Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иҗтимагыйчылар Бакырчыда булды

Районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы шушы көннәрдә Бакырчыда күчмә утырыш уздырды.

(Тәтеш, 9 сентябрь, "Тәтеш таңнары",  Инга Сәфәрова). Тәтешнең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, Ульяновскийның “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары, Казаннан һәм Ульяновскийдан килгән журналистлар, районның татар милли-мәдәни үзәге активистлары авыл кешеләре белән бергәләп милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклау мәсьәләсе хакында фикер алышты.

“Туган якның тарихи мирасына һәм аның мәдәниятенә сакчыл мөнәсәбәт, үсеп килүче буынны әти-бабаларыбызның күркәм гадәтләре буенча, якташлар үрнәгендә тәрбияләү район иҗтимагыйчылары белән гадәттәге очрашуыбызның төп темасы булып тора”, – дип билгеләп үтте Рима Гомәр кызы.
“Ак калфак” активистлары кунакларга авыл үзәгендәге Хәят чишмәсенең яңартып төзекләндерелгән комплекс территориясендә татар халкының “Яшь киленгә су юлын күрсәтү” йоласын гаҗәеп җанга үтеп керерлек итеп яктырттылар. Бакырчының иҗтимагый оешма бүлеге җитәкчесе Рәзидә Шәмсетдинова авыл үзәге буйлап экскурсия үткәрде, утырышта катнашучылар шулай ук Бакырчы авылы тарихы музеенда урнаштырылган экспозицияләр белән бик кызыксынып танышты.  

Шәһәрдәге “Әкият” балалар бакчасы тәрбиячесе, “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Әнүзә Абдурахманова авыл хатын-кызларының кунакчыллыгын билгеләп үтте: “Безне бик сөенеп каршы алдылар. Хөрмәтле кунакларны каршылау йоласының матур күренеше күрсәтелде. Рәзидә Шәмсетдинова чишмәләр агышына сәяхәт оештырды, ә музейда без Рәзидә Әнвәр кызының сөйләгәннәреннән Бакырчы авылы тарихының кызыклы фактлары һәм аның бүгенге тормыш-көнкүреше хакында белдек”.

Райондашлар да, күрше төбәктән килгән кунаклар да авыл үзәгенең төзекләндерелүенә, шулай ук урамнар һәм эшчән бакырчылыларның йорт яны территорияләренең пөхтәлегенә чын күңелдән сокланды.
“Мин Бакырчыдагы матур үзгәрешләргә таң калдым, – дип уртак­лашты Тәтештәге 1нче мәктәп укытучысы, иҗтимагый оешма активисты Румия Шәйхетдинова. – Без районыбыз башлыгы, авыл җирлеге башлыгы, “Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприя­тиесе җитәкчесе һәм авылдагы актив кешеләрнең үзара ярдәмләшеп, бердәмләшеп эшләвенең бик матур үрнәген күрдек. Мемориаль комплекс, яңадан торгызылган чишмә яны, яңа мәдәният йорты, ФАП, асфальт юллар, терлекчелек комплекслары – болар барысы да Бакыр­чыда яшәүчеләрнең чынга ашкан якты хыялы”.

 

фото: "Ак калфак" оешмасы тарафыннан такъдим ителде
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев