Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Экспонатлар арасында – гәрәбәдән ясалган герб

Музей фондында меңнән артык экспонат исәп­ләнә.

(Тәтеш, 26 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова (автор фотосы)).  Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумының тарих музее шактый яшь: 2004 елны аның оешуның рәсми көне дип санарга мөмкин.  Дөрес, аңа кадәрге вакытта уку йортында сугышчан дан почмагы булган, аның белән элекке директор һәм педагог Александр Калинин шөгыльләнгән. 

Музей эшчәнлеген бүгенге көндә директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Валентина Козлова тормышка ашыра, ә музей фондында меңнән артык экспонат исәп­ләнә.

“Техникумга җитәкче булып Марат Галиҗан улы Фазлыев килгәч, без уку йортының 90 еллыгына әзерләнә башладык. Республика архивында авыл хуҗалыгы техникумының 1921 елда оешуы турындагы мәгълүматны таптым. Ә тарихи факт­ларны торгызуда күпчелек уку йорты архивы ярдәм итте, анда 1936 елдан алып материаллар саклана”, – дип сөйли Валентина Владимировна. 

Студентлар музей базасында үзләрен экскурсоводлар һәм эзләнүчеләр буларак сынап карый. Егет-кызларга педагог җитәкчелегендә Хәтер китабын төзү насыйп була. Аңарга Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучылар һәм укучыларның фамилия­ләре кертелә.

Музей экспозициясендә авыл хуҗалыгы техникумының 1936 елдан 2000 елга кадәрге чыгарылышлар исемлеге аерым урын алып тора. “Безнең чыгарылышлар музейга еш килә, һәм аларның һәркайсы исемлектән үзенең фамилиясен эзләргә тырыша, – ди Валентина Владимировна. – Күргәзмә залы үзәгендә узган гасыр башына кагылышлы көнкүреш әйберләре урын алган. Аларны 2010 елгы чыгарылышлар, минем студентлар, җый­ды. Музей эшләгән вакытта хач, иске Коръән битләре, фоторәсемнәр алып килделәр”. 

Экспонатлар арасында бик кадерле – чиста гәрәбәдән ясалган Россия гербы да бар. Аны уку йортына чыгарылышларның берсе бүләк итеп биргән. Берничә ел элек Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумы тарихы турындагы китап басылып чыга. Аны төзү өстендә Олег Евсеев, Галина Борисова, Валентина Козлова эшләгән. “Якын араларда өстәмә басма чыгару ниятләнә”, – дип уртаклашты музей җитәкчесе.
     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев