Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җитештерү табышлы булырга тиеш

“Колос” агрофирмасы базасында алда торган урып-җыю компаниясен һәм көзге кыр эшләре комплексын үткәрү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә булды.

Семинарның гамәли өлеше алдыннан, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев урып-җыю кампаниясен оештыруда бер көнгә соңару шактый югалтуларга китерергә мөмкин дип билгеләп үтте. Ул җитәкчеләргә аларның һәрберсендә коллектив, авыл хуҗалыгы предприятиесенең һәм андагы хезмәткәрләрнең финанс иминлеге торуына басым ясады. 

Җитәкче урынбасары Ранис Мәүлиханов “Колос” аг­ро­фирмасының урып-җыюга әзерлеге турында бәян итте. Ул агымдагы вакытка хуҗалык эшчәнлеге хакында сөйләде һәм әзерлек сызыгына куелган техниканы, җайланманы күрсәтте.  

– Хуҗалыкта 7 500 гектар җир, 6 300 гектар сөрү җире бар, шуның 1 500 гектары – көзге бодай. Һава торышы яхшы булса, 20 июльдә аны урып-җыюга керешергә ниятлибез. Безнең хуҗалыкта 14 комбайн бар. Комбайннар комбайнчылар һәм ярдәмчеләр белән тәэмин ителде. Яңа ике трактор һәм аларга тагылма техника – 50 кубка арба сатып ­алдык. Арбага бөртеклеләрнең сыешлыгы – 30 тоннага якын, урып-җыю эшләре вакытында бер трактор биш комбайнга хезмәт күрсәтәчәк. Өстәмә челтәрләр белән сенажның сыешлыгы – 15 тонна. Бөртекле культуралар, шикәр чөгендере чәчүлекләрен саклау бара. Урып-җыю кампаниясенә, шулай ук көзге игеннәрне чәчү комплексына барлык техника да әзер. Көзге бодай орлыклары, шулай ук ашламалар белән тәэмин ителдек. Сенаж әзерләүне төгәлләдек, люцердан 1 500 тонна сенаж салдык. Быел без мыеклы борчактан сенаж әзерләргә булдык, яшел ­масса әйбәт, әзерлек бара, 3 мең ­тонна хәстәрләргә ниятлибез. Шушы көннәрдә савым залында, тупланма урнаштырылган бүлмәдә һәм сыер абзарында җилләткечләр урнаштырачакбыз, җәй бик эссе, сөт җитештерүчәнлеге тонна ярымга кими, – дип хәбәр итте Ранис Фәрит улы.

Киңәшмә барышында Тәтеш дәүләт ветеринария оешмасы вә­килләре склад биналарын дезин­фекцияләү һәм терлекчелек биналарын дезинсекцияләү кирәклеге турында искә төшер­деләр, әлеге чаралар өчен кулланыла торган нәтиҗәле препаратлар белән семинарда катнашучыларны да ­таныштырдылар. 

Жуково авылы мәдәният йортында узган семинарның теоретик өлешендә Россельхозцентрның Тәтештәге районара бүлеге начальнигы Радик Закиров берничә хуҗалыкларда көзге бодай чәчү өчен орлыклык материал барлыгы турында җиткерде, шулай ук дәүләт цифрлы системаларындагы яңалыклар хакында сөйләде.  

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев үзенең сүзен авыл җирлекләре башлыкларыннан авыл халкына савым сыерларын асрауга дәүләт субсидияләрен тәкъдим итү мөмкинлекләре турында башлады, шуның белән беррәттән, киләсе елда моның белән авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре түгел, ә җирлек башлыклары шөгыльләнәчәген билгеләп үтте.  

Ирек Әдип улы субсидияләр алмауның төп сәбәпләре дип салым бурычын, шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып бару өчен рөхсәт төре белән рәсмиләштерелмәгән җир кишәрлекләре һәм финанс елы башында савым сыерларының баш исәбе булмауны әйтеп үтте.

Бизнесның, аерым алганда агробизнесның асылы турында сөйләгәндә, Ирек Садриев җитәкчеләргә аның өч компоненты – эшче персонал, продукт һәм табыш турында искә төшерде. Шул ук вакытта ул болай дип билгеләп үтте: әгәр беренче пункт белән проб­лемалар булса, башкаларын онытырга мөмкин.

– Кешеләр үзләренең җиңел булмаган хезмәтләре өчен лаеклы бүләкләрен алырга тиеш. Күпләр, илебезнең азык-төлек җитешлегенә бәһаләп бетергесез өлеш кертеп, районның аграр секторында гомер буе хезмәт куялар. Без авыл хуҗалыгы производствосындагы үзебезнең казанышлар белән горурлана алабыз, – диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов. – Бүләкләр кешеләрне лаеклы хезмәт хакы кебек үк рухландыра. Хәзерге вакытта районның аграр тармагында ул уртача 60 мең сум тәшкил итәргә тиеш.

Азыкны урып-җыю турында аерым сөйләшү булды, аны районда бик үк оешкан рәвештә үткәрмәделәр, кирәкле үсеш фазасында үләннәрне чабу вакытын кичектерделәр. Бу очракта терлекләрне туклыклы кышлату өчен энергетик азыклар сатып алырга кирәк булачак. Шулай ук төрле яшьтәге сыерлар өчен азык базасының компонентлары турында сүз барды.

Биологик иминлек турында әйткәндә, терлекчелек фермалары территорияләре кимендә ике метр биеклектәге томалап алынган койма белән әйләндереп алынырга тиешлеге, керү-чыгу юлларына җылытыла торган дезинфекцияләү эремәсе белән йогышсызландыру урыннары урнаштырырга кирәклеге билгеләп үтелде.  

Семинар барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә туфракны известьләү һәм фосфоритлау, үсемлекләрне корткычлардан һәм авырулардан сак­лау, орлыклык материал сайлау, бер урып-җыю комбайнының эшләү күләме мәсьәләләре каралды, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының комбайнчыларга хезмәт хакы түләү буенча күрсәтмәләре тәкъдим ителде, хуҗалыклар җитәкчеләре комбайн­чыларның хезмәт көндәшлеге шартлары белән таныштырды. 

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов семинар-киңәшмәне тәмамлап, йомгак ясады һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен үсешнең төп өстенлекләрен билгеләде.

– Хезмәтне оештыру югары дәрәҗәдә булырга тиеш, безнең бурыч – бары тик алга барырга, – дип басым ясады ул. – Сыйфатлы продукция җитештерергә һәм керем алырга кирәк, җитештерү табышлы булырга тиеш. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев