Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гореф-гадәтләрне саклап

“Ак калфак” Бөтен­дөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 1990 елда оеша.

(Тәтеш,  6 декабрь, Тәтеш таңнары, Инга СӘФӘРОВА (автор фотосы)). Тәтеш районында 2017 елның ноябрендә “Колос” агрофирмасы җи­тәкчесе, иганәче һәм актив тормыш карашлы хатын-кыз Рима Сафи­уллова инициати­васы буенча татар ха­тын-кыз­лары иҗтимагый оеш­масының республика бүлеге филиалы барлыкка килә.

Ак калфак очраклы гына эмблема һәм татар хатын-кызлары оешмасының исеме итеп сайланмаган, бу – хатын-кызның гү­зәллеге, зирәклеге һәм уй-теләкләренең саф­лыгы. Оешманың төп максаты – җәмгыятьтә ха­тын-кызның ролен үстерү, ана һәм баланы саклау буенча тәкъдимнәр эшләү, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, халыктагы гореф-гадәтләрне, йолаларны сак­лау һәм үстерүгә юнәлтелгән чаралар уздыру.
Игелекле эшләр башкару – безнең райондагы оешма җитәкчесе Рима Гомәр кызы һәм аның ярдәмчеләре: районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова, федераль казначылык Идарәсенең Тәтеш районы бүлеге начальнигы Гүзәл Мингалиева, “Авангард” гәҗите корреспонденты Сания Сәмигуллина, гражданнарны яклау көллияте мөгаллимәсе Сәлимә Арсланова, Тәтеш үзәк район хастаханәсе табиблары Ләлә Йосыпова һәм Назымгөл Җәләлетдинова, күп балалы ана Гөлчәчәк Зәйнуллиналарның мөһим хезмәтләренең берсе. Узган ел эчендә шәһәрдә һәм районның һәрбер татар авылында инициативалы хатын-кызлар тарафыннан үз җирлекләрендә “Ак калфак” бүлекләре оеша. Активистлар, мил­­ли мәдәниятне, гомумкешелек кыйммәтләрен саклау һәм үстерүдә хатын-кызның ролен югары күтәрергә омтылып, шәһәрдә һәм һәрбер авылда шактый матур чаралар – халкыбызның бәйрәмчә йолаларын, концертлар үткәрде. Берләшмә тарафыннан безнең район һәм республиканың кызыксынырлык кешеләре белән очрашулар оештыруның төп темасы булып зирәклеккә корылган гаилә институтын ныгытуда хатын-кызның роле тора, чарада катнашкан яшьләр шулай дип билгеләп үтә. Авыллардагы мәктәп укучылары, картлар өчен интернат-йортта тәрбияләнүче өлкән кешеләр, “Карлыгач” лагерендәге сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән тематик очрашулар уздыру да игътибар үзәгендә. Иҗтимагыйчылар райондагы күп балалы гаиләләрне Казанга курчак театрына, ә өлкәннәрне “Бөек Болгар” музеена алып баруны оештырдылар, һәм өстәвенә әле алар даими рәвештә иганә ярдәме дә күрсәтәләр. Тәтеш районының “Ак калфак” эшчәнлеген республикада һәм аның чикләреннән тыш та беләләр, аның ил­һамчысы Рима Сафиуллова Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге чакыруы буенча Чиләбедә һәм Арчада үткән конгресста җирле хатын-кызлар оешмасын тәкъдим итте, моның белән бергә илнең төрле төбәкләреннән җыелган тарафдарларыннан югары бәя алып, Рима Гомәр кызы 2018 елда Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәте белән бүләкләнде.

Шушы араларда район мәдәният йортында “Ак калфак” оештырган “Халкыбызның күңел бизәкләре” дип исемләнгән концерт прог­раммасы булып үтте. Анда кул эшләре осталарының иҗатыннан торган көнкүреш күргәзмәсе бизәлгән иде: челтәрләп чигелгән әйберләр, кулдан ясалган курчаклар, төрле кул эшләнмәләре, картиналар. Боларның барысы да чарага килүчеләрне сокландырды һәм хозурландырды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар гына түгел, шулай ук райондагы барлык татар авыллары активы да бәйрәмдә милли йолаларны чагылдырган театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Отчет программасы башкаручыларның искиткеч артистларча осталыгы, матур эчтәлекле күренешләр, гаҗәеп күркәм затлы киемнәр, күңелләргә үтеп керерлек җырлар белән тулыланган иде. Үзешчән талантларның сәхнәдә ясаган һәр чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Жюри вәкилләре: районның рус милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Олег Евсеев, мордва милли-мәдәни  үзәге җитәкчесе Сергей Сумбаев, Халыклар дуслыгы йорты директоры Александр Дубровский, райбашкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлнара Кирилина иң яхшы номерны аерып алып, өстен куя алмадылар, чөнки андагы һәрбер чыгыш таң калдырырлык һәм җиңүгә лаек иде, катнашучыларның барысы да иҗтимагый оешманың Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. “Һәр авылда никадәрле талантлы, халкыбыз йолаларына һәм гореф-гадәтләренә игътибарлы кешеләр яшәве сөендерә”, – дип билгеләп үтте Рима Сафиуллова. 

“Халыкның гореф­-га­дәтләрен саклау буенча зур эшләр алып барган өчен рәхмәт, чөнки теләсә кайсы халыкның мәдәнияте игелеккә һәм үсеп килүче буынны әдәп-әхлак тәр­биясенә өйрәтә”, – диде “Ак калфак” активистларына мөрәҗәгатендә район башлыгы урынбасары Евгений Курков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев