Кәгазь төргәге агачтан тыгызрак булып чыккан
Газетаның үткән санында басылган хезмәт коллективының фотосы шәһәрлеләрдә шактый кайтавазлар тудырды.
Мария Сизова:
– Фотосурәттә типография коллективы хезмәткәрләрен таныдым, чөнки ирем Алексей озак еллар шунда эшләде. Күзлекле ир-ат – директор Фарук Нәфиев, аңардан уңда – минем ирем, аңардан соңгы ир-егетне танымыйм, уңнан кырыйда – Юрий Ланцов. Сулда, читкә карап торучы ир-ат – Владимир Сафонов. Икенче рәттә (сулдан уңга таба) – Людмила Кузнецова, Галина Похлебкина, Ирина Арсеньева. Астагы рәттә уңда – Нина Теплова. Минем ирем, Юрий Ланцов кебек, печатник иде, алар ике станокта “Авангард” һәм “Тәтеш таңнары”н бастырдылар.
Владимир Фролагин:
– Беренче караудан ук аңладым, сурәттә – Тәтеш типографиясе коллективы, ул вакытта аңа Фарук Нәфиев җитәкчелек итте. Ул аралашучан кеше иде, яхшы язды. Аның янында – Алексей Сизов, печатник. Владимир Сафоновны таныдым, без аның белән дуслар идек. Юрий Ланцов улым белән күршеләр булып яшәде. Бер очракны хәтерлим. Фарук Арифуллович миннән бензин пычкысы белән кәгазь төргәген кисүемне сорады. Һәм сез ничек уйлыйсыз, ни гаҗәп, ләкин бу җиңел генә булмады. Диаметры якынча бер метрлы әлеге төргәкне мин агач кәүсәсеннән дә озаграк кистем, ул шулкадәр тыгыз булып чыкты.
Роза Чахирева:
– Типография коллективын мин Фарук абыйдан таныдым. Мин иске базар кибетендә сатучы булып эшләдем һәм аның белән аралаша идем. Ул һәрчак ачык йөзле булды, әнинең сәламәтлеге белән кызыксына, минем сәламәтлегем турында сораша иде. Әле тагын ул шашка һәм шахмат уйнарга һәвәс булды, безнең урамнан күпчелек малайлар аның янына йөгерәләр һәм ул аларны уйнарга өйрәтә иде. Шулай ук ул өлкән кешеләр аңа мөрәҗәгать иткәндә дә беркайчан аларга булышудан баш тартмады.
Мәктәптән типографиягә экскурсиягә баруны беркайчан да онытмыйм, без чама белән 6 – 7нче сыйныфта идек. Мин газета бастыру цехына аяк баскачтын ук борыныма буяу исе бәрелде, әмма минем өчен ул хуш исле булып тоелды. Шулай да хәзер газета элекке кебек аңкып тормый. Бинада көчле шаулау ишетелеп тора, ә берничә машина берьюлы эшләүдән туктаганда, тынып кала, типография эше турында сөйләгәннәрне ишетеп була иде. Мин тимер кысаларда басма юллардагы хәрефләрнең бастыру өчен өскә таба сузылып торуын хәтерлим. Әле тагын мине шулай ук зур кәгазь төргәкләре гаҗәпләндергән иде.
Валентина Кормакова:
– Фотода мин Фарук Нәфиев белән Алексей Сизовны таныдым. Мин әзерләүләр конторасы бухгалтериясендә эшләгәндә, типографиядә исәп-хисап бланкларына заказ бирә идек. Әгәр Фарук Арифуллович урынында булмаса, заказларны Алексей кабул итте. Мин аның хатыны Мария белән таныш идем, ул “Кулинария”дә эшләде.
Мария Кириллова:
– Типографиядә мин баш бухгалтер булып 24 ел эшләдем, мин шулай ук ТР Матбугат министрлыгының штаттан тыш ревизоры идем. Типографиягә Иван Петрович Демагин җитәкчелек иткән вакытта килдем. Ул барлык эшкә, хәтта бухгалтер эшенә дә алынырга әзер иде, үзе склад мөдире дә булды, барысын да белә иде. Аннары инде мин аңа һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш дидем. Ул ризалашты: мин бухгалтерияне алып бардым, барлык счетларны яздым, Татьяна Терентьева кассир һәм склад мөдире булды. Иван Петровичка алмашка Фарук Арифуллович Нәфиев килде.
Фотодагыларның барысын да әйтеп үтә алам, бары тик өстәге рәттәге кара чәчле ир-атны гына танымадым. Астагы рәттә сулдан беренче – линотипчы Римма Кулькова, ул Буа районыннан. Аның янында – Нина Теплова, ул немец машинкасында бланклар җыйды. Уңнан кырыйда – бастыручы Ира Арсеньева. Галина Похлебкина белән Людмила Кузнецованың полиграфия белеме бар иде, алар һәрчак район газетасын биткә салалар, кул белән җыялар иде. Юрий Ланцов белән Алексей Сизов газета һәм бланклар бастырдылар, Юрий әле тагын кәгазьләр дә кисте. Слесарь-көйләүче Владимир Сафонов барлык җайланмаларга хезмәт күрсәтте, әле тагын линотип машиналарына баклашкалар өчен металл агызды.
Без һәр айда социалистик ярышларга нәтиҗә ясадык, Галина Похлебкина һәрчак алдынгылыкта булды.
Нина Теплова бездә профорг иде. Бездә Яңа ел иң кызык бәйрәм булды, без аны редакция белән бергәләп билгеләп үттек. Балалар өчен чыршылар куйдык, сценарийлар төзедек, күңелле була иде. Балалар искиткеч бүләкләр алдылар.
Оешмада хезмәт хакы әйбәт иде, квартал саен премия алдык. Зарарлылык өчен производствода безгә сөткә һәм сокка талоннар бирделәр, без аларны райпо кибетләрендә товарга әйләндердек. Без сыйфатлы басма продукция белән үз районыбызны гына түгел, шулай ук күршедәгеләрне дә тәэмин иттек, безгә хәтта республика шәһәрләреннән дә килделәр. Коллектив эшкә бик сәләтле, хезмәткәрләр күп профильле иде, бер-берләрен алыштыра алдылар, без һәрчак республикада яхшылар исәбендә булдык. Типографиядә эшләгән еллар, хезмәттәшләр турында мин җылылык һәм олы хөрмәт белән искә алам.
Татьяна Никонорова:
– Газетада фотосурәтне күргәч, күзләрем яшьләнде. Әнием Валентина Алексеевна гомере буе типографиядә эшләде. Ул газета да, бланклар да җыйды, әле тагын ниндидер станокларда эшләде. Дәрестән соң типографиягә бару миңа ошый иде, мин Пушкин мәктәбендә укыдым, ике минутта барып җитә идем. Бөтен коллектив миңа туганнарым кебек булды. Фотосурәттә миңа, бөдрә чәчле ир-аттан башка, барысы да таныш, бу кешеләрне җылылык белән искә алам. Ни аяныч, кайберләре, әнием кебек, исән түгел инде. Володя абый Сафонов һәрвакытта елмаеп каршы алды, Танюшка дип йөрде. Мине барысы да иркәләделәр, аларда өч литрлы банкаларда һәрчак алма яки груша соклары торды, аларны зарарлылык өчен бирделәр, мине дә һәрчак сыйладылар, бик тәмле була иде.
Әле тагын фотода булмаган кешеләрне дә хәтерлим, ул чакта Галя апа Карпычева, Таня апа Баскакова, Гуля апа Арсланова, Таня апа Степанова эшләде.
Балачак хатирәләреннән – миңа типография коллективы белән демонстрациядә йөрү ошады, барысы да шат йөзле, күтәренке рухта, миңа да моңардан күңелле була иде.
Людмила Кузнецова:
– Фотодагыларның барысын да беләм. Өске рәттәге кара чәчле ир-ат күпләр өчен табышмак булып калгандыр, мөгаен. Бу Шамил Хәсәнов, ул кәгазь кисү станогында бик аз вакыт эшләде. Полиграфия училищесын тәмамлаганнан соң, 1980 елда, мине типографиягә эшкә алуларын искә төшердем, яраткан хезмәтемдә 30 елдан артык эшләп, шуннан пенсиягә чыктым. Үткән еллар турында һәрвакыт зур җылылык белән искә алам. Галина Похлебкина белән без әлегә кадәр аралашып торабыз, дуслыгыбыз гомерлеккә калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев