Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Габдулла Тукай тууның 135 яшьлегенә багышлап төрле чаралар үткәрелә

Укучылар иҗат юлын барлап шигырьләр сөйләделәр, әсәрләре буенча бирелгән рәсемнәрне бизәделәр.

(Тәтеш, 4 апрель, «Тәтеш таңнары»). Апрель аенда бөек шагыйрь Габдулла Тукай тууның 135 яшьлегенә багышлап төрле чаралар үткәрелә.

"Тәтештәге 1нче мәктәптә бүген әлеге уңайдан 2Б сыйныф укучылары белән “Тукай иленә сәяхәт” дип исемләнгән дәрес үткәрелде, - дип хәбәр иттеләр мәктәпнең мөгаллимәләре. - Дәрес барышында укучылар укытучылары Миләүшә Мәүлиханова белән бергәлектә бөек Тукаебызның катлаулы тормыш юлы буенча схема төзеделәр. Иҗат юлын барлап шигырьләр сөйләделәр, әсәрләре буенча бирелгән рәсемнәрне бизәделәр. Тормыш юлы һәм иҗаты буенча төшерелгән фильмнан өзек карадылар, дәрес гимнга әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды".

фото: tetushi.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X