Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җинаятьләрне ачуның артуы – нәтиҗәле эшләүнең ачык дәлиле

Район полициясендә 2021 елгы оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар.

(Тәтеш, 25 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Узган ел нәтиҗәләре буенча, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге өченче категориядәге 19 бүлек арасында 2нче урынны алды.

Район полициясендә 2021 елгы оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар.

Җинаятьчелеккә каршы ком­плекслы якын килү оператив хәлне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге начальнигы Алексей Витин докладыннан күренгәнчә, 2021 ел башыннан җинаятьләр, административ хокук бозулар һәм кыңгыр эшләр турында теркәлгән хәбәрләрнең артуы күзәтелә. Барлыгы 3955 хәбәр килеп ирешкән. 178 җинаять теркәлгән, 2020 елда – 191, шулай да, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны 33тән 36га кадәр арткан. Шулай ук торак биналардан урлау, белә торып юкка чыгару яки ут төртү юлы белән чит милеккә зыян китерү фактлары арткан, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм транспортны экс­плуатацияләү фактлары 4 тапкырга күбәйгән. Җина­ятьләрнең ачылышы полиция хезмәткәрләренең нәтиҗәле эшләве турында сөйли.

– Шәхескә каршы теркәлгән җинаятьләр саны 65тән 52гә кадәр кимеде, шул ук вакытта җинаятьләрне 100 процентка ачуга ирешелде. Районда килеп чыккан барлык 3 үтерү җинаяте дә ачылды, – диде эчке эшләр бүлеге ­начальнигы.
Шулай ук милеккә каршы җинаятьләрнең кимүе теркәлгән, барлыгы 49 ке­шенең милкен урлау, 22 – караклык, 2 – талау, ут төртү юлы белән милекне юк итү һәм ут белән саксыз эш итүнең 3 факты теркәлгән, шул ук вакытта әлеге төр җинаятьләрне ачу 47,5 процент тәшкил иткән.

Алдакчылык һәм кайбер җинаятьләр турында

Интернет челтәре һәм кә­рәзле элемтәне файдалану бе­лән алдакчылык төрләре хә­зерге вакытта аеруча киң таралучылар булып тора.
– Алар милеккә каршы барлык җинаятьләрнең 41 процентын тәшкил итә һәм авыр ачылучылар булып торалар, – дип билгеләп үтте Алексей Витин. – Гражданнарның банк карталарыннан һәм счетларыннан 13 урлау очрагы (5се ачылды), шулай ук IT-тех­нологияләр кулланып кылынган 18 алдакчылык факты теркәлде (2се ачылды). 2021 елда безнең районда яшәүчеләр алдакчыларга 4 миллион сум акча күчергән, алар ятьмәсенә өчесе ике тапкыр, хәтта өч тапкыр эләккән.

Икътисад өлкәсендә 7 җи­наять ачыкланды, аларның 3се – алдакчылык, шул исәп­тән 2се – зур һәм аеруча зур күләмдәгеләр, 3се – вазифаи җинаять, риш­вәтчелек фактлары буенча өч җинаять эше судка җи­бәрелде. 

Законсыз әйләнештән 5 корал, 27 патрон, 279 грамм шартлаткыч матдә алынды. Корал, сугыш кирәк-яракларын законсыз сатып алу, тапшыру, сак­лау һәм ташу фактлары буенча 6 җинаять ачыкланды, шулай ук балигълык яшендә булмаган Тәтеш кешесе, законсыз рәвештә өч корал ясап, җинаять кылганлыгы ачыкланды.
Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр 2,5 тапкыр күбрәк ачыкланды, барлыгы – 5 (2020 елда – 2). Авылларда 4 урында үскән кыргый наркотиклы үсемлекләр юк ителде.
Балигълык яшендә булмаганнар белән профилактик эшләүгә зур игътибар би­релде. Тик, ни аяныч, балигълык яшендә булмаучыларга карата кузгатылган җинаять эшләре буенча тикшерелгән җинаятьләр саны 2дән 9га кадәр артты. Аерым алганда, алар тарафыннан 4 кешенең милкен: кибеттән спиртлы эчемлекләр; такталар, банк картасыннан акча, тимер-томыр урлау гамәле башкарылган.

Бурычлар куелды

Россия Эчке эшләр министр­лыгының райондагы эчке эш­ләр бүлеге начальнигы җинаять эшләрен тикшерү сыйфатын арттыруга ­алдан тикшерү үт­кәрү һәм сорау алу барышына; коррупция җинаятьләрен ачыклау буенча чаралар ­комплексын оештыруга; социаль алдак­чылык белән бәйле җи­наять­ләрне ачыклау һәм булдырмау дәрәҗәсен арттыруга полиция хезмәткәрләренең кө­чен юнәлдерергә кирәклеген билгеләп үтте.
Алексей Витин нәтиҗәле һәм бердәм хезмәт куйганнары өчен полициянең шәхси составына рәхмәт белдерде һәм коллектив алдына агымдагы елга өстенлекле бурычлар куйды, киләчәктә аларның уңышлы башкарылачагына ышанычын белдерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X