Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җиргә һәрьяклап кайгыртучанлык кирәк

“Колос” авыл хуҗа­лыгы предприятиесе ­базасында узган семинар-киңәшмәдә иген­челәр көзге кыр эшләре комплексы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм бу елның 8 аена терлекчелек тармагы эшчәнлегенә йомгак ­ясадылар.

Чараның гамәли өле­шен­дә район башлыгы Рәмис Сафиуллов кат­нашучыларның игътибарын туфракны, пар кырларын көзге эшкәртүгә, дым саклау мөһимлегенә юнәлтергә басым ясады, бу агрофирма ­кырын­да да күрсәтелде, шулай ук нәтиҗәле яңа авыл хуҗа­лыгы техникалары сатып алу кирәклеге хакында әйтеп үтелде.

Жуково авылы мә­дә­­­ният йортында үсем­лек­челек ­тармагында һәм тер­лекчелектә техно­ло­гия­ләрне үтәү турында сүз барды. 

Районның авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек ида­рәсе начальнигы Ирек Сад­риев үзенең док­ладында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минист­ры Марат Җәббаровның авыл хуҗалыгы билге­ләнешендәге җирләрне тиешенчә ­торышка ки­терү турындагы йөклә­мәсен җиткерде һәм, кы­раулар ­башланганчы, хуҗалыкларның җитәк­челә­ренә бу мәсьәләне хәл итәргә киңәш итте. 

А­ым­дагы елда хуҗалыклар буенча бөр­текле куль­тура­ларның уң­ы­­шы турында сөйләгәндә, ­Ирек Әдип улы туф­­­ракны төп эшкәртү, туңга ­сө­рү мөһим­легеннән тыш, үсем­лекләрне чүп үлән­нәреннән, ­корткычлардан һәм авырулардан саклау зарурилыгын да искә төшерде. Бөр­теклеләрнең уңышы тиешле күләмдә минераль ашламалар кертүгә турыдан-туры бәйле, әмма шул ук вакытта әче туфракны известьлау турында да онытырга ярамый. 

Ирек Садриев ­агымдагы ел­ның 8 аенда терлекчелек тар­магындагы эшләргә күзәтү ясап, терлекләрнең сөт бирү нәтиҗәлелеге кимүнең төп сәбәпләрен: суны җитәрлек кулланмау, рационның баланс­ланмавы, маллар астына җәймәү яки югары дымлылык, бинада һава әйләнешенең бозылуын әйтте. 

Савымны ­кимет­­кән ху­­җа­лык ­җитәк­­че­ләре ­кискен тән­кыйть­кә дучар булды. Район башлыгы алардан хаталар өстендә эш алып баруны һәм сөт терлекчелегенең икътисади нәтиҗәлелеген арттыруны таләп итте.

Аграрийлар егерме дүрт айдан да олырак булмаган мө­гез­ле эре тер­лекләр җи­теш­терүгә тотыл­ган чы­гымнарның бер өлешен кап­лауга, үзе чалып  эш­кәртүгә һәм (яисә) эшкәртү оешмала­рында гамәлгә ашырыла торган чалуга республикабыз бюджетыннан бирелә торган субсидияләр буенча мәгълүматлар алдылар, аграрийлар тарафыннан субси­дия­ләр бул­мауның сәбәпләре ­ачык­ланды.

Агрокомплекс эшчән­нәренең хез­мәтенә түләү һәм аларның ­ме­дицина тикшерүе узуы турында аерым сөйләшү булды.

– Кешеләр яхшы хезмәт хакы, аена кимендә 50 мең сум, алырга тиешләр, – дип билгеләп үт­те Рәмис Сафиуллов. – Хез­мәткәрләрнең сәламәтлеген кайгыртып тору – мөһим мәсьәлә, ­диспансеризация ул –  яшә­ештә бик кирәк.

Авыл хуҗалыгы пред­прия­тиеләре җитәк­че­ләренә салымнарны вакытында түләү турында искәртелде, авыл җир­лекләре башлыкларына һәр кешегә дә милек, җир һәм транспорт салым­нарын түләү турындагы мәгъ­лүматларны җиткерү киңәш ителде.

Район башлыгы семи­нар-киңәшмәгә ­йомгак ясап, шулай ук авыл хуҗалыгы тармагында­гы һәр хуҗалыкның ки­лә­чәктәге үсеш өстен­лекләрен билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев