Яңа елда – район газетасы белән бергә
Хөрмәтле тәтешләр! Газетабыз белән яңа елга атлап кергән һәркемгә дә рәхмәт. Кемдер өчен бу кыюсыз рәвештәге беренче адым булса, район газетасын озак еллар яздыручылар өчен ул ышанычлы ныклы адым булып тора.
(Тәтеш, 1 январь, “Тәтеш таңнары”). Киләсе елга “Авангард” үзенең 105 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк! Һәм шушы барлык юлны без газета укучылар белән шатлыкларны да, борчуларны да уртаклашып, бергәләп үттек.
Укучыларыбызның елдан-ел шактый кими баруы безне сагайта, әлбәттә. Аларның кайберләрен без өлкәнәю яшенә җитү сәбәпле югалттык, чөнки тугры укучыларыбызның күпчелеге – олы яшьтәге кешеләр, ә кайберәүләр электрон рәвештәге массакүләм мәгълүмат чараларын өстенрәк күрәләр. Шулай да, безнең абунә кампаниясенең өченче тапкыр инде тиражыбызның 3600 данә булып калуы районыбызда яшәүчеләр өчен басма сүзнең элеккечә үк мөһим булуына өмет уята.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык авыл җирлекләре дә берничә ел эчендә беренче тапкыр “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарын яздыру планын үтәделәр, 13е – планны арттырып үтәде. Моның өчен авыл җирлекләре башлыкларына һәм почта хезмәткәрләренә аерым рәхмәт. Әмма моның белән беррәттән, шәһәрдә абунә кампаниясе көтелгән нәтиҗәне китермәде, югыйсә почтальоннар булдыра алганча тырышсалар да.
Без абунә кампаниясенең 2023 елдагы I ярты еллыгына йомгак ясап, Тәтеш районындагы барлык җитәкчелеккә һәм шәхсән район башлыгы Рәмис Сафиулловка, “Колос” агрофирмасы һәм “Р. Г. Сафиуллова” КФХ җитәкчесе Рима Сафиулловага, “Нур” агрофирмасы генераль директоры Радик Нургалиевка, “И. С. Казаков” КФХ җитәкчесе Илья Казаковка, “Татарстан” авыл хуҗалыгы җитәкчесе Айрат Халитовка, эшкуарлар Рәмзия Рәфыйковага, Рифат Вәлиевка, Алексей Карповка, Кече Әтрәч авылы мәдәният йорты директоры Хәлил Магсумовка һәм башкаларга ярдәм күрсәткәннәре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Якташыбыз Фиргать Җиһаншинга барлык мобилизацияләнгән тәтешлеләрнең гаиләләренә һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнүче гаиләләргә “Тәтеш таңнары”/“Авангард” газеталарын рәсмиләштергән өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.
Без елны тәмамлап, район газетасын берничә еллар дәвамында тулы составта диярлек алдыручы коллективларны: Тәтеш ягы тарихы музее, РПФның Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте бүлеге, Тәтештәге 1нче урта мәктәп, Олы Тархан, Килдеш, Богдашкино урта мәктәпләре, шәһәрдәге “Әкият”, “Башаккай”, “Миләшкәй”, “Каенкай” балалар бакчалары (авыллардагы балалар бакчаларына да), ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Тәтеш районы территориаль бүлеге, ТРның Тәтеш районындагы гигиена һәм эпидемиология үзәге, Тәтештәге картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, мәдәният учреждениеләре, халыкны социаль яклау бүлеге, “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләренә аерым бер хөрмәт һәм рәхмәтебезне җиткерәбез. Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасы, Тәтеш районының эчке эшләр бүлеге, балалар сәнгать мәктәбе коллективларының район газетасын беренче тапкыр оешкан рәвештә яздыруларын да билгеләп үтәсе килә.
Хөрмәтле укучылар, әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында “Тәтеш таңнары”н һәм “Авангард”ны 2023 елның I ярты еллыгына яздырырга өлгерми калгансыз икән, газетаны гыйнвардан безнең редакциядә сатып алырга була.
Хөрмәтле укучылар!
Без сезне якынлашып килүче 2023 ел белән чын күңелдән котлыйбыз! Ул һәркайсыгызга бары тик шатлыклы хәбәрләр генә алып килсен! Газетаның 105 еллыгында безнең белән калганыгыз өчен рәхмәт!
Сезнең “Тәтеш таңнары”
Реклама АО ТАТМЕДИА
16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев