Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Илкүләм проектлар гамәлдә

Татарстанда 2019 – 2021 елларда илкүләм проектларны тормышка ашыруга 44,6 миллиард сум юнәлтеләчәк.

(Тәтеш, 16 июль, "Тәтеш таңнары", Инга Сәфәрова, Галина Таҗетдинова фотосы). Татарстанда 2019 – 2021 елларда илкүләм проектларны тормышка ашыруга 44,6 миллиард сум юнәлтеләчәк.

Республикада сәламәтлек саклауның 127 объектын яңартуга һәм төзүгә 5,7 миллиард сум сарыф ителәчәк, ә мәгарифнең 151 объектына, балалар бакчаларын исәпкә алмыйча, илкүләм проектлар буенча якынча 6 миллиард сум туры килә.

Тәтеш районында 2019 елда илкүләм проектка районның берничә объекты керде. Шулай итеп, “Мәгариф” проекты буенча Олы Тархан урта мәктәбендә ремонт бара.
“Имин һәм сыйфатлы юллар” проекты нигезендә Апас – Тәтеш юлының бер өлешенә: Льяштән Тәтеш ягына таба 1,91 чак­рым озынлыгындагы учас­токта ремонт эшләре башкарылган инде. 

“Мәдәният” проекты кысаларында Тәтешнең район мә­дәният йортында капиталь ремонт бара.

ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фиркасе инициативасы буенча республикада илкүләм проектларны тормышка ашыруны контрольдә тоту  буенча эшче төркем булдырылды, муниципаль районнарда бу эшне шулай ук “Бердәм Россия” фиркасе алып бара. 

Исегезгә төшерәбез, “Татарстандагы “Бердәм Россия” “Фотоконтроль. Илкүләм проектлар-2019” акциясе үткәрә, аның идеясе гади: илкүләм проект буенча төзелүче объектны теләсә нинди кеше фоторәсемгә төшерә ала. Сурәтләрне акцияне оештыручыларга np.photomat@yandex.ru почтасына җибәрер­гә кирәк. Фотолар алга таба VMESTE.TATAR интернет-порталына эләгәчәк, анда теләге булган һәркем алар белән таныша, шулай ук Татарстанның һәрбер муниципаль районында илкүләм проектларны тормышка ашыру турындагы барлык мәгълүматны белә ала.

2019 елда төбәк проектлары – “Демография” төбәк илкүләм проекты:
– “Өлкән буынга” – 546 ­миллион.
– “Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итүгә – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем шартларын булдыруга” – 4232 миллион сум.
– “Спортка – тормыш нормасына” – 851 миллион сум.
– “Сабыйлар туган вакытта гаиләләргә финанс ярдәменә” – 1310 миллион сум.

Тәтеш районында 2019 елда “Демография” проектын тормышка ашыру берничә юнәлеш буенча узачак. Кешеләрне диспансеризация­ләү актив темплар белән үтә. Тәтеш үзәк район хас­таханәсендә июнь уртасына 1806 кеше тикшерелгән, ул планның 105 процентын тәшкил итә. Диспансеризация нәтиҗәләре буенча дәвалау билгеләнә, профильле медицина учреждениеләрендә тикшеренү өчен юллама бирелә.

Спорт мәйданчыкларын тө­зү бара. Стендка ату мәктәбе һәм Тәтештәге 2нче урта мәктәп территориясенә волейбол, баскетбол уеннары өчен билгеләнгән спорт уены мәйданчыклары урнаш­тырылган. Киртәле урта мәктәбендә тренажер белән мәйданчык ясалган.

Инвалид балалар һәм балачактан инвалид булучыларны карап-тәрбияләгән өчен түләү илебездә 1 июльдән 10 мең сумга кадәр артты, түләү күләме ике тапкырга диярлек күтәрелде. Июльдә районыбызның 61 гаиләсе түләүне яңа күләмдә алды. 
Балалары булган гаиләләргә ярдәм итү “Демография” проектының иң мөһим бурычларының берсе булып тора. Тәтеш районында 453,026 мең сум күләмендәге дәүләт ярдәмен агымдагы елның 6 ае эчендә икенча баласы туган 33 гаилә инде алды. “Ана капиталы, һичшиксез, тууны арттыру өчен зур этәргеч булып тора”, – дип билгеләп үтә РПФның Тәтеш районы идарәсе начальнигы, “Бердәм Россия” партиясенең Тәтештәге көньяк беренчел бүлек рәисе Ирина Большакова. 

“Безнең районда агымдагы елның 10 июленә сабыйлар туу турындагы 81 акт теркәлгән, бу узган елның әлеге чоры белән чагыштыр­ганда 21гә күп. Шуның 18се гаиләдә – беренче, 44е – икенче, 12се – өченче, 7се – дүртенче һәм аннан соңгы сабыйлар, –  дип сөйли район башкарма комитеты ЗАГС бүлеге начальнигы, “Бердәм Россия” партиясенең Тәтештәге көньяк беренчел бүлек рәисе урынбасары Лариса Дианова. – Озак еллар бергә яшәгән безнең юбилярлар районның яшь буыны өчен нык гаилә үрнәге булып тора: 2019 елның ярты елы эчендә без районда 50 елдан күбрәк гомер кичергән парлар – 12 гаиләне юбилейлары белән хөрмәтләдек”. 

Шәһәрдәге “Миләшкәй” балалар бакчасында территорияне төзекләндерү тулы көченә бара: брусчатка җәелә, балалар бакчасы территориясенең коймасы алыштырыла, саф һавадагы веранда һәм мәйданчык­лар төзелә.

“Миләшкәй”дәге ремонт турында тулырак гәҗитнең киләсе санында укыгыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X