Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иң мөһиме – кешеләр гомере

20 ноябрьдә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтендә гомерләре өзелүчеләрне искә алу көне билгеләп үтелә.

(Тәтеш, 17 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).

Татарстанда 14нән 20 ноябрьгә кадәр Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтендә гомерләре өзелү­челәрне искә алу көненә багышланган юл хәрәкәте имин­леге ­буенча ­чаралар уза. 

Юл хәрәкәте – бу зур хәвеф-хәтәр чыганагы, ул шоферларга да, җәяүлеләргә дә кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәүне таләп итә. Куркынычсызлык хәрәкәте буенча күп чаралар үткәрелүгә, кагыйдәләрне бозган өчен чараларны катгыйландыруга да карамастан, илебез юлларында көн саен кешеләр һәлак була.    
– Тәтеш районында агымдагы елның 10 аенда 124 механик юл-транспорт һәлакәте булды, узган елның шушы вакытында бу 162 иде; 6 кеше зыян күрде (узган елны – 4), 7 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнү алды (узган елны – 5). Быел бу вакытка юл-транспорт фаҗигаләре нәтиҗәсендә һәлак булучылар теркәлмәвен билгеләп үтәсе килә, – диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районындагы  ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов. – Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтендә гомерләре өзелү­челәрне искә алу көне – юллар­да уяулыкны саклау, куркынычсызлык кагыйдәләре күр­сәтмәләрен үтәү, юл тамгаларына һәм билгеләренә игътибар бирү мөһимлеге турында чираттагы тапкыр искә төшерә, чөнки шоферларның да, җәяүлеләр­нең дә ваемсызлыгы аркасында еш кына кешеләрнең  гомере өзелергә мөмкин.

Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтендә гомерләре өзелү­челәрне искә алу көне кысаларында шәһәр үзәгендә акция үтте, анда районның ­ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, “Юл хәрә­кәте иминлеге” ДБУның Буа бүлеге белгечләре, юлның яшь инспекторлары, яшь армиячеләр, форпостчылар, студентлар, шәһәрдәге мәктәпләрдә укучы­лар катнашты. Мәктәп укучылары йөрәк рәвешендә ясалган яктылык кайтаргычлар өл­әш­теләр, шоферлар юлларда балаларның иминлеге турында белешмәлекләр ­алдылар.     

– Руль артында мин инде 50 елдан күбрәк, – дип уртаклашты шәһәрле Вя­чеслав Пугачев. – Һәм шушы вакыт эчендә бер генә тапкыр да юл-транспорт һәлакәтенә юлыкка­­ным булмады, бу һәрчак кагыйдәләр­не үтәгәнгәдер, дип уйлыйм. 

Акциядә катнашкан Тимур Матаев хәзерге вакытта үзенең җәяүле булуын, әмма киләчәктә машина йөртергә ниятләвен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен инде өй­рә­нә башлавын әйтте. Ул үрнәк җәяү­ле булгач, автоюлларда йөр­гәндә дә шундый ук булыр, мөгаен. 

Авыл хуҗалыгы техникумында һәм гражданнарны яклау көллиятендә чара уздырылды, анда студентлар Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтендә гомерләре өзелүчеләрне искә алу көненең тарихы турында белделәр. ЮХИДИ бүлеге инспекторлары Тәтеш районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча саннарны, юл һәлакәте булган очракта ниләр эшләү кирәклеге хакында сөйләделәр, укучылар район хастаханәсенең медицина хезмәткәрләреннән беренче медицина ярдәме күрсәтү турында белделәр. Автомәктәп вәкиле юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мөһимлеге турында әйтте. Юллардагы юл-транспорт һәла­кәте, кагыйдәләрне үтәмәү нин­ди кайгылы нәтиҗәләргә ки­терүе хакындагы видеокадрлар яшьләрдә әрнүле тойгылар тудырды, алар юл һәлакәтенең кайбер очрак­лар­да төзәтә алмаслык хәлләргә китерүенә инандылар.

ТР буенча Эчке эшләр ми­нистр­лыгының ЮХИДИ Идарәсе мәгъ­лүматлары буенча, 2022 елның гыйнварыннан алып октябренә кадәр республика юлларында 2 мең 700дән артык юл-транспорт һәлакәте булган. Юл һәлакәтенең исәбе кимүен  билгеләп үтәргә кирәк – 2021 елда ул 3 меңнән артык теркәлгән булган, ләкин юл һәлакәтендә үлүчеләрнең саны узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 256 кешегә ­арткан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пдд