Грипптан нигә прививка ясатырга кирәк
Грипптан вакцина ясату белән беррәттән КОВИД-19дан да прививка ясатырга мөмкин.
(Тәтеш, 26 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Викторова). Вакцина грипп йоктыру куркынычын һәм чирнең авыр төрдә көчәеп китүен, үлем-җитем килеп чыгуын шактый киметә.
– Грипптан вакцинаның составы ел саен яңадан карала. Аларга, фаразлаулар буенча, алда торган сезонда иң таралачак вирусларны кертәләр. Вакцинада тере вирус юк, ул гриппның үзенә караганда мең тапкырга куркынычсызрак, – дип билгеләп үтә Тәтеш үзәк район хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Алмаз Юнысов.
Грипптан вакцина ясату өчен заманча дүрт валентлы һәм өч валентлы вакцина кулланыла. Икесе дә апробацияләнгән, алардан соң өзлегүләр теркәлмәгән.
Грипптан вакцина ясату белән беррәттән КОВИД-19дан да прививка ясатырга мөмкин.
– Грипптан прививканы Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасында, Олы Тархан участок хастаханәсендә, Олы Шәмәк табиб амбулаториясендә, фельдшер-акушерлык пунктларында ясатырга була, – дип билгеләп үтте белгеч.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев