Гәҗитне конвертта җибәргән
Эш белән редакциягә кергән Нина Палачева белән әңгәмәбез: “Сез безнең гәҗитне укыйсызмы?” – дигән сораудан башланды.
(Тәтеш, 17 март, "Тәтеш таңнары", Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА, автор фотосы). “Тәтеш белән мин ярты гасыр чамасы элек таныш – 1972 елда педагогия училищесына укырга кергәннән алып. Дус кызлар белән бик яхшы кешегә – Ибраһим Сәмит улына фатирда яшәп торырга урнаштык. Ул 82 яшьтә булса да, күп укыды, вакытлы матбугатны шактый яздырды. Безгә дә җирле гәҗиттән район яңалыкларын белү шулай ук кызыклы иде. Иң эчтәлекле язмаларны мин пөхтә итеп кисеп алып, Әлки районындагы әти-әниемә хат итеп җибәрә идем”, – ди Нина Петровна.
Аның әнисе Липецк өлкәсеннән, аяусыз Сталин репрессиясенә эләккән Казанский фамилияле рухани гаиләсеннән була. Йортларын тартып алалар, ун бала урамда торып кала. Әниләре сигезенче бала була, аны укытучы булып эшләүче олы апасы Нина тәрбиягә ала. “Әни Ленинград өлкәсендәге фарфор фабрикасында эшләде. Аның тормышына сугыш, фашистлар һөҗүм итүе һәм ашыгыч эвакуация кирәклеге турындагы листовкалар ташлаган самолетлар гүләве булып үтеп кергән. Барысы да йөгерә башлый. Станциягә кадәр 25 чакрым баралар. Поездга утыруга, бомбага тоту башлана. Һәркайсы вагоннардан тирә-якка чабалар – кычкырган һәм елаган тавышлар ишетелеп тора... Барып җиткәч, әнине Лаеш районына, Спасска җибәрәләр, ул анда урманчылыкта эшкә урнаша. Соңрак Әлки районына күченә”, – дип дәвам итә педагогия хезмәте ветераны.
Сугыш тәмамланганнан соң, фронттан поселокка ике култык таягында Петр Корнелаев кайта. Әти-әнисе аңа эвакуацияләнгән кызга күз төшерергә киңәш итәләр: “Татьяна Александровна – бик яхшы хатын-кыз”, диләр алар. Яшьләр бер-берсен ошаталар һәм озакка сузмый өйләнешәләр. Петр да шулай ук урманчылыкта хезмәт куя башлый, әмма колхозда эшкә урнашудан баш тартканы өчен, моны сәяси адымга санап, аны хөкем итәләр һәм 1949 елда Якутиягә 8 елга сөргенгә озаталар. “Әни аның белән тайгага китә. Әти башта слюда белән вагонеткалар йөртә, ә аннары намуслы хезмәте өчен аны баш бухгалтер итеп билгелиләр. Әни цех начальнигы булып эшли. Икенче энем поселокта туа.
Әти белән әни, 1955 елда әтине амнистия буенча азат иткәнче, шактый авырлык кичерә, – дип сөйли күз яшьләрен яшермичә Нина Петровна. – 1977 елда әти вафатыннан соң, 1990 елда әни Тәтешкә күченде. Әни үзенең соңгы көннәренә кадәр район гәҗитен яздырды, кызыксынып укыды, – дип тәмамлады әңгәмәне кунагыбыз. – Ул Тәтеш ягының табигатенә һәрчак сокланды, әлеге урыннарны җәннәт почмагы дип әйтә иде”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев