Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әфганстан – төзәлмәс яра

Утыз ел элек, 1989 елның 15 февралендә, безнең гаскәрләр белән соңгы бронетранспортер Әфганстан белән чиктәш Амударья елгасы аша Дуслык күпереннән чыга. Бик күп яшь егетләрнең гомерен өзгән фаҗигале сугышның тәмамлануы шуның белән билгеләп үтелә.

(Тәтеш, 23 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА, фото ПОТАПОВЛАР архивыннан).  Безнең районнан Әфганстанда интернационал бурычын үтәгән яшь егетләрнең күбесе өйләренә сугышчан медальләр белән кайтты, ә алты солдатны кече ватаннарына цинк табутта озаттылар. Олы Тормыдан ике яшь егет – Шамил Әхмәтҗанов белән Хәмит Мусин, Тоншермадан Геннадий Илюшкин, Зур Әтрәчтән Гомәр Мингалиев, Иоководан Андрей Потапов, тумышы белән Бакырчыдан Хаммат Ганиуллин чит-ят җирләрдә һәлак булдылар. 
Аларның истәлеге мәңгелек...

“Ул гомеребезне коткарды...”
Потапов Андрей Николаевич (14.06.1966 – 12.07.1987) “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгән (үлгәннән соң).
“Андрей аралашучан, ярдәмчел егет булып үсте. Ул эштән, авыр физик хезмәттән курык­мады. Үзенең әти-әнисенә һәр нәрсәдә булышты, сеңелесе Наташаны бик яратты”, – дип сөйли Жуково авылы китапханәчесе Ирина Малкина. – Ике метрга якын озынлыктагы, физик яктан нык, киң күңелле Андрей яшьләрнең һәрвакытта игътибар үзәгендә булды, кызларны беркай­чан кыерсыттырмады. Бик тәртипле, ярдәмчел егет иде”. Ул туган авылы Иоковда сигез ел белем ала, урта белемне – Тәтештәге 1нче мәктәптә, аннары Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Һәр атнада әти-әнисе янына хуҗалыкта булышыр өчен кайтып йөри. “Без Андрейның Тәтешкә укуга барып җитәр өчен һәр дүшәмбе көнне ничек итеп Пролей-Кашага йөгерүен гел күрә идек, – дип искә төшерәләр авыл кешеләре. – Безнең син ничек арымыйсың дигән сорауга, ул елмаеп болай җавап бирә иде: “Мин бит булачак солдат, миңа боларның барысы аша узарга туры киләчәк”.

Ул вакытлар җитә: 1986 елның 18 октябрендә Совет Армиясе сафларына чакырыла. 

Андрей Потаповны борынгы матур гадәт буенча бөтен авыл белән бергә басу капкасына кадәр озаталар. Һәм шул чакта моның гомерлеккә икәнлеген беркем дә уйлап карамый. 1987 елның июнендә рядовой, граната төзәүче Андрей Потаповны Әфганстанга җибәрәләр. Ул Кандагарда сугышчан операцияләрдә катнаша.
Кыскача биографиясеннән өзек: “1987 елның 2 июлендә Валакан торак пунктын камап алганда бер сәгать дәвамында бандитлар белән сугышты, 2 ут ноктасын юк итте. Урын алыштырганда пехотага каршы минада шартлады һәм 1987 елның 12 июлендә яралардан һәлак булды”.

Полкташы язган хат: “Исәнмесез, хөрмәтле Потаповлар! Зур сәлам һәм изге теләкләр белән сезгә Анатолий... яза. Сез Андрей белән барысы да ничек килеп чыгуы хакында тасвирлап бирегезче, дип язгансыз. 30 июньдә Андрей самолет белән Кандагарга килде, без ул чакта нәкъ ял итә идек. Без аның белән бергә бер машинада пулемет расчетында булдык. Беренче числода йөкләмәне үтәргә киттек. Бик эссе иде – +70кә якын. “Духлар” яшәгән урынга кердек һәм “яшел зона” уртасында позициягә бастык. Кичке якта безгә якыннан көчле итеп аттылар. Белмим, ул чакта ничек беркем дә яраланмагандыр. Андрей шул чакта барлык магазиннарын чыгарды да ату коралыннан ут ачты. Андрей балчык­тан ясалган коймага басты  да                                                                                               снайпер винтовкасыннан ата башлады. Бу вакытта мин пулемет артында идем. Патроннар беткәч, цинк алырга йөгердем. Кире әйләнеп килгәндә, Андрей басып торган җирдә шартлау булды. Башта беркем дә ни булганын аңламады. Барысы да гранатометтан эләкте дип уйладылар, ләкин “духлар” минасы булып чык­ты. Андрей шок халәтендә иде, без аны бинт белән бәйләдек. Ул минем белән сөйләште, катырак итеп чорнавымны үтенде. Машина чакырдык һәм аны госпитальгә алып киттеләр. Аңа операция ясаганчыга кадәр безнең егетләр анда булдылар. Операция әйбәт узды, һәм табиб барысы да яхшы булачагын, Андрейның яшәячәген әйтте. 11 июльдә госпитальдән егетләр килде. Мин алардан башка берни дә сорамадым. Барыбыз­ның күзләрендә яшь иде. Мин аңлыйм, сезгә укуы бик авыр булачак, ә миңа язуы җиңел түгел, әмма Сез дөресен белергә тиеш. Мин һәм минем дусларым сезнең һәм Андрей каршында гаять зур бурычлы. Чөнки ул безнең гомеребезне сак­лап калды. 1984 елның мартында ротага без 10 кеше килдек. Алтау калдык. Хезмәт итеп кайткач, без һичшиксез киләчәкбез. Һичшиксез. Хөрмәт белән Анатолий”.
Рядовой Потаповны туган авылы Иоковода җирлиләр. Биредәге урамнарның берсе аның исемен йөртә. Андрейның кабере һәрвакытта чис­та, сеңелесе үзенең абыйсын онытмый. Авылдашлары һәлак булган солдатның истәлеген хөрмәтлиләр, җылы итеп искә алыр һәм Андрейга баш ияр өчен аның кабере яннынан беркем дә читләтеп үтми. Авылдагы Дан Монументы белән янәшәдә Андрейның һәйкәле тора, аны китапханәче һәм үткәннәр турында хәтерләү кирәклеген белгән балалар чистартып торалар. Һәр елны 15 февральдә, Әфганстаннан гаскәрләр чыгарылган көндә, анда минтинг уза һәм инде Әфган сугышының утын кичкән, чәчләре чаларган солдатлар бергә җыела.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев