хәлен һәм киләчәккә планнарын бәян итеп, Наил Маштыев күп кенә проблемалы мәсьәләләрне дә күтәрде. Болар - авыл юлларын төзү һәм ремонтлау, 200 укучы (1 баладан тыш) укыган мәктәп янында павильон урнаштыру. Электр үткәргеч линияләр үзгәртеп коруны таләп итә. Су үткәргечләр салынса су белән тәэмин итү һәм аның сыйфаты турындагы мәсьәлә хәл ителер иде.

Җирлектә автомашиналар һәм техника шактый, әмма заправкалау станциясен сүтү авылның көндәлек тормышына гына түгел, бөтен тирә-якка да тәэсир итәчәк, чөнки якындагы заправкалау станцияләре Ульян өлкәсендә һәм күрше районнарда гына, шулай булгач, халык акчасы да аларга китәчәк. Авылда кешеләр тормышына һәм аларның корылмаларына куркыныч тудыручы гасырлык тирәкләр йөзгә якын. Аларны махсус техника ярдәмендә генә кисәргә мөмкин. Район службалары бүгел шул проблеманы өйрәнү һәм хәл итү белән мәшгуль. Җирлек башлыклары, шул исәптән Олы Тарханда да, бюджетлары ярлы булуга карамастан, үз муниципаль берәмлекләрендә яшәешне тәэ­мин итү белән даими шөгыльләнәләр, шулай булгач, аларның эшләре аңлауга һәм хөрмәткә лаек. Ә проблемалар барлык оешмалар һәм учреждениеләр бергәләп эшләгәндә генә, шул исәптән халыкның актив катнашында тизрәк хәл ителәчәк.

Һәркемнең үз уңышы

Бакырчы җирлегендә яшәүчеләрнең дә проб­лемалары башка авылларныкыннан артык түгел, төгәлрәге, ошаш: урамнар чистартылмый, яктыртылмый. Ләкин алар бернәрсә дә отканнар, мәктәпләренә кыс­карту кагылмаган. Әмма балалар туу артмаса, биредә дә сыйныфларны тиешенчә тулыландыру өчен укучылар җитмәячәк. 2010 елда - дүрт, 2011дә җиде бала туган.

Җирлекнең барлык социаль сфералары тел-теш тидермәслек итеп эшли, ә менә "Алга" авыл хуҗалыгы предприятиесе, әйтергә кирәк, инде тезләнгән. Хезмәт хаклары буенча, пенсия фондына, район бюджетына миллионлаган сум бурыч җыелуы да авыл халкын борчый, чөнки биредә эшләүчеләрнең җитешлеге продукция җитештерүгә һәм хуҗалыкның финанс хәленә турыдан-туры бәйле. Җирлектә яшәүчеләрнең хокук тәртибе аксый: ел дәвамында 12 җинаять һәм 31 административ хокук бозу теркәлгән. Шулай булгач, җитди уйланырлык нәрсәләр бар. Җинаятьләр арасында - автомобиль куып китү, наркотиклар саклау, административ хокук бозулардан - коралны дөрес сакламау, хулиганлык. Шулар белән янәшәдә мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, аларның максаты законга буйсынучы гражданнар тәрбияләү һәм җәмгыятьтә сәламәт мораль климат булдыру, оештырып үткәргән барлык чаралар төссезләнеп кала.

Киләчәк бар

Жуково җирлегендә авыл хуҗалыгы предприятиесе нык, шул ук вакытта клуб учреждениеләре юк диярлек, мәктәпләр кыс­картылган. Халык килеп туган хәл белән килешергә теләми, Иоковода башлангыч мәктәпне кабат ачуны, ниһаять, Жуковода мәдәният йортын салып бетерүне, Берлектә зиратны әйләндереп алу мәсьәләсен хәл итүне таләп итә. Ата-аналар балаларның кышкы салкын җилдә автобус көтеп туңып торуларына борчылалар.

Жуковода да, Иоковода да автобус көтеп торырлык бина да, павильон да юк.

Иоково мәктәбенә килгәндә, райбашкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев аны ремонтлау, "Сафиуллов" КФХ һәм төзелеп килүче кирпеч заводы җитәкчеләре катнашында, башланачак дип вәгъдә итте. КФХ җитәкчесе Рәмис Сафиуллов үзенең игелеклелеге белән зиратны әйләндереп алуда булышырга сүз бирде. "Иртәгә үк баганалар сатып алам", - диде ул 27 гыйнварда узган җыелышта.

Жуково клубын төзеп бетерүгә, дип аңлатма бирде райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Аркадий Семенычев, республика мәдәният министрлыгына заявка бирелде, ләкин программа әле төзелмәгән, финанслауга өметләнәбез. Сөйләшүгә йомгак ясап, Валерий Чершинцев Жуково җирлегенең киләчәге бар дип билгеләп үтте.

Кирпеч заводында 120-150 эш урыны булачак. Кирпеч ташу өчен юллар, күперләр салыначак, йортлар төзеләчәк, инфраструктура колач алачак. Инвесторлар биредә измә-бетон заоды төзү тәкъдиме белән чыктылар. Аның продукциясе 1 километр 700 метр озынлыгында ярларны ныгыту өчен кирәк булачак. Шул уңайдан мәшгульлек үзәгенә эшсезләрне ихтыяҗ булган һөнәрләргә өйрәтү эшен тормышка ашырырга тәкъдим ителде. Мәктәп, клублар, спорт заллары турында халык күтәргән мәсьәләләр быел ук хәл ителер дигән өмет бар.

Киеренкелек йомшамады

Район мәдәният йорты артистлары Бессоново клубы сәхнәсеннән: "Иртәгә кичәгедән дә яхшырак булачак, кайчандыр Россиядә авыллар яшәгән кебек яшәрбез әле", - дип күтәренке күңел белән җырладылар.

Әмма, киеренкелек йомшамады. Кешеләрнең кызу, вакыты белән ярсулы әңгәмәләрен дә конструктив дип булмый. Башлык Иван Казаевның 2011 елгы отчетын һәм "Ибәтов" КФХ җитәкчесе Фәннур Ибәтовның эше турындагы хәбәрен игътибар белән тыныч кына тыңлаганнан соң, авыл халкы үзен борчыган мәсьәләләр хакында райбашкарма комитеты җитәкчесе белән уртаклашырга ашыкты. Ә әйтер сүзләре күп җыелган. Төп проблема - су белән тәэмин итү. Янгын була калса, су алыр урын юк. Ут чыккан очраклар булган, әмма аларны Олы Тархан янгын сүндерүчеләре ярдәме белән генә сүндерә алганнар. Язгы ташу вакытында Югары Тархан буасын су агызып киткән, аны яңадан ясарга кирәк. Буа ишелү сәбәпле, иң мөһиме хуҗа булмаганлыктан, урмандагы бик матур күлләр кибәләр. Тирә-якта алар - 14, җәйге айларда ул күлләр хәтта Ульян өлкәсе туристларын да җыйганнар. Кышын Бессоновога да, Югары Тарханга да юллар чистартылмый. Йортлар янына "ашыгыч ярдәм" һәм янгын сүндерү машиналары да килә алмыйлар, ә биредә 124 пенсионер яши. Җирлек бәласе - урамнарның яктыртылмавы. Ике авыл да урман янәшәсендә урнашкан, һәркем үз иминлеге хакында борчыла, балаларны да дөм караңгыда мәктәпкә чыгарып җибәрәләр. Төзекләндерү белән дә шөгыльләнү зарур: җәен каракура котыра, авылга якынлашып килүче чокырлар чүп-чар белән тулган. Зиратка да игътибар кирәк. Авыл халкының һәйкәлләр өчен дә йөрәге әрни. "Үткәнен хәтерләмәгәннең, киләчәге юк", - дип искәртте райбашкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев, шушы һәм башка күп кенә мәсьәләләрне контрольгә алып.

Элек биредә игенчелек, умартачылык чәчәк атты, эре терлекчелек комплексы да, машина паркы да бар иде. Кулдан-кулга күчә торгач, кайчандыр нык саналган хуҗалык аяныч хәлгә төшкән. Авыл хуҗалыгы предприятиесен саклап калу теләге белән, авыл халкы үз исеменә кредитлар рәсмиләштергән, әмма, күп меңләгән сум бурычлар белән, ярык тагарак янында калган. Хуҗалыкны аякка бастыру өмете сүнгән. Эшкә яраклы халык хезмәт хакы эзләп авылдан китә: 39 кеше - Ульян өлкәсендә, 11 кеше вахта алымы белән эшли.

"Авылларның киләчәк үсеше хакында бер үк нәрсәләрне инде ничә елдан бирле туктаусыз сөйлибез, ә проблемаларны беркем дә хәл итми. Халык чарасызлыктан арыды", - дип, ялкынлы чыгыш ясады җирлек депутаты Светлана Румянцева. "Күп мәсьәләләр хәл ителерлек - бу вакыт эше. Әгәр авыл хуҗалыгы производствосы булмаса, бер генә авыл да яшәп кала алмаячак", - дип, Валерий Чершинцев терлекчелек комплексы төзүне беренчел бурыч итеп билгеләде.

P.S: Бессоново авыл җирлеге депутатлары җирлек башлыгы Иван Казаевның үз теләге белән вәкаләтләрен вакытыннан алда тапшыру турындагы үтенечен канәгатьләндерделәр һәм башлык итеп җирлек депутаты Светлана Румянцеваны сайлау турында карар кабул иттеләр.

Тиз һәм вакытында

Байраш җирлеге Апас районы белән чиктәш һәм кунакларның районыбыз турындагы беренче фикере биредән башлана. Җирлек башлыгы урынбасары Рамил Ильясов отчетында авылны төзекләндерү буенча уңай мисаллар билгеләп үтелде. Халык шәхси ярдәмче хуҗалыкларын киңәйтүгә ташламалы кредитлар ала һәм каралты-кураларын яңарта. Соңгы елларда күпләр йорт түбәләрен, тәрәзәләрен, капка-коймаларын яңартканнар, агачлар утыртканнар.

Райбашкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев кичләрен мәктәптә спорт залы ачыламы дип кызыксынды. Юк булып чыкты. Клубта шулкадәр салкын, хәтта аяк киемендәге кар да эреми. Ул чакта яшьләр нәрсә белән шөгыльләнергә тиеш соң? Валерий Чершинцев бу объектларны максатчан файдалануны таләп итте. Ә менә биредәге яшьләргә эшсезлек янамый.

"Яңа юл" ҖЧҖ җитәкчесе Рифкать Заһидуллин терлекчелекне үстерергә, 300 сыерга һәм бозау­ларга яңа абзар төзергә вәгъдә итте. Соңгы елларда биредә авыл Сабан туе үткәрелмәгән. Хуҗалык җитәкчесе борынгы традицияне яңартырга вәгъдә итте.

Авыл урамнарының, шул исәптән Байрашта да, начар яктыртылуы яңа кешенең күзенә тиз ташлана. - Акча бар, шулай ук мөмкинлекләр дә. Без XIX гасырда яшәмибез, урамнар, бигрәк тә үзәктәгеләре яктыртылырга тиеш. Проблемаларны тиз һәм вакытында хәл итәргә өйрәнергә кирәк, - дип басым ясады Валерий Чершинцев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: село