Яңа проект өстендә эшләү бара
Тәтеш ягы тарихы музее – шәһәр һәм районның мәдәни тормышына яңалык кертүдәге үзгәрешләрдә танылган әйдәп баручы.
(Тәтеш, 5 август, «Тәтеш таңнары», Дина Мансурова). Туган якны өйрәнү эшенә бирелүчеләр бүгенге көндә дә яңа проектны гамәлгә ашыру белән мәшгуль, аның күрсәткече Долгая Полянадагы Молоствовлар утарындагы истәлек плитәсе булачак. Бу хактагы тулысынча мәгълүматны без музей директоры Наталья Понедельниковадан белдек.
– Безгә бары тик исем генә мәңгелеккә бирелә, без китәбез, ә исем кала! Берничә гасырлардан соң да җир йөзе данлыклы исемгә хөрмәт күрсәтә! Без якты дөньядан киткәннән соң да исемебез үлемсез булырга һәм үзебездән соң эшләп калдырган яхшылыкларыбыз, игелекле һәм якты гамәлләребез никадәрле булса, шулхәтле яшәргә мөмкин. Менә бүген дә, бер гасырдан артык вакыт аралыгыннан соң, без хезмәтләре һәм гамәлләре белән Тәтеш җире тарихына үзләрен кертеп калдыручыларның исемнәрен искә төшерәбез. Алпавыт Страхов, Тәтеш өчен шәһәр статусы алуга ирешергә теләп, беренче таш гыйбадәтханә – Троицк чиркәвен төзүгә акча биргән, сәүдәгәр Колсановлар шәһәргә – ир-егетләр гимназиясе, ә бертуган Крупиннар хатын-кызлар гимназиясен төзегәннәр һәм бүләк иткәннәр, – дип сөйли Наталья Геннадьевна. – Егерменче йөзьеллыкта да, безнең замандашлар арасында да мондый мисаллар бик күп, ләкин авыл дворяны утарының тарихы һәм аның хуҗаларының язмышы Тәтеш җиренең иң якты үлемсезлек үрнәге булып торадыр, мөгаен. Бу – кешеләр туган як һәм үз Ватаны файдасына иҗади хезмәт кую, барлык тереклекне һәм кешенең табигать белән яшәеш чыганагын чиктән тыш ярату өлгесе. Биредә шул вакытлардан өстен чыгып, бу дөньяны яхшыртырга һәм үз хезмәтләренең җимешләрен үзләреннән соң да калдырырга омтылучы кешеләр яшәгән.
Бүгенге көндә утарга бик күп кунаклар һәм туристлар килә. Аның күренеше күз алдында үзгәрә бара. Соңгы хуҗалары Елизавета һәм Владимир Молоствовларның гаҗәеп олы һәм ихлас мәхәббәт тарихы турында утарның төп йортында урнашкан күргәзмәдән белергә була. Әмма, ни аяныч, алар җирләнгән урынга озак еллар тиешле игътибар бүлеп бирелмәде.
Елизавета һәм Владимир Молоствовлар җирләнгән урынны алар турындагы якты истәлек буларак тиешле дәрәҗәгә китерү идеясе безнең коллектив тарафыннан күптән сөйләшенгән иде, ләкин аны тәртипкә китерүдән һәм инде купшынган әйберләрне буяудан гайре башка нәрсәләр башкарып чыгып булмады. “Лаеклылар истәлегенә...” проекты да шулай туды, аңарда музейга килүчеләр, көллият студентлары, музей хезмәткәрләре һәм Казаннан килгән кунаклар катнашты. Молоствовлар нәселенең тарихы буенча җыелган материаллар нигезендә истәлек плитәсенең эскизы эшләнде, аңа акчаны мәрхәмәтле һәм киң күңелле кешеләр арасыннан җыю насыйп булды. Иң зур кертем – 200 мең сумны теплоходта килгән экскурсияче, Түбән Новгород шәһәре округының Новинки поселогында яшәүче Людмила Николаева тарафыннан ире Лябин Валерийны искә алу буларак бирелде, алар аның белән Долгая Полянада булганнар һәм бу урынны яратканнар иде. Ул плитәнең ак мәрмәрдән эшләнүен теләде, ә музей коллективы ташка кайчандыр Елизавета Долгая Полянага алып килгән үсемлек – кәккүк читеге сурәте белән гравировка, таш очына мәхәббәт һәм тугрылык символын гәүдәләндергән – бер-берләренә сыенган ике күгәрчен утыртырга, истәлек ташының тирә-ягын да ак мәрмәр белән шул заман рухында эшләргә булды.
Истәлек ташы бүгенге көндә инде утарда һәм безнең алда аны урнаштыру, территорияне төзекләндерү буенча яңа бурыч тора, һәм иң мөһиме, иң катлаулысыдыр, мөгаен, теләге булучыларның һәм карарга килүчеләрнең барысы да, безгә шулкадәрле матурлык, яхшылык, мәңгелек мирас калдырган әлеге гаҗәеп кешеләрнең истәлегенә баш ия алсын өчен, алар җирләнгән урынга төшүне уңайлы итеп ясау. Нәкъ тә шушы максатларга иганә җыю дәвам итә.
Акчаны түбәндәге реквизитлар буенча җибәрергә мөмкин:
МБУ «Музей истории Тетюшского края» Тетюшского муниципального района Республики Татарстан
ИНН 1638006414
КПП 163801001
ОГРН 1101672000792
ОКТМО 92655101
Для безналичных переводов:
р/с 03234643926550001100
Корреспондентский счет
40102810445370000079
Отделение-НБ Республика Татарстан Банка России//УФК по Республике Татарстан г. Казань
БИК 019205400
Получатель: УФК по Республике Татарстан (МБУ «Музей истории Тетюшского края», ЛБВ 393110347)
В поле «назначение платежа» указывать: код дохода 311 КБК (00000000000000000155) «На благотворительность».
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев