Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кадетлар спорт фестивалендә җиңүчеләр арасында

Мәскәүдә волейбол буенча кадет корпуслары һәм кадет сыйныфлары укучылары арасында генералиссимус А. В. Суворов исемендәге Беренче Бөтенроссия спорт фес­тивале булып узды, ул Россиянең Сугышчан дан көненә һәм Укытучылар көненә багышланган иде.

Фестивальдә Татарстанны педагог Никита Васин җитәкчелегендәге Тәтешнең кадет мәктәп-интернаты командасы тәкъдим итте.
Ярышлардан тыш спортчылар өчен музейларга экскурсияләр, спорт һәм кино йолдызлары белән очрашулар оештырылган, волейбол ветераннары белән иптәшләрчә уеннар ­уздырылган.
Спорт фестивале нә­тиҗә­ләре буенча, Тә­тешнең кадет мәктәп-ин­тернаты командасы икенче урынны алган. Альберт Сөбханкулов “Иң яхшы биреп торучы” номина­циясендә җиңүче булган, ә Кирилл Шарин “Иң яхшы кабул итеп торучы” номинациясендә – ­алдынгы.
–     Мондый күләмдәге ярышлар минем тормышымда беренчесе. Безнең команда җиңүгә максат куеп барды. Уен көннәренең барысы да киеренке булды, барыбыз да дулкынландык, шул исәптән мин дә. Безнең беренче уен Мәскәү командасы белән булды. Без 2:0 исәбе белән җиңдек. Аннары Мәскәүнең тагын бер командасы һәм Калмыкиядән килгән яшьләр белән уен булды, шуннан соң без ярымфиналга чыктык, анда Мәскәүдән Тикшерү комитетының Кадет корпусы командасы белән очраштык. Һәркем өчен дә көтелмәгәнчә 2:1 исәбе белән җиңдек һәм финалга чыктык. Финалда Калмыкиядән килгән кадетлар белән ярышырга туры килде, алар белән Мәскәүгә килгәннең беренче көненнән үк дуслашкан  идек. Ул чакта без аларның төп көндәшләребез икән­леген уйламадык та. Уен көчле булды, икенче урын – ул безнең һәркайсыбыз өчен җиңүгә тиң, – дип уртаклашты спорт фести­валендә катнашкан Егор ­Сорокин.    
Мондый дәрәҗәдәге ярышлар Владислав Тахтилов өчен дә беренчесе булган.
–     Анда булган барлык көннәр мине тирән тәэсирләр белән тулыландырды. Без ЦСКА музеенда булдык, аның турында мин элек тә ишеткән идем. Беренче уеннар бик киеренке булды, лә­кин шуңа да карамастан, безнең команда ышанычлы рәвештә алга барды. Беренче көнне уеннардан соң без Кызыл мәйданга, Билгесез солдат һәйкәле янына бардык. Тулай торакта яшәдек, шартлар бик яхшы иде. Икенче урынны без очраклы гына алмаганбыздыр, дип саныйм. Бу нык­лы күнекмәләрнең, бердәмлекнең, коман­да­ның көчлелек һәм физ­культура укытучыбыз Михаил Яковлевич Тай­мановның, Тәтештәге спорт мәктәбе тренеры Игорь Александрович Нови­ковның тырыш хез­мәте нәтиҗәсе. Төрке­м җитәкчесе Никита Михайлович Васин безне хуп­лады, күңелләребездә безгә бик тә мөһим булган ышанычны уятты, – дип сөйләде кадет.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X