Иминлек – өстенлектә
Социаль челтәрләрнең берсендәге безнең төркемдә юл хәрәкәте иминлеге темасына туры эфир булды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе рәисе Альберт Гасимов билгеләп үткәнчә, моңа кадәр булган туры эфир кысаларында яңгыраган мәсьәләләрнең күбесе хәл ителгән. Ирек Мәйданы һәм Свердлов урамнары киселешендә әлегә җәяүле кичүе юк, бу мәсьәлә эшләүгә алынды.
– 2023 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча, район территориясендә 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, анда 2 кешенең гомере өзелде һәм 7се төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алды. Агымдагы елда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 1438 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу ачыкланды, шулардан 57се – транспортны исерек килеш йөртү. Быел район территориясендә 43 профилактик чара уздырылды, аның барышында юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуның 118 очрагы ачыкланды, шулардан 20 факт – транспортны исерек хәлдә йөртү, – дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов.
Туры эфир барышында Тәтеш кешеләреннән түбәндәге сораулар бирелде:
Елена М.: Свердлов урамындагы 138 нче йортта яшәүчеләрнең барысы исеменнән язам. Эш шунда, безнең подъезддан якынча 3 метрда торган тротуарны йөрү өлешенә әйләндерделәр, ягъни юлга, аннан бик зур тизлектә машиналар җилдерә, өстәвенә безнең йортта яшәүчеләр түгел, ә күршедәге 140 нчы йорттагылар. Тротуар шулкадәр тар, машиналар һәм җәяүлеләр берничек тә берьюлы узып китә алмыйлар. Машиналар килгәндә, җәяүлеләр кар өеменә керергә дучар була, әгәр инде бала арбасы тарткан әниләр булса, бөтенләй харап, алар кайда барырга белмиләр, чөнки шоферлар үзләрен шулай тиеш, ә җәяүлеләр аларга комачаулый кебек итеп тоталар. Балалар өчен бөтенләй дә куркыныч, чөнки алар подъезддан чыккач ук юлга таба атлыйлар. Әле тагын һәр яклап куаклар үсә һәм алар артыннан машиналар күренми дә диярлек. Безнең ишегалдында машиналар өчен гаражлар янына юл төзеделәр, ләкин шоферларга тротуардан йөрү уңайлырак, күрәсең. Тротуар тиешенчә хезмәт итсен өчен, чара күрүне үтенеп сезгә мөрәҗәгать итәбез. Бары тик янгын сүндерү яки ашыгыч ярдәм машиналары кебек шундый махсус транспорт кына тротуар буенча үтә ала, дип саныйбыз.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Никоноров җавап бирә:
– Кыш айларында бу мәсьәләне хәл итеп булмый, язны көтәчәкбез. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә йортта яшәүчеләр белән очрашачакбыз. Һәр фикер исәпкә алыначак һәм тиешле тамгалар кую өчен урын билгеләнәчәк, чөнки кыш аенда барьер кар чистарткыч машинага үтеп йөрергә комачаулаячак. Бүгенге көндә бары тик шуны гына эшли алабыз, Свердлов урамындагы 138 нче һәм 140 нчы йортлар янындагы йөрү өлешен мөмкин кадәр киңәйтү өчен “Тәтеш Жилсервис”ка мөрәҗәгать итә алабыз.
Сорау: Комсомол урамындагы юл гел түмгәкләрдән генә тора, аны кайчан ясаячаклар?
Алексей Никоноров җавап бирә:
– Проблема турында безгә мәгълүм, 2024 елга юл эшләре программасы инде төзелде, Комсомол урамындагы юл участогы 2025 елгы программага кертеләчәк.
Сорау: “Каршы” якка хәрәкәт итү юлына чыгу, борылышта тоташ полосадан чыгу буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен кайчан беркетмәләр тутыра башлаячаклар? Шәһәрдә һәм шәһәр читендә бөтен җирдә диярлек тоташ полоса.
Рәмис Фаризов җавап бирә:
– Эшләр алып барыла. Мондый хокук бозулар өчен быел 16 кеше җаваплылыкка тартылды. Әгәр шундый хокук бозуларны күрәсез икән, безнең Телеграмм-канал аркылы хәбәр итә аласыз.
Сорау: Тоташ полоса янына (арасы 3 метрдан азрак) машина куйган өчен кайчан штраф сала башлаячаклар. Мәсәлән, поликлиника янында. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйча гына шәһәр буйлап йөрү мөмкин түгел. Калдырып киткән машиналарны әйләнеп үтәр өчен тоташ полоса аркылы чыгарга туры килә.
Алексей Никоноров җавап бирә:
– Поликлиника янына “Машина кую тыела” дигән тамга куйгач, хәл яхшырды, кешеләр транспортларын поликлиника тирәсендә калдыруны өстенрәк күрә. Әлеге хәл дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан контрольгә алынды.
Сорау: Җәяүлеләр кичүе зонасыннан тиешсез урында чыккан җәяүлеләрне кайчан штрафка җәлеп итә башлаячаклар?
Рәмис Фаризов җавап бирә:
– Агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча без 198 җәяүле-хокук бозучыны җаваплылыкка тарттык. Җәяүлеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Юлны үзләренә ошаган җирдән түгел, кайда тиеш шуннан: җәяүле кичүеннән һәм светофорның рөхсәт ителгән сигналы буенча чыгарга тиешләр.
– Юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге килеп туган мәсьәләләргә без тиз арада алына алсын өчен һәрчак сездән сораулар көтәбез, – дип мөрәҗәгать итте район кешеләренә Альберт Гасимов. – Кар чистартканнан соң ачылган люклар уңаеннан хәбәрләр күп булды. Без барлык хокук бозуларны тиз арада хәл итәргә тырышабыз. Юл хезмәткәрләре иртә таңнан кичкә кадәр эшлиләр. Тәүлек әйләнәсе диярлек.
Район башкарма комитеты җитәкчесе шулай ук Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, балаларның киемнәренә тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч әйберләр тагу кирәклеген билгеләп үтте, ЮХИДИнең Телеграмм-каналы эшләвенә игътибар итү зарурилыгына, исерек хәлдә транспорт йөртүчеләрне аның аркылы хәбәр итеп булуына басым ясады.
Альберт Әсхәт улы исерек килеш машина йөрткән шоферларның фамилияләрен “Авангард” газетасында һәм басманың социаль челтәрдәге төркемнәрендә профилактика максатларында бастырып чыгуга аерым игътибар бирде.
– Район прокуратурасы кыш айларында юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә законны үтәүгә зур игътибар бүлеп бирә. Социаль челтәрләрнең мониторингы даими рәвештә үткәрелә, махсус техника тарафыннан эттереп ачылган люклар булу очраклары ачыклана, мондый күренешләрне тәртипкә китерү буенча кичектергесез чаралар кулланыла, – диде Тәтеш районы прокуроры урынбасары Александр Гаюн.
Россия Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсенең ТР буенча кече суднолар дәүләт инспекциясе үзәгенең Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев туры эфир кысаларында су объектларындагы иминлек турында сөйләде:
– Хәтта бик көчле суыклар башлангач та әле су объектларында күңелсез хәлләр килеп чыгу ихтималы саклана. Бу су төбенә төшеп китү генә түгел, начар күрү шартларында юнәлешне югалту белән дә бәйле. Балыкчылар һава торышын алдан ук карап куярга, үзләре белән юнәлеш күрсәтү җайланмасы, телефоннарын тиешле дәрәҗәдә (яки запас батарейка) алырга киңәш итәм. Күз күрүе начарланган вакытта яр буена таба чыгарга кирәк. Каникул вакытларында ата-аналарга балаларына күз-колак булырга, аларның кайда булуын белеп торырга киңәш итәм. Боз тигез катмый, шуңа күрә аңа керү курыныч булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев