Юллардагы иминлек һәм суны туктатып тору турында
Социаль челтәрдә безнең төркемдә чираттагы туры эфирның төп темалары булып юл хәрәкәте иминлеге, су белән тәэмин итүдә өзеклекләр һәм шәһәрне төзекләндерү булды.
Трансляция башында район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасимов агымдагы елның мартында туры эфир кысаларында килгән мөрәҗәгатьләр буенча эшне анализлады:
– Март аенда безгә шәһәрдәге 2нче мәктәп янында кар эрегәндә барлыкка килгән күлдәвек турында да хәбәр иттеләр. Без подрядчыга мөрәҗәгать иттек, бу мәсьәлә каралачак. Элегрәк шулай ук тәтешлеләрне Свердлов – Тукай һәм Свердлов – Азатлык мәйданы киселешләрендә җәяүлеләр кичүе кайчан булачагы кызыксындырган иде. Эшләр башланырга тора, аларны агымдагы елның 1 октябренә тәмамлау планлаштырыла.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов тамашачыларга шәхси мобильлек чараларында (электросамокатларда, гироскутерларда һәм башкаларда) хәрәкәт итү кагыйдәләре турында искәртте. Ул шулай ук статистиканы да китерде: агымдагы елда 5 ай эчендә районда 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда өч кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, шулай ук әлеге чорда район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 541 очрагы ачыкланган, шуларның 15е – исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итү фактлары.
– Бәхеткә каршы, ел башыннан районда үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән, әмма иркенәергә ярамый. Татарстанда һәр көн юлларда кешеләр, шул исәптән балалар да үлә һәм имгәнә. Без беренче чиратта юл хәрәкәтендә катнашучыларга, балалары самокатларда һәм мопедларда йөрүче ата-аналарга мөрәҗәгать итәбез. Балаларга барысын да аңлатырга кирәк. Юлларда куркынычсызлык күп очракта өлкәннәргә, шул исәптән автомобиль йөртүчеләргә бәйле, – дип билгеләп үтте Альберт Әсхәт улы. – Самокатчылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар, аерым алганда балалар буенча: Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре аларны туктата, протокол төзи, аннары административ җаваплылык башлана.
Март аенда булган туры эфир барышында шәһәрле Елена Митрюковадан Свердлов урамындагы 138нче йорт ишегалдында транспорт чаралары хәрәкәтен тыючы юл билгеләре (каршылыклар) урнаштыру турында үтенеч килде. Тәтешле шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Никоноровка бу юлы да мөрәҗәгать итте:
– Мин алдан ишегалдыбыз турында язган идем инде, туры эфирда юлга әйләнгән безнең тротуар проблемасын җәй көне хәл итәргә вәгъдә иттеләр, әмма әлегә бернәрсә дә эшләнмәгән, машиналар анда куалап йөриләр. Балаларны ишегалдына чыгару куркыныч, – дип язган Елена Митрюкова.
– Кызганычка каршы, бу сорау ачык булып кала. Документаль рәвештә бу йортның ишегалдындагы юлы тротуар түгел, ул техника кереп йөри торган юл буларак төзелгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге нигезләмәләр буенча без ишегалдындагы хәрәкәтне чикли алмыйбыз, – диде Алексей Александрович.
– Әгәр безнең ишегалдыбыз тротуар түгел, ә юл икән, безнең тротуар кайда? Без кайда йөрергә тиеш? Әгәр сез бу юл дип саныйсыз икән, йорт почмагыннан юлга кадәр ара 8 метрдан да ким булмаска тиеш, бездә ул 4 метрдан да артык түгел. Һәм бу махсус техника өчен юл булса, шул машиналар гына йөрсен өчен тиешле билге куегыз, – дип билгеләп үтте Елена Митрюкова.
– Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә хәрәкәтне тыючы ике билге бар: “Хәрәкәт тыелган” һәм “Керү тыелган”. Әгәр аларның берсен урнаштырсак, бөтен техникага керү тыелачак. Бу ишегалдында тротуар ясау мөмкин түгел, чөнки анда коммуникацияләр уза, – дип хәбәр итте Александр Александрович.
Мөмкинлектән файдаланып, ул тәтешлеләргә мөрәҗәгать итте:
– Яңгырлар яву һәм җылылык үләннәрнең зур булып үсүенә ярдәм итә. Йорт яны территорияләрендә үскән үләннәрне чабып чыгарга, төзелеш чүп-чарларын җыярга кирәк. Шулай ук шәһәр халкын һәм кунакларын даими төзекләндерелә торган җәмәгать киңлекләренә сак карарга чакырам. Һәр граждан, Тәтеш шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, үз йорт яны территориясе янында тәртип урнаштырырга тиеш. Барлык ялгыз карт кешеләр дә моны эшли алмый. Мондый очракларда безгә мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев