Геопарк булырмы – вакыт күрсәтер
Геопарк – махсус саклана торган статуска ия булган төбәк, аның территориясендә Җирнең геологик тарихы, җирле ландшафтлар, токымнар һәм файдалы казылмаларның ятмалары барлыкка килүе, тарихка кадәрге хайваннарның казып алынган калдыклары күпләп сакланып калганлыгы ачыла.
(Тәтеш, 8 июнь, “Тәтеш таңнары”). Олы Тарханда Тәтеш районы территориясендә геопарк булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Чара башланыр алдыннан район башлыгы Рәмис Сафиуллов озатып йөрүендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, ТРның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм киңәшмәнең башка катнашучылары минераль су заводында булдылар, аны җитештерү технологиясе белән таныштылар.
Геопаркны булдыру мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл Олы Тархан урта мәктәбе базасында узды.
Беренче докладчы – “Идел суы-К” предприятиесе директоры Тимур Бердников билгеләп үткәнчә, Олы Тархан – Татарстанда табигый составы һәм кеше организмына дәвалау тәэсире буенча минераль дәвалау йогынтысына ия өч төрле су чыгарыла торган бердәнбер урын, шулай ук анда юра чорына караган дәвалау балчыгы булуы да ачыкланган.
– Бу территориядә палеозой һәм мезозой чоры катламнары бар, аларда юра чорының борынгы организмнарының калдыклары күпләп сакланган, – дип билгеләп үтте Тимур Генрихович. – Мондый үзенчәлеклелек 25 миллион ел элек әлеге территориянең тектоник күтәрелеше (Чуртан тавыннан Ульяновск өлкәсенең Ундоры авылына кадәр) хисабына барлыкка килгән. Нәкъ менә Олы Тархан авылында илленче еллар ахырында һәм алтмышынчы еллар башында казу эшләре үткәрелгән, алар барышында Болгар халкының каберлекләре табылган.
Олы Тархан авылы янындагы территорияне үстерү максатыннан Тимур Бердников РФ шифаханә-курорты комплексының үсеш стратегиясен булдыруны, шифаханә-курорт хезмәтләрен үстерүне тәкъдим итте. Аның фикеренчә, әлеге ятмада төрле дәвалау үзлегенә ия минераль сулар булуын исәпкә алып, төрле глэмпинг (экотуризмның яңа төре, табигатьтә ял итү өчен бөтен шартлар тудырылган) комплексларыннан алып күппрофильле зур шифаханәгә кадәр булырга мөмкин.
– Олы Тархан авылы янындагы территорияне үстерү максатыннан Чуртан тавыннан алып Бессоново авылына кадәрге территориядә федераль әһәмияттәге “Тархан” геопаркы һәм палеонтология музее оештырырга тәкъдим ителә. Казу эшләре тарихын һәм нәтиҗәләрен яктыртучы мәйданчык булдырырга, – диде Тимур Генрихович. – Барлык китерелгән факторларны исәпкә алып, әлеге территориянең үсеш перспективасы турында нәтиҗә ясарга була, бу үз чиратында өстәмә эш урыннары гына түгел, ә төрледән-төрле табигый дәвалау ресурслары булу ярдәмендә, халыкның гомуми сәламәтләнүенә һәм эчке туризм үсешенә йогынты ясаячак.
Палеореставратор Владислав Ефимов семинарда катнашучыларга Олы Тархан авыл җирлеге территориясендә табылган минераллардан эшләнгән әйберләрне ачык итеп күрсәтте. Ул интерактив күргәзмәләр булдыруда ярдәм итәргә һәм мәгълүмати булышлык күрсәтергә әзер булуын билгеләп үтте.
Депутат Максим Топилин, докладчыларның дәлилләрен тыңлап, геопаркның үзенчәлеге нәрсәдә булуы белән кызыксынды, чөнки Олы Тархан авыл җирлеге территориясендә табылган экспонатларны бүгенге көндә Россиянең күп кенә музейларында күрергә мөмкин.
– Монда мезозой һәм палеозой арасында чик урнашкан, бу минераль суга үзенчәлекле үзлекләр бирә, казылма организмнарның саклануын тәэмин итә, – дип билгеләп үтте Бөтенроссия Палеонтология җәмгыятенең Ульяновск бүлеге рәисе Владимир Ефимов. – Бу туристлык кластерын булдыру өчен нигез булып тора дип саныйм.
Тимур Бердников тәкъдим иткән концепция буенча үз фикерен ТРның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов болай дип белдерде:
– Олы Тарханга якын территориядә суның дәвалау үзлекләренә нигезләнеп, инфраструктура булдырырга мөмкин. Палеонтологиянең кешеләрне җәлеп итү ноктасы булуы шикле, ул экскурсия программасына өстәмә булачак. Олы Тарханда уртача статистикадагы турист өчен күрсәтерлек нәрсәләр күп түгел. Әмма суга нигезләнеп инфраструктура булдыру, кешеләрнең аерым агымын бирәчәк. Мондый объектларны төзергә әзер булган инвестор әлегә юк. Өстәвенә, территориянең ерак булуы һәм көндәшлек комачаулый: янәшәдә Ундоры бар. Икенче Ундоры эшләүнең мәгънәсе юк. Бүгенге көндә шифаханә, кунакханә үсеше өчен ниндидер территорияне билгеләргә, инвесторларны табышлылыкка, логистикага ышанычлы итеп кызыксындырырга тырышып карарга мөмкин.
Тема кызыклы, әмма ул үз-үзен акламаячак, хәтта заманча палеонтология музее эшләп куелса да, ерак булганлыктан, монда кешеләрне алып килү мөмкин булу ихтималы икеләндерә.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов шифаханә яки глэмпинг булдыру идеясен хуплады. Аның фикеренчә, бүгенге көндә бу әлеге территория үсешенең иң яхшы үрнәге. Ул Тимур Бердниковка туризмны үстерү буенча федераль һәм республика программаларында катнашу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Әңгәмә нәтиҗәле узды, әмма әлегә нокта куелмаган, ә Тәтеш районы территориясендә геопарк булырмы – вакыт күрсәтер.
Геопарк – махсус саклана торган статуска ия булган төбәк, аның территориясендә Җирнең геологик тарихы, җирле ландшафтлар, токымнар һәм файдалы казылмаларның ятмалары барлыкка килүе, тарихка кадәрге хайваннарның казып алынган калдыклары күпләп сакланып калганлыгы ачыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев