Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гаилә институтын ныгытуга һәм сабыйлар туу өчен этәргеч ясауга игътибар бирү

Тәтеш районының махсус ведомствоара комиссия утырышында демографик сәясәт мәсьәләләрен тикшерделәр.

(Тәтеш, 16 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Педагоглар, психологлар, журналистлар, медицина хезмәткәрләре, төрле служба вәкилләре район башкарма  комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев белән бергә районның ЗАГС бүлеге һәм үзәк район хастаханәсенең статистика мәгъ­лүматларын анализладылар, районда демографик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән чаралар системаларына проект төзеделәр.

“Ни аяныч, хәзерге вакытта гаиләдә бер бала булу, никахларны теркәмәү, беренче сабыйны тудыруны кичектерү юнәлеше күзәтелә, – диде утырышта Аркадий Борисович. – Шуңа күрә райондагы барлык җаваплы хезмәтләрнең һәм иҗтимагый оешмаларның уртак көче гаилә институтын ныгытуга һәм сабыйлар тууга этәргеч ясауга юнәлдерелгән булырга тиеш. Яшь гаиләләргә төрле дәүләт ярдәме, шул исәптән авылларда торак төзү программаларында актив катнашырга кирәк. Районның хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалары – иҗтимагый совет, милли-мәдәни үзәкләр, әтиләр советы, хатын-кызлар советы белән социаль парт­нерлыкны саклау һәм ныгыту шулай ук райондагы демографик хәлне яхшырта алуына ышанам”. 

Тәтеш районында “Демография” проектын тормышка ашыру берничә юнәлеш буенча уза – кешеләрне диспансеризация­ләү, балалары булган гаиләләргә ярдәм итү, спорт һәм уен мәйданчыклары төзү, мәктәпләр, балалар бакчаларын, полик­линикалар, үзәк район хастаханәсен капиталь ремонтлау. 


Хәбәр итәләр
“Агымдагы елның 9 ае эчендә Тәтеш районында икенче сабыйлары туган 47 гаилә 453,026 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алды. 2019 елда 66 гаилә ана капиталын файдаланды, шулардан 40 гаилә акчаларын торак шартларын яхшыртуга юнәлтте. Ана капиталы – сабыйлар тууны арттыру өчен зур этәргеч”, – дип билгеләп үтә РПФның Тәтеш районы Идарәсе начальнигы Ирина Большакова. 
“Без 2019 елның 9 ае эчендә райондагы 50 елдан күбрәк бергә гомер кичергән 19 гаилә парын юбилейлары белән хөрмәтләдек, алар яшь буын өчен нык мөнәсәбәтләр үрнәге”, – дип хәбәр итә район башкарма комитеты ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса ­Дианова. 

Белешмә
“Демография” илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында республикада 2019 елда тормышка ашыруга юнәлдерелгән проектлар эшли:

“Өлкән буын” – 546 миллион сум;
“Хатын-кызларның мәш­гульлегенә ярдәм – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру” – 4232 миллион сум.
“Спорт – тормыш нормасы” – 851 миллион сум.
“Сабыйлар туган вакытта гаиләләргә финанс ярдәме” – 1310 миллион сум.

Белем бирүнең 150 объектын, балалар бакчаларын исәпләмичә,  яңартып төзекләндерүгә һәм төзүгә илкүләм проект­лар буенча 6 миллиард сумга якын юнәлтелгән.


Утырыш ахырында район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан җаваплы хезмәтләргә районда демографик мәсьәләләр буенча алга таба эшләр оештыру буенча ­күрсәтмәләр бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев