Җинаятьләр саны кимегән
Районның полиция бүлегендә 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча оператив-хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
(Тәтеш, 29 январь, “Тәтеш таңнары”Ирина Ефимова, автор фотосы).
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенең киңәшмә эшендә район башлыгы Рәмис Сафиуллов, район прокуроры Оксана Шуста, район суды рәисе Сергей Борисов катнашты.
Киңәшмә барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге начальнигы Алексей Витин оператив хәлне анализлады, хезмәтләр һәм бүлекләр эшендәге уңай үсеш юнәлешләрен билгеләп үтте, булган җитешсезлекләрне күрсәтте һәм алга таба хезмәт нәтиҗәлелеген арттыру буенча бурычлар билгеләде.
– Соңгы дүрт елда теркәлгән җинаятьләрнең тулаем санын киметүгә уңай омтылыш барлыкка килде, – дип билгеләп үтте Алексей Сергеевич.
– Узган елны 152 җинаять теркәлде, 2021 елның шушы вакытында – 178, шулардан 44е – IT-технологияләр кулланып башкарылган, бу сан елдан-ел арта гына бара (2019 елда 36 очрак булды, 2020дә – 37, 2021 елда – 39). Гражданнарның банк счетыннан урлау – 16; кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәрен файдаланып алдашу – 20; террорчылык акты буенча ялган хәбәрләр җиткерү – 4; янау очрагы – 2; җенси иреклелек һәм кагылгысызлыкка каршы җинаятьләр (Интернеттагы социаль челтәр аркылы), компьютер мәгълүматларына хокуксыз рәвештә үтеп керү – 1әр факт.
Хокук сакчылары башкарган чаралар ярдәмендә эш нәтиҗәләренең уңай үсешенә ирешелгән – читтән торып урлау буенча 9 җинаять ачылган һәм тикшерелгән.
– Алдакчыларның җинаять гамәлләре нәтиҗәсендә бары тик безнең районда яшәүчеләр генә дә гомуми суммасы 2 миллион сумнан артык акчасыннан колак каккан, уздырылган профилактик эшләр ярдәмендә тагын 1 миллион 700 мең сумны урлауга чик куелды, – дип белдерде Алексей Витин.
Узган елгы нәтиҗәләр буенча хосусый милеккә каршы җинаятьләрне ачуның процентын күтәрә алганнар, теркәлгән 68 җинаятьтән 36сы ачылган һәм тикшерелгән, 28е туктатылган.
2022 елда икътисади һәм ришвәтчелек юнәлешендәге, шул исәптән ягулык-энергетика, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә, шулай ук бюджет акчасын законсыз үзләштерү яки урлау белән бәйле җинаятьләрне ачыклауга һәм ачуга аерым игътибар бүлеп бирелгән. Өч җинаять ачыкланган, шулардан 2се ришвәтчелек юнәлешендә, берсе – авыр җинаять, 2 – ТКХ өлкәсендә башкарылган.
Исерек хәлдә булган затларга карата кузгатылган җинаять эшләре буенча тикшерелгән җинаятьләрнең исәбе 2021 елда – 57, җәмәгать урыннарында кылган гамәлләр – 22.
Шәһәр һәм район урамнарында кылынган җинаятьләр саны 13тән 20гә кадәр арткан, хурлау һәм хакимият вәкилләренә көч куллану буенча теркәлгән фактларның артуы 1дән 5кә кадәр, үтерү белән янау 0дән 3кә кадәр күбәйгән.
– Бүлекнең җитәкчелек һәм шәхси составына 2023 елда бүлекнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген арттыруга күп көчне куярга, артта калган позицияләргә һәм җитешсезлекләргә аерым игътибар бүлеп бирергә кирәк, чөнки бүлек хезмәткәрләренең потенциалы һәм мөмкинлекләре шактый һөнәри дәрәҗәдә, уртак эшебезнең нәтиҗәлелеген тагын да арттырырга һәм хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә, – дигән бурычны куйды Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча полиция бүлеге начальнигы.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов үзенең чыгышында барлык хезмәткәрләргә намуслы мөнәсәбәтләре һәм хезмәт вазифаларын башкарганда һөнәри осталык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев