Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яз көне бозга кермәгез

Язгы кояш нурлары астында сулыклардагы, елга-күлләрдәге бозлар көпшәкләнә, ныклыгы бетә. Бу вакытта боз өстеннән йөрү аеруча куркыныч була башлый.

Шулай да күп кенә кешеләр саклану чараларын күрмиләр һәм үзләренең гомерләрен куркыныч астына куеп, язгы юка бозга чыгалар. Тәҗрибә күрсәткәнчә, беренче чиратта бу балыкчылар һәм балалар.

Узган якшәмбедә, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, Казанка елгасында 73 яшьлек балыкчы боз астына төшеп китә. Аның ярдәм сорап кычкыруын ишетеп алган кеше шунда ук коткаручыларны чакыра. Бәхеткә, ир-атны коткарганнар. Ләкин үз тормышына карата мондый ваемсыз мөнәсәбәтнең җитдирәк нәтиҗәләре дә булырга мөмкин.

Боз эрү чорында фаҗигане булдырмас өчен, Кама Тамагы инспекторлык участогының кече үлчәмле суднолар буенча өлкән дәүләт инспекторы Алексей Ананьев тәтешлеләргә гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.

— Сулыкларга чыкмагыз һәм бозның ныклыгын тикшерергә тырышмагыз. Балык тоту, шулай ук боз кырыена, су чыккан һәм боз ярылып киткән җирләргә якынлашу тыела, — ди ул. — Елга буенда булганда, текә һәм юылган яр буйларында тормагыз — алар ишелеп төшәргә мөмкин. Әгәр дә сез боз китүне күпердән карарга уйласагыз, рәшәткәләр һәм башка коймалар аша узмагыз. Сулык янында балаларны караучысыз калдырмагыз, аларга ташу китү вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләгез. Язгы ташу балалар өчен куркыныч тудыра. Ата-аналар һәм өлкәннәр күзәтүеннән башка калып, куркынычсызлык чараларын белмичә, чөнки баланың кызыксынучанлыгы курку хисеннән көчлерәк, алар текә яр буенда уйныйлар, ә кайчакта сулык бозларында шуалар. Мондый саксызлык кайвакыт фаҗигале рәвештә тәмамланырга мөмкин. Яз көне балаларның уйнау урыннарын күзәтүне көчәйтергә кирәк.

Шулай да, әгәр дә сез ниндидер сәбәпләр аркасында боз өстенә чыксагыз, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре үз киңәшләрен бирәләр:

— Боз өстеннән сак кына барыгыз, барлык шикле урыннарны әйләнеп үтегез, шул ук вакытта сөймән таягын кулланырга һәм бозның ныклыгын тикшерергә кирәк. Үзең белән коткару чаралары, бау алу зарур. Боз өстендә төркем белән хәрәкәт иткәндә кешеләр арасында 5 — 6 метр ара булырга тиеш, ашыкмаска һәм бер урында җыелмаска кирәк. Әгәр боз ярыла башласа, аякларны боз өслегеннән аермыйча шудыра-шудыра, шул ук юл белән кире кайтырга кирәк. Калынлыкны суккалап тикшерергә, боз буйлап йөгерергә, сикерергә һәм кулларны кесәләргә тыгып барырга ярамый. Әгәр дә сез кемнеңдер боз астына киткәнен күрсәгез, батучыны үзегез чыгарырга тырышмагыз, шунда ук «112» бердәм коткару хезмәтенә шалтыратыгыз һәм коткаручыларның килүен көтегез. Әгәр дә зыян күрүче табиблар килгәнче бозлы судан чыга алса, аңа беренче ярдәм күрсәтү кирәк. Иң мөһиме — үз гомерегезне һәм балаларыгызның гомерен куркыныч астына куймагыз, андый хәлләрдән сакланыгыз.

фото: Елена Калашникова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев