Иң мөһиме – йогынты ясау
Зур профилактик эшләр үткәрүгә карамастан, наркомания элеккечә үк көнүзәк проблема булып кала бирә. Ул бары тик моңа бәйле даирәгә эләккән кешегә генә түгел, аның гаиләсенә дә, шулай ук бөтен җәмгыятькә дә кагыла.
Тәтеш үзәк район хастаханәсенең табиб – наркологы Наталья Ляченкова белән без кешене наркотиклар куллануга нинди факторлар этәрүе, нинди профилактик эшләр кирәклеге хакында сөйләштек.
– Наталья Анатольевна, Тәтеш районында хәзерге вакытта наркотик бәйлелектәге ничә кеше бар?
– Әлеге сорауга җавап бирүе читен. Күпчелеге үзләренең абруен һәм эшен саклап калырга тели, шуңа күрә аны дәвалану учреждениеләреннән читтә үз көчләре белән хәл итәргә тырышып, ярдәм сорап мөрәҗәгать итмиләр. Тәтеш үзәк район хастаханәсендә наркотик кулланучы 15 кеше: наркотикка бәйле 1 кеше һәм бер тапкыр кулланып караган 14 кеше исәптә тора.
Кагыйдә буларак, кеше үзенең бәйлелеген танымый. Аларга көчле йогынты ясарга кирәк, бу тормыш өстенлекләрен һәм сәламәт яшәү юлын дөрес сайлау мөмкинлеген бирә.
– Наркотик бәйлелеккә килгәндә, аңа аеруча да ничә яшьтәге кешеләр дучар була?
– Барыннан ешрак бу 30дан алып 50 яшькә кадәргеләр. Әмма шунысын да онытмаска кирәк, яшүсмерләр дөньяга карашлары һәм тормыш кыйммәтләре системаларының өлгереп, җитлегеп бетмәгәнлеге һәм дусларының яңа хис-кичерешләрне тоеп карарга кирәк дигән үгетләүләренә җиңел бирешүчән. Моның ятьмәсенә имин булмаган гаиләләрдәге балалар гына түгел, финанс җитешлегендә яшәүчеләр дә килеп каба. Барысы да ата-аналарның бик күп вакытларын эшкә бүлеп бирүеннән тора. Игътибар һәм кайгыртучанлык җитмәүне алар кесәләренә кергән зур суммадагы акча белән каплыйлар, ә моның нәрсәгә сарыф ителүе – игътибардан читтә кала.
Ата-аналарга мөрәҗәгать итәсем килә: балаларыгызны күзәтегез, чөнки наркотикларга бәйлелекне башлангыч стадияләрдә фәкать туганнары гына ачыклый ала. Аралашыгыз һәм аларның яшәеше белән кызыксыныгыз. Яшүсмернең сезгә һәр нәрсәдә ышана алуына, үзенең шатлыклары һәм борчулары белән нәкъ тә сезгә килә алуына аңарда ышаныч уятыгыз.
– Яшүсмерләрне алкоголь һәм наркотиклар татып карау теләгеннән ничек саклап калырга була?
– Балаларыгыз белән наркотикларның зыяны турындагы әңгәмәләр уздыруны яшүсмер чактан ук башларга кирәк. Документаль һәм нәфис фильмнар күрсәтү, медицина ягыннан пропагандалау һәм үзеңнең ата-ана бурычыңны үтәү, наркотиклар кулланып карау теләген киметергә ярдәм итә. Иң мөһиме – йогынты ясау.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев