Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Илдар Фәткуллов: “Гадел булырга тырышам”

Тәтештәге 1нче урта мәктәп директоры Илдар Фәткуллов җитәкчелегендә 732 укучы белем ала, 62 укытучы, 28 техник хезмәткәр эшли.

(Тәтеш, 28 июнь, "Тәтеш таңнары"). Җәйге каникул башлану белән мәктәп тормышы 
тынып калмый, бары тик  агымын бераз акрынайта. 

Илдар Роберт улы отпускасының беренче көне булуга да карамастан, хезмәт “сагында”: кичектергесез чишелешләр таләп итә торган мәсьәләләре бар.

Педагоглар берсе артыннан икенчесе җитәкче бүлмәсенә килә – кемдер киңәш сорый, кемдер үтенеч белән, кайберсе эш буенча. Директор безне күреп алып, елмаеп, керергә чакыра.

Сөйләшүдән белгәнебезчә, Илдар Роберт улы Буа районы Иске Суыксу авылында туа. “Һөнәр сайлауга мәктәп директорының һәм физикадан яшь укытучының үрнәк күрсәтүе йогынты ясады, ул бездә фото түгәрәге алып барды. Аның тирәсендә һәрчак балалар күп була иде”, – дип искә төшереп, мәктәп еллары күбрәк төгәл фәннәр белән тулылануын, шуңа да педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керүен белдерә. Бер елдан аны СССР Кораллы көчләре сафына чакыралар. Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Аннан кайткач ­укуын ­тә­мамларга туры килә.

Ил­дар Роберт улы Тәтешкә 1988 елда юллама буенча килә. “Шәһәрдәге 2нче мәктәпкә физика укытучысы таләп ителгән. Бу вакытларда уку йортларында информатика укыта башладылар. 2нче мәктәптә әлеге фәнне Юрий Терентьевич Старшинин алып барды, ул миңа үзенең вәкаләтен тапшырып калдырды. 1989 елда безгә пленкалы клавиатура белән беренче компьютерлар китерделәр, ә озакламый мәктәп базасында компьютерлаштыру буенча районның уку-методик үзәген оештырдылар”, – дип сөйли ул.
Илдар Роберт улы Тәтештәге 1нче урта мәктәп директоры вазифасында беренче тапкыр 2001 елда эшләргә керешә. Аның башлангычында 1250 кеше – укучылар, педагоглар, техник хезмәткәрләр була. Завуч Валентина Трофимова аны “полк командиры” дип атап йөрткән.

2005 елда ул эшчәнлек өлкәсен алыштырган, ә өч ел элек янә педагогия коллективына җи­тәкчелек итә башлады. Ул әле тагын өлкән сыйныфларда физика, астрономия фәннәрен дә укыта. “Илдар Роберт улы – заман­ча җитәкче. Ул үзенә йөкләнгән эшенә зур җа­вап­лы­лык бе­лән карый. Аның ­уңыш­ка өмет­ләнүе рух күтә­рен­келеге өсти, үз көчеңә ышаныч уята! Киң күңелле кеше, һәрвакытта яр­дәмгә килә”, – дип белдерә мәк­тәп директоры турында район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара ­Кирилина.    

Хатыны Сария Хәнәфи кызы да 33 елдан күбрәк педагог булып эшли.  Ул – хезмәт ветераны. Илдар Роберт улы үзенең күпчелек казанышларына хатыны яр­дәмендә ирешелде дип саный. Ә менә уллары Айдар тормышын укытучылык белән бәйләмәгән, югыйсә балачактан ук информатика белән мавыкса да. Кечкенә оныкларының үсеп җитеп, әбисе белән бабасы үрнәгендә укытучы булу ихтималы бар.

Сез кырыс укытучымы дигән сорауга Илдар Роберт улы бераз уйланып торгач, болай диде: “Кырысмы яки юкмы икәнлеген әйтүе читен. Гадел булырга тырышам”. Яхшы укытучы үзенең фәнен, балаларны яратырга тиеш, дип саный ул. “Әгәр бу сыйфатлар булмаса да педагог булып була, ләкин балаларны алдап булмый. Алар – үзенә бер төрле күрсәткеч сыман, бик тиз үз “диагнозларын” куялар, укытучының язмышы шуңа бәйле булачак”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев