Җиңү паркында тренажерлар урнаштырдылар
Шәһәрнең Көньяк микрорайонындагы Җиңү паркын төрле яшьтәге тәтешлеләр күптән яратып өлгерде инде.
(Тәтеш, 17 сентябрь, Тәтеш таңнары). Шәһәрнең Көньяк микрорайонындагы Җиңү паркын төрле яшьтәге тәтешлеләр күптән яратып өлгерде инде. Биредә теләсә кайсы һава торышында скандинавия йөрешен яратучыларны һәм яшь җиңел атлетчыларны очратырга мөмкин, каен һәм тирәкләр астында салмак кына атлап гаилә парлары йөри һәм эскәмияләрдә яшьләр әңгәмә кора.
Без Җиңү паркының ничек төзекләнә баруы турында күп тапкырлар яздык, шулай да бүгенге көндә шатланыр өчен тагын бер сәбәп бар: күптән түгел генә биредә урам тренажерлары һәм балалар мәйданчыгы урнаштырылды, диагональ буенча тротуар төзелеше тәмамланып килә, мәгълүмати стендлар урнаштыру планлаштырыла.
Рузилә һәм Ринат Вәлиевлар тугыз яшьлек кызлары Риана белән Җиңү паркына велосипедта йөргән вакытта килделәр.
– Шәһәребезнең яхшыра баруын күзәтүе бик күңелле. Без Тәтеш үзәгендә яшибез, парк яныннан узып барганда яңа тренажерларга игътибар иттек, аларны гамәлдә сынап карарга булдык. Балалар мәйданчыгына да күз салдык, – диләр алар.
Җиңү паркын төзекләндерү киләсе елга да дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев