Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен штраф яный

Чын-чынлап җәйге эссе көн элеккечә үк кешеләрне ­сулыкларга куа.

(Тәтеш, 11 август, “Тәтеш таңнары”). Без даими рәвештә әле­ге максатлар өчен җай­лаштырылмаган урыннар­да коену фаҗигале нә­тиҗәләргә китерергә мөм­кин, дип хәбәр итәбез. Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, гади кагыйдәләрне үтәргә теләгән кешеләр артмый.

Узган атнада без, “Авангард” газетасы журна­листла­ры, районның ад­минис­тратив-техник инс­пекция­се начальнигы Мак­сим Гудков, Татарстан Рес­публикасы буенча ­Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кама Тамагы инспекторлык учас­тогы җитәкчесе Алексей Ананьев һәм Тә­теш районы буенча эчке эшләр бүлегенең учас­ток уполномоченные Сергей Волков кергән җыелма мобиль төркем белән бергә сулыклар янында кешеләр күпләп ял итә торган урыннарда булдык.

Маршрутның беренче ноктасы Тәтеш пристане булды, анда эш көнендә су коенучылар булмады. Аннары без җиһазландырылган пляжда булдык. Биредә акваториянең төбе тикше­релгән һәм чистартылган, коткаручылар кизү тора, батучыларны коткару өчен кирәкле барлык җиһазлар бар, һава температурасы, елганың дулкынлануы мәгълүмати стендта көн саен яңартылып тора, суда үз-үзеңне тоту турында белешмәлекләр бар, шулай ук коткару хезмәте телефоны һәм пляжның эш вакыты билгеләнгән.

– Коену өчен махсуслаштырылган урын – ул коткаручылар кизү торган урын, биредә су төбенә киткән вакытта ярдәм күрсәтү өчен барлык кирәкле җиһазлар бар, аның төбе тикшерелгән.  Тәтеш районында мондый урын бер генә: Идел ярында элеккеге коткару станциясе. Хәзерге ­вакытта пляж территориясендә тө­зекләндерү эшләре бара, ком китерелә. Әмма монда коенырга була, – дип билгеләп үтте Алексей Ананьев.

– Ке­ше­ләр пляжга ешрак кичкә якынрак килә, эштән соң яки ял көннәрендә. Бәхеткә каршы, әлегә бе­рәүне дә коткарырга туры килмәде. Бәхетсезлек очраклары булмас дип өмет­ләнәбез. Әмма кемгәдер безнең ярдәм кирәк булса, без аны күрсәтергә әзер, – дип уртаклаштылар коткаручылар Роман белән ­Никита.

Маршрутның икенче ноктасы Садоводтагы күл булды, анда без балык тотып утыручы ике яшүсмерне очраттык. Малайларның берсе – Эмиль, аның әйтүен­чә, ул суда куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм йөзә белә, сулыкта коенырга җыенмый. Аннары без Богдашкино күлендә, аннары – Пролей-Каша авылы янындагы Идел ярында булдык. Эш көнендә биредә ял итүчеләр күп түгел иде, тик мобиль төркем вәкилләре кешеләргә бу максатлар өчен җайлаштырылмаган урыннарда коену куркыныч, шулай ук штраф белән дә яный, дип искәртте. Админис­тратив-техник инс­пекция вәкиле беркетмә төзү өчен вәка­ләтле зат ­булып тора.

–  “ТР территориясендә су объектларында кеше­ләр гомерен ­саклау ка­гыйдәләрен бозу” админис­тратив хокук бозулар турында Татарстан Респуб­ликасы кодексының  3.10 маддәсе нигезендә, җиһаз­ландырылмаган урыннарда коену гражданнарга 1 меңнән 1500 сумга кадәр, вазифаи затларга 4 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салуга китерә. Кабат бозган өчен – гражданнарга – 1 меңнән 2 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 5 меңнән 7 мең сумга кадәр, юридик затларга 15 меңнән 70 мең сумга кадәр админис­тратив штраф салу каралган, – дип аңлатты Максим Гудков. – Рейд нәтиҗәләре буенча 15 кеше кисәтелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X