Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гражданнар җыелышы – проблемаларны чишүгә бер адым

Авыл җирлекләрендә Тәтеш районы җитәкчелеге, төрле хезмәтләр һәм ведомстволар вәкилләре катнашында гражданнар җыелышлары уза.

(Тәтеш, 21 январь, “Тәтеш таңнары”). Очрашу барышында авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре 2022 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнары турында хисап тоталар, Тәтеш районының эчке эшләр бүлеге вәкилләре алдакчылык фактлары турында кисәтәләр, районның ветеринария оешмасы вәкилләре шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрнең баш санын бердәм идентификацияләү мәсьәләләрен аңлатып чыгыш ясыйлар. 

Киртәле авыл җирлеге
Киртәле авыл җирле­генең гражданнар җыелы­шында гадәттәгечә халык күп иде. Узган елны үзара салым программасы буенча җирлектә 401 мең сум акча җыелган, финанслау­ны исәпкә алып, сумма ­2 005 000 сум тәшкил иткән.   

– Җыелган акча ярдә­мендә Кадышта – 132 метр, Киртәледә 460 метр юл өслегенә вак таш түшәлде. Васильевка авылында зират коймасы алыштыру буенча эшләр башкарылды, – дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы ­Светлана ­Поселкина. 

Агымдагы ел планында – җирлектәге барлык авылларның урам юллары торышын норматив хәлгә китерү,  урам яктырткычлары объектларын карап тоту һәм хезмәт күрсәтү, Васильевка авылында буаны төзекләндерү, Красный Восток авылында зират коймасын алыштыру. 
– Халык Татарстанда гамәлгә ашырыла торган программаларның мө­һим­леген аңлый. “Авыл тер­риторияләрен комплекс­лы үстерү” программасы буенча 2022 елда җирлектә 156 метр юл ясалды, әлеге программа нигезендә узган елларда да төзеклән­дерү буенча зур эшләр башкарылды, универсаль спорт мәйданчыгы төзелде, Киртәледә һәм Кадышта каты көн­күреш калдыкларын җыю өчен мәйданчыклар төзелде һәм контейнерлар сатып алынды, – диде Светлана ­Вениаминовна.  

 

“Агро-Союз” авыл ху­җа­лы­гы предприятиесе җи­тәкчесе Сергей Полянских хуҗалыкның эшчән­леге турында бәян итте. 
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов авыл җирлеге башлыгының, хуҗалык җитәкчесенең эшенә уңай бәя бирде. Районның барлык авыл җирлекләрендәге кебек, Киртәледә дә чаралар уздырганда, җирлек администрациясе территория­сен төзекләндерүдә авыл хуҗалыгы предприятиесе булышлык күрсәтә. Моннан тыш, Сергей Владимирович махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм оештыруда даими катнаша.  

Район җитәкчелегенә авыл кешеләренең сораулары күп  булды. 
– Гражданнарның узган җыелышында без Тәтеш икмәген китерүләрен һәм янган кибетне сүтеп алуларын үтенгән идек. Нигә бернәрсә дә үзгәрмәде? – дип кызыксынды Тамара Кузина.  

Җирлек башлыгы янган бинаның бер өлешен райпоның элекке хуҗалары җыештырып алуын билге­ләп үтте. Ләкин алга таба файдалану максатыннан аның нигезе Светлана Вениаминовна үтенече буенча калдырылган.  

Тәтеш икмәгенә килгән­дә, җирлек башлыгы әйтү­енчә, Киртәледәге шәхси кибет хуҗасы җирле икмәк пешерү заводы продукция­сен алып кайтуга килешү төзергә теләми икән. 

– Әлеге мәсьәләне тикше­рә­чәкбез, – дип белдерде район башлыгы Рәмис ­Сафиуллов. 
Берьюлы берничә авыл кешесе Киртәледәге сулыкны чистарту кирәклеге турында әйтте.  
– Билгеле бер закон нормалары бар, аларны үтәргә кирәк. Буаны чистартуны ТР Экология һәм табигый ресурслар министр­лыгы белән килешергә, кайбер инстанцияләрне узарга кирәк. Моңа вакыт таләп ителә. Бу мәсьә­лә контрольдә тора, – дип билгеләп үтте Рәмис ­Сафиуллов. 

Килдеш авыл җирлеге
Килдеш авыл җирле­гендә гражданнар җыелы­шы Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов катнашында үтте.  
Җирлек башлыгы Виктор Исаев 2022 елгы эш­чәнлек нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнары турында сөйләде. 
–  Үзара салым программасы буенча узган елны 276 мең сум җыелды, финанс­лау исәбе белән 1 380 000
сум тәшкил итте, – дип билгеләп үтте ул. – Үзара салым акчасына урам юлы 337 метрда норматив хәлгә китерелде, Килдеш авылында 418 метр озынлыкта урам юлына чокырларны тигезләү ремонты ясалды. Акчаның бер өлеше урам яктырткычларын карап тотуга, су насосы алуга сарыф ителде. Виктор Семенович бил­ге­ләп үткәнчә, авыл кешелә­ре үзара салым программасында елдан-ел активрак катнаша. 
“Авангард” авыл хуҗа­лы­гы пред­прия­тиесе җитәк­чесе Виктор Абрамов җыелу­чыларны ху­җа­лыкның эш­чәнлек нәтиҗәләре турында ­таныш­тырды. 

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов йомгаклау сү­зендә Виктор Ильичның җир­лек кешеләренә, ел саен үткәрелә торган “Вал­да шинясь” мордва мәдәния­те фес­тивален уздыруда ярдәм итүен билгеләп үтте.  
– Безнең бурыч авылда тормышны яшьләр өчен тагын да кызыксынучанрак итү. Бүгенге көндә хәтта кечерәк торак пунктларда да инде яшәү өчен уңайлы шартлар бар. Һәм бу юнәлештә эш дәвам иттерелә, – диде Рәмис ­Хатыйп улы.  

Очрашу кысаларында авылда яшәү­челәр һәм авыл җирлеге башлыгы  почта элемтәсе бүлегендә даими эшләүче хезмәткәр булмау турындагы проблеманы әйттеләр. 
Очрашу нәтиҗәләре буенча граж­даннарның мө­рәҗәгатьләре район башлыгы контроленә алынды.

  

Урюм авыл җирлеге
Урюм авыл җирлегенең гражданнар җыелышында район башлыгы урынбасары Евгений Курков ­катнашты.  
Җирлек башлыгы Алексей Абмаев Урюм авыл җирлегенең 2022 елдагы хезмәт нәтиҗәләре һәм 2023 елга үсеш перспективалары турында сөйләде.  
– Татарстан Республи­касында гамәлдә ­булган граж­даннарның үза­ра салым программасын авыл ке­шеләре төрле мәсь­әлә­ләрне хәл итүдә зур ярдәм дип саный, – дип билгеләп үтте җирлек башлыгы, бюджет үтәлешенә аңлатма биреп.
Доклад ясаучы әйтүенчә, 2014 елда гражданнар тарафыннан 3 063 400 сум җыелган. Финансланган вакытта йомгаклау суммасы 15 317 000 сум тәшкил иткән. Акча тулысынча ­тотып бетерелгән. 
Узган елны 1200 метр юл вак таш өслекле итеп ясалган. Су башнясы өчен насос һәм су белән тәэмин итү челтәрләре өчен ремонт муфталары сатып алынган, Пролей-Кашада яңа су үткәргеч челтәре уздырылган, куркыныч хәлдәге күпер ремонтланган, Ивановкада тукталыш павильоны урнаштырылган һәм авыл кешеләренең уңайлылыгы өчен башка күп төрле эшләр ­башкарылган. 
Җирлектә 6 су башнясы бар, быел алар салкында катмасын өчен җылылык кабеле белән җиһазлан­дырылган. Җирлек урамнарын 152 лампочка яктырта, шуның 120се – электрны аз сарыф итә торган, планда – электр энергиясен экономияләү максатында 100 процентка алыштыру.
Кешеләрнең үзләре тарафыннан да авылларны төзекләндерү буенча гаять зур эшләр алып барыла. Мисал буларак, “Кевляй” чишмәсе төзекләндерелгән, баскыч, купель, чишмәгә бару өчен ике күпер ясалган. 


“И. С. Казаков” КФХ эшчән­леге турында ху­җалык башлыгы Илья Казаков сөйләде.  Район башлыгы урынбасары Евгений Курков районның социаль-икътисади үсеше, районда гамәлдә булган республика һәм федераль программалар турында сөйләде, шулай ук авыл кешеләре белән җирлекнең төзекләнде­рү мәсьәләләре хакында ­фикер алышты. 
– Тәтеш районы – авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерү буенча ал­дын­гыларның берсе, – дип билгеләп үтте Евгений ­Гаврилович. 
Елена Калашникова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев