Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җиләк җыючы хатын-кызны Федоровка авылы янында агулы елан чаккан

Татарстанда ел башыннан 4 кеше елан чагудан зыян күргән.

(Тәтеш, 16 июль, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы хастаханәсендә быел бер кешене агулы елан чагуның тәүге очрагы теркәлгән. Татарстанда ел башыннан 4 кеше елан чагудан зыян күргән. 

Безнең районда, Буа, Биектау, Кама Тамагындагы кебек, агулы еланнар аеруча да күп, алар урманлы урыннарда яши.

Хәзер җиләк җыя торган чак, ә тиздән гөмбә вакыты җитә. Тәтешлеләрне тотып торып булмый, мөмкинлеге булучылар “тын ауга” – урман аланлыкларына һәм урман посадкаларына, саф һавада күңел ачарга, елгада яки буада су коенырга ашкына. Аларны анда күңелсезлекләр, бик шома һәм куркыныч хәлләр дә көтеп торуы ихтимал. Еланнар югары температураны күтәрә алмый һәм эссе көннәрдә күләгәгә яшеренә, салкынча һаваны иске агач төбендә эзли, биек үлән арасында ял итә, чишмә, елга һәм буа ярларында яши. Белгечләр елан беркайчан да беренче булып ташланмый, дип раслый. Аның янына кинәт кенә килеп чыкканда, агулы елан куркып кала һәм сак­лана, ыргылыш ясап, тешли. Бу табигый халәт.
“Табигатькә барганда тыгыз кием кию зарур, мәсәлән, джинс, кечкенә, 3-4 миллиметр зурлыгындагы елан тешләре үтеп керә алмаслык биек кунычлы резин итек яисә башка томалаулы аяк киеме кияргә кирәк. Җиләк,  гөмбә, үлән җыярга тиешле җирне игътибар белән карап чыгу, үзегезгә куркыныч янамавына инану зарур. Исегездә тотыгыз, әгәр дә сезне елан чакса, жгут салмаска кирәк, чөнки кан әйләнеше бозылу тешләгән урындагы тукыманың таркалышын көчәйтә, ә әлеге таркалыш продуктлары кешенең организмын агулый, җәрәхәтне кисү, яндыру, марганцовка белән чылату, зыян күрүчегә ризык һәм спиртлы эчемлекләр бирү бары тик агуның таралуын көчәйтә генә. Елан агуын шулай ук суырып алырга ярамый, – дип киңәш итә Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш табибының эпидемиологик мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Знатнова. – Агулы елан чакканмы икәнлегенә сез беркайчан да ышанычлы була алмыйсыз, гомер өчен куркыныч булган агуның тәэсире  баштан ук сизелмәскә мөмкин. Шуңа күрә ашыгыч ярдәм чакыртырга яки елан тешләгәннән соң 30-60 минут дәвамында медицина ярдәме сорап медпунктка мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда зыян күрүчегә сыворотка – агуга каршы иң нәтиҗәле әйбер кадаячаклар. Агулы еланнар очрагында, ярдәм күрсәтү беренче 30 минутта нәтиҗәле, иң күп дигәне – бер сәгать. Сыворотканы берничә сәгатьтән соң кадаган вакытта нәтиҗәсе азрак. Елан чаккан вакытта зыян күрүчедә косу, эч китү, сулыш алуы кыенлашу була. Ул беренче 20 минутта авырту кичерә, аннары нейротоксик компонентлар – сизү сәләтен югалту башлана, чаккан урын бик шешә. Баштагы 6 сәгать дәвамында кул-аяклар ике тапкырга яисә хәтта өч тапкырга зураерга мөмкин. Шуңа күрә озакка сузарга ярамый. Кешене яткан килеш носилкада, яки, хәлдән килгәнчә, кулда күтәреп барырга кирәк. Ашыгыч ярдәм килгәнче (яки инде хастаханәгә барып җиткәнче) беренче ярдәм күрсәтү зарур, ул зыян күрүчене коткарып калуны һәм алга таба дәвалауны шактый җиңеләйтәчәк. Аны башы аягыннан түбәнрәк торырлык итеп яткыру мөһим, шулай итеп сез баш миенең кан әйләнешен саклаячаксыз. Еланның агуы лимфатик кан тамырлары буенча тарала һәм теләсә нинди хәрәкәт агуның таралу тизлеген арттыра. Зыян күргән кул-аякны ныгытсаң – шин салсаң яхшырак. Агуның концентрациясен киметү өчен, кешегә күп итеп чәй, кофе, су эчерергә кирәк. Әгәр хәле кинәт начарланса һәм медицина ярдәме булмаса, ул чакта зыян күрүчегә гис­таминга каршы препаратлар  бирергә мөмкин, алар сезнең поход аптечкасында булырга тиеш. Үзегезне саклагыз!”  

Ашыгыч ярдәм бүлеге өлкән фельдшеры Руслан Сәфәров хәбәр иткәнчә, Тәтеш үзәк район хастаханәсенә узган елда агулы елан чаккан 2 кеше китерелгән, быел агулы елан чаккан бер кешене хастаханәгә салганнар. Җиләк җыючы хатын-кызны Федоровка авылы янында агулы елан чаккан.
Сүз уңаенда, агулы елан ТРның Кызыл китабына кертелгән.  

фото:Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X