Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Икенче балага айлык акчалата түләү кемгә тиеш

Икенче балага айлык пособие түләү тәртибе 2020 елның 1 гыйнварыннан үзгәрде.

(Тәтеш, 28 март, «Тәтеш таңнары»). Гаилә рәсмиләштерергә мөм­кин булган керем чиге 1,5 яшәү минимумыннан ике тапкырга  артачак. Моннан тыш, бала туганнан соң түләү вакыты 1,5тән 3 яшькә кадәр үзгәрде.

РПФ мәгълүматлары буенча, әгәр сабый 2018 елның 1 гыйнварыннан туса (тәрбиягә алынса), Россия гражданины булып торса һәм гаиләнең бер җан башына уртача керем күләме РФ субъектында билгеләнгән эшләүче кешенең яшәү минимумыннан ике тапкырга артып китмәсә, алар икенче бала туу белән бәйле айлык түләү алу ­хокукына ия.

Татарстанның пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин: “Мәсәлән,  гаилә 2020 елда түләү хокукына ия булуын аңлар өчен, гаиләнең соңгы 12 календарь ай өчен керемнәрнең тулаем суммасын алырга, шуны 12гә бүләргә, ә аннары туган икенче сабыйны да кертеп, гаилә әгъзаларының санына бүләргә кирәк. Әгәр килеп чыккан күләм Татарстан Рес­публикасында эшкә ярак­лы гражданинның  ике яшәү минимумыннан (2020 елдан – 20 170 сум) ким булса, пенсия фондына барырга һәм айлык түләүгә гариза язарга мөмкин, агымдагы елда аның күләме 9373 сум тәшкил  итә”. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев