Югары күрсәткечләр өчен – премия
Район “Тәтеш таңнары” (“Авангард”) газетасына 2023 елның II ярты еллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча редакциядә иганәчеләр ярдәменнән башка иң югары күрсәткечләргә ирешкән почтальоннарны бүләкләделәр.
(Тәтеш, 14 август, «Тәтеш таңнары»). Удельное-Нечасоводан почта элемтәсе бүлеге начальнигы Ольга Селиверстованың һәм аның почтальоны Татьяна Мавринаның күрсәткече – 118,5 процент, Льяштән почта элемтәсе бүлеге начальнигы Надежда Романованың – 115 процент. Шәһәрдәге почтальоннардан Наталья Пронина акчалата премиягә лаек булды. Барлык почта хезмәткәрләренә язылу кампаниясе вакытындагы хезмәтләре өчен тагын бер тапкыр рәхмәт белдерәбез!
Реклама АО ТАТМЕДИА
16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев