Игътибар! COVID-19дан вакцина ясыйлар!
Өстәмә мәгълүматны поликлиника регистратурасының 2-54-77 телефоны буенча белә аласыз.
(Тәтеш, 18 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасында 18 яшьтән өлкән кешеләргә коронавирус инфекциясенә каршы яңа төрдәге Гам-КОВИД-Вак(Спутник V) вакцинасы ясала.
Прививка ясатырга теләүчеләр вакцина алдыннан гомум тәҗрибә табибына (терапевтка) кабул итүгә алдан язылып куярга тиешләр һәм табиб тикшерүеннән соң прививка ясату өчен 11нче бүлмәгә 8 сәгать 30 минуттан 15 сәгать 15 минутка кадәр мөрәҗәгать итә алалар.
Өстәмә мәгълүматны поликлиника регистратурасының 2-54-77 телефоны буенча белә аласыз.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев