Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Галактика балалары-2019

"Подвиг" МБУ тәрбияләнүчеләре Чистай районында узган "Галактика балалары-2019" палаткалы лагерьларының Республика фестивалендә катнаштылар.

 (Тәтеш, 20 август, "Тәтеш таңнары").  Татарстан Республикасының 10 районыннан 11 команда алты көн дәвамында үзләренең иҗади һәм туристик сәләтләрен күрсәттеләр. Балалар коммуникатив күнекмәләрне һәм бердәмлекне, туристик сукмакны, "Күңелле стартлар"ны үстерүгә юнәлдерелгән тренинг узды, катамаран белән идарә итәргә өйрәнде.

Фестивальдә катнашучыларга «ВЫСТРЕЛ» Чистай хәрби-патриотик эзтабарлар отряды вәкилләре Икенче бөтендөнья сугышы кораллары турында сөйләделәр.

"Җәй" республика үзәге директоры Раил Моратшин "Подвиг" МБУ педагог-оештыручысы Ксения Обидинага Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгыннан Рәхмәт хаты тапшырды.

фото: Ксения Обидина шахси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X