Юл һәлакәтләрен профилактикалау эше алып барыла
Район башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Альберт Гасимов белән без районда юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләсе буенча әңгәмә кордык.
– Альберт Әсхәтович, юл-транспорт һәлакәтләре буенча хәл ничегрәк?
– Агымдагы елның 9 аенда районыбыз территориясендә 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, анда 2 кешенең гомере өзелде (узган елда үлүчеләр булмады), 4 кеше (узган елны – 7) төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алды.
Дәүләт автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләре 9 ай эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1268 очрагын ачыклады, шулардан 49ы –
исерек хәлдә транспорт йөртү; 16сы – транспорт йөртү таныклыгы булмаган яки йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт йөртү; 444е – иминлек каешларын куллану кагыйдәләрен бозу; 9ы – каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу; 152се – җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу.
– Түләмәүчеләргә – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга нинди чаралар кулланыла?
– РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 нче маддәсендә каралган штрафларны түләмәүчеләргә карата куллану буенча эшләр оештырылды. Әлеге маддә буенча ел башыннан 53 кеше административ җаваплылыкка җәлеп ителде.
Тәтеш районында 10 мең сумнан артык әҗәте булган 12 бурычлы бар. Дәүләт автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләре суд приставлары федераль хезмәте белән берлектә һәрберсе белән аерым эш алып баралар: карарларның үтәлеше (штрафларны түләү) турындагы мәгълүмат булмаганда, тиешле мәгълүматлар суд приставлары хезмәтенә вакытында җибәрелә; өч рейд үткәрелде, алар барышында бурычлыларның транспортына өч арест салынды.
– Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау эше буенча сез ниләр әйтә аласыз?
– Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе тарафыннан юл-транспорт һәлакәтләрен һәм юл-транспортта имгәнүне профилактикалау буенча планлы эш алып барыла. Балаларның иминлегенә аерым игътибар бүлеп бирелә. Эчке эшләр бүлеге көчләрен һәм чараларын кулланып, массакүләм мәгълүмат чараларын профилактик эшкә җәлеп итү белән атна саен рейдлар үткәрелә. Агымдагы елның 9 аенда район территориясендә 36 профилактика чарасы оештырылды, шуның нәтиҗәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 114 очрагы ачыкланды, шуларның 20се – исерек хәлдә транспорт белән идарә итү.
Юллар төзү, яңартып төзекләндерү, ремонтлау һәм файдалану законнарының үтәлешен күзәтү нәтиҗәсендә елның 9 аенда юлларның кулланылыш торышындагы җитешсезлекләрне бетерүгә 10 кисәтү ясалды. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.34 нче маддәсе буенча вазифаи һәм юридик затларга карата административ хокук бозулар турында 3 эш кузгатылды.
– Балаларның иминлеге район җитәкчелеге өчен аерым бурыч булып тора дигән сүзләр газетабыз битләрендә күп тапкырлар язылды.
– Чынлап та, бу юнәлештә зур эш алып барыла. Мисалга, районның мәгариф учреждениеләре педагоглары һәм Казан шәһәренең “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждение ТИнең профилактика бүлегенең Буа бүлеге белгечләре тарафыннан балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча чаралар оештырыла. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә даими рәвештә укучылар һәм студентлар белән әңгәмәләр; ата-аналар җыелышлары; юл хәрәкәте буенча мультфильмнар һәм видеодәресләр күрсәтү, шулай ук юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары катнашында акцияләр уза.
Сентябрьдә район мәдәният йортында гомумшәһәр ата-аналар җыелышы үтте, аның темаларының берсе – юлларда балаларның иминлеге.
Ел саен Тәтеш районының мәгариф учреждениеләре өчен автокласслар, мобиль һәм база автошәһәрчекләре, беренче ярдәм күрсәтү өчен җиһазлар һәм “Имин тәгәрмәч” конкурсына әзерләнү өчен уку җайланмалары кебек кыйммәтле җиһазлар сатып алына.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре сабыйлары һәм башлангыч сыйныфлардагы укучылар яктылык кайтаргыч әйберләр белән тәэмин ителәләр.
Райондагы һәрбер мәгариф учреждениеләрендә дә диярлек юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары булдырылды, алар балаларның юл-транспортта имгәнүләрен профилактикалау эшен оештыруда ярдәм итә, урамнарда һәм юлларда иминлек тәртибе кагыйдәләрен киң җәелдерә.
Дәүләт автоинспекциясе һәм “БДД” ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан ел саен Казаннан артистлар чакырып, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре турында спектакль күрсәтү оештырыла.
Балаларны утыртып йөртү район җитәкчелеге тарафыннан көн саен контрольдә тотыла, рейска чыгар алдыннан мәктәп автобусларын йөртүчеләрнең нинди хәлдә булуы тикшерелә. Алар белән шулай ук даими рәвештә җыелышлар үткәрелә, мәктәп укучыларын йөртү маршрутлары тикшерелә.
– Районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эшләр дәвам итәме?
– Юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләсе район башлыгының шәхси контролендә тора. Торак пунктларны төзекләндерү чаралары барышында юллар һәм тротуарлар төзелә һәм яңартып төзекләндерелә. Мондый төрдәге эшләр шулай ук республика программаларын гамәлгә ашыру, гражданнарның үзара салымы һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” программалары кысаларында алып барыла. Соңгы ике айда гына да Тәтештә, Ленин һәм К. Либкнехт урамнары киселешендә, заманча светофор урнаштырылды, К. Либкнехт, Гагарин, Фрунзе һәм Калинин урамнарында ясалма тигезсезлекләр ясалды, Калинин урамында “Юл бир” һәм “Төп юл” тамгалары куелды. Хәзерге вакытта 2024 елга юл хәрәкәте иминлеге буенча программа эшләнә.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев