Эссе вакытта усаллык та арта
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләренә төрле хәлләрне күрергә туры килә.
(Тәтеш, 15 июль, «Тәтеш таңнары»).
Алдакчылык фактлары
Тәтешле ханымның таныш түгел кешене ачыклау һәм җинаять җаваплылыгына җәлеп итү үтенече белән язылган гаризасы теркәлгән, ул зыян күрүченең паспорт мәгълүматларыннан файдаланган һәм аның исеменә 11 800 сум күләмендә кредит рәсмиләштергән.
Полициягә гариза белән Олы Шәмәктә яшәүче мөрәҗәгать иткән. Ул, алдашу юлы белән фатирын сатуны сылтау итеп, аны алдаган билгесез хатын-кызны җинаять җаваплылыгына җәлеп итүне үтенгән. Авыл кешесе кредит картасыннан алдакчы тарафыннан әйтелгән счетка 50 мең сум акча күчергән.
Угрылык
Тәтешле гариза белән мөрәҗәгать иткән. Кызының югалган банк картасыннан билгесез кеше 2023 елның 7 июненнән 9 июненә кадәр 5166 сум күләмендә акчасын урлаган. Тикшерү барышында шикләнелүченең шәһәрдәге кибетләрдә банк картасы белән ПИН-код җыймыйча, ягъни һәр сатып алган саен 1000 сумга кадәр генә, түләве ачыкланган. Видеокүзәтү камераларындагы язмалар буенча шикләнелүченең кемлеге ачыкланган.
Билгесез затлар 1 июньнән 2 июльгә кадәрге вакыт аралыгында Кирпеч тыкрыгы урамында төзелә торган йорт янәшәсендәге гаражның автомат капкасын сүткәннәр һәм урлап алып киткәннәр. Гариза бирүче зыянны 60 мең сумлык дип бәяләгән.
Үзләштерү
Райондагы мәгариф учреждениеләренең берсенең боерыгы нигезендә, укучыларга, ярышларга чыгу сәбәпле, 32 500 сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Әлеге акчалар баш бухгалтер тарафыннан укучылар счетына күчерелмәгән, шуңа күрә элекке бухгалтерның гамәлләрендә – үзенең хезмәт урыныннан файдаланып үзләштерү буенча җинаять составы каралган.
Законсыз рәвештә шартлаучан әйберләр, кораллар саклау
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оператив-эзләү чарасы барышында Алекина Поляна авылында яшәүче берәүдән дары салынган 2 тимер банка, 4 ау патроны, төрле зурлыктагы ядрәләр тутырылган пластик тартма, 120 данә капсюль салынган тимер тартма табылган һәм алынган. Җинаять эше кузгатылган.
Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча
фото: архив/Авангард
18+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев