“Ихластан ярдәм итәбез”
“Җиңү армиясенә кушыл!” марафоны кысаларында “Авангард” газетасы редакциясендә волонтерлар белән туры эфир булды.
“Махсус хәрби операциягә ярдәм. Көмеш волонтерлар” волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе, райондагы “Ана йөрәге” төркеме җитәкчесе
Маргарита Адайкина һәм аның тарафдарлары эшчәнлекләре турында сөйләделәр.
– Без госпитальләр һәм махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләр өчен гуманитар ярдәм җыюны күз уңында тотабыз. Дәвалану учреждениеләренә посылкалар күбесенчә Часов Яр, Лисичанск юнәлешенә китә, ир-егетләр янына автоволонтерлар Виталий Молчаев белән Алексей Тимофеев бара, бу инде Луганск юнәлеше. Редакциягә без 4 кеше килдек, һәм бу бөтен Тәтеш районындагы волонтерларның нибары берничәсе генә. Безнең волонтерлар хәрәкәте штабы район мәдәният йортында урнашкан, анда безгә 9 һәм 10нчы бүлмәләрне бирделәр. Район мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәт, алар әйберләрне төяп бушатканда ярдәм итәләр, район башкарма комитеты безнең үтенечкә шундук ярдәм кулы суза, транспорт бирә. Барлык киң күңелле кешеләр булышлык күрсәтә. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары да, төрле гаскәрләрдә хезмәт иткән тәтешлеләр дә безгә кушылсын иде, – дип уртаклаша Маргарита Анатольевна. – Әлегә без 140 яшеренү челтәре үрдек, бу әле аз. Теләге булган һәркемне аны үрергә өйрәтәбез, балаларыгыз белән килегез, бу бик кызыклы. Авыл җирлекләре башлыкларына мондый эшне җирлекләрдә оештырырга тәкъдим итәм, бөтен авылыгыз белән үрә аласыз.
Резидә Хисамова үзенең хезмәте турында сөйләде:
– Тугызынчы бүлмәгә мин көн саен киләм. Ир-егетләребез өчен гуманитар ярдәм китерүчеләр белән очрашам. Игелек чишмәсенең саекмавына без шат. Хәзер җәй аенда суган, укроп, петрушка киптерәбез. Коры ашлар өчен киптерелгән яшелчәләр дә бик кирәк. Безгә тукымалар китерәләр, аларны кисәбез һәм эчке киемнәр тегәргә бирәбез. Әлеге бүлмәдә шулай ук посылкалар да кабул итәм. Алар игътибар җәлеп итсен һәм сугышчылар кулларына алганда шатлык хисләре кичерсен өчен, аларга балалар ясаган рәсемнәрне ябыштырам, ир-егетләребезгә карата хуплау сүзләре язылган хатларны куям. Мин шулай ук бал төрү белән шөгыльләнәм, әгәр артык калганы бар икән – китерегез. Сугышчыларга тәмлүшкәләр әзерләячәкбез. Көзен сала ясауга, аны өстәмә тәмләткечләр белән баетуга алыначакбыз. Яраларны төзәтүче мазьлар да кирәк. Финанс исәп-хисабы алып барам, күптән түгел акча радиоэлектрон көрәш системасына китте, 40 челтәргә материал сатып алдык. Шәһәрле Валентина Молчаева 150 носилка текте, егетләр аларны йомшак носилкалар дип йөртәләр, бик уңайлы дип саныйлар. Кышка шәмнәр ясау башланачак, һәм моңарда да безгә ярдәм кирәк булачак.
Ветераннар халык хорында катнашучы Мария Кирилова хәбәр итте:
– Без үз эшебезне 2022 елда башладык. Кыш айларында оекбашлар бәйләдек, эчке киемнәрне ел әйләнәсе тегәбез. Моның өчен материалларны тәтешлеләр дә китерә, мисалга, авыл халкы йон җепләре белән бүлешә, шулай ук маркетплейслар аркылы да алабыз. Әйберләрне күп әзерлибез, алар госпитальләргә кирәк. Без үз эшебезне тынычлыгыбызны саклаучылар, имин тормыш хакына үзләрен аямаучылар турында уйлап башкарабыз.
Шәһәрле Галина Кондакова уртаклашты:
– Мин эшләүче пенсионер, һәм вакытым күп түгел, шулай да трусиклар, йокы киемнәре тегү белән шөгыльләнәм. Район мәдәният йортына бардым, челтәрләр үреп карадым. Хәзер бөтен гаиләбез белән аңа тасмалар кисәбез, аларны хәтта алты яшьлек оныгым да кисә. Моны теләсә кайсы гаилә дә эшли ала, бу берләштерә, балаларда бердәмлек, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли. Яшь буынны үз Ватанын яратырга бары тик үз үрнәгеңдә генә өйрәтергә була, дип саныйм. Педагог буларак, мин һәрбер мәктәптә үзләренең волонтерлар отрядлары барлыгын беләм, алар һәр сыйныфта да бар. Әгәр һәрбер сыйныф җитәкчесе безнең үтенечне ишетсә, ярдәм барышын дөрес оештырса, ул чакта балалар моны бик теләп эшләрләр иде, дип уйлыйм. Ялда булган җитәкчеләргә зур үтенеч, – бары тик иң актив бер баланың телефон номеры гына кирәк. Укучыларны 9 һәм 10нчы бүлмәләргә чакырырга, күрсәтергә, өйрәтергә мөмкин, бернинди катлаулылыгы да юк. Минем үтенеч ишетелер дип өметләнәм. Уку вакытларында балалар окоп шәмнәре өчен әйберләр ясадылар, гуманитар ярдәм җыйдылар. Балаларын дөрес юнәлештә тәрбияләүчеләрнең барысына да рәхмәтлемен. Хәзер безгә сезнең булышлык кирәк, эш бик гади, әмма әзерләү әйберләре бик күп таләп ителә. Күңел ачу үзәгендә окоп шәмнәре ясау өчен кечерәк бүлмә бар, уку елы башлангач, өлкәннәр күзәтчелегендә балаларны да ул эшкә җәлеп итү мөмкин булачак.
Маргарита Адайкина махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде:
– Без даруханәләрдә, кибетләрдә төрле акцияләр уздырабыз, кешеләр анда “Игелек тартмасы”н тулыландыра, умартачылар, балыкчылар да читтә калмый. Предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре дә азык-төлекләр, әйберләр китерә. Авыл кешеләре баскан токмач, чәк-чәк әзерлиләр, сало тозлыйлар. Барысын да исәпләп чыгу мөмкин түгел, ярдәм итүчеләрнең һәркайсына рәхмәт, чөнки сез моны ихлас күңелдән башкарасыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев