Карарлар кабул ителде, нәтиҗәләр ясалды
ТРда кеше хокуклары буенча Уполномоченныйның Тәтеш муниципаль районындагы иҗтимагый ярдәмчесе Инна Гавчева район активы киңәшмәсендә Уполномоченныйның иҗтимагый кабул итүенең 2018 елгы эшен анализлады.
(Тәтеш, 3 май, «Тәтеш таңнары», Инга Сәфәрова, Мәдинә Ибәтуллина коллажы). Инна Владимировна үзенең докладында килгән мөрәҗәгатьләрне, тикшерү чараларының нәтиҗәләрен, “Халык контроле” ДМС мәгълүматларын карауга гомуми йомгак ясады.
“Тәтеш муниципаль районы буенча медицина хезмәте күрсәтү (ташламалы дару препаратлары белән тәэмин итү, табибка язылу), социаль тәэмин итү (тернәкләнүгә техник акча алу), торак мәсьәләсе буенча, җир, хезмәт кануны һәм гражданлык алу белән бәйле мөрәҗәгатьләр килде. “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы аша тәтешлеләрдән нигездә төзекләндерү буенча хәбәрләр килде. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча җаваплы затлар белән берлектә кирәкле эш уздырылды”, – дип аңлатма бирде Инна Гавчева.
Үткән елны иҗтимагый ярдәмче тарафыннан районыбыз территориясендә урнашкан балалар сәламәтләндерү лагеренә мониторинг, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле затлар белән аларның сайлау участокларына керә алу мониторингы, район оешмаларында хезмәт хакын вакытында түләүгә, белем бирүгә кеше хокукларын тормышка ашыруга анализ уздырылган.
Инна Гавчева тарафыннан шулай ук районда яшәүчеләрнең торак хокукларын үтәү анализланды.
“Тәтеш районында 2018 ел эчендә 10 мең квадрат метрдан артык торак тапшырылды. “Авыл территорияләрен ныклы үстерү” программасы буенча 9 гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртты. Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыга федераль бюджет акчасы хисабына субсидия бирелде. МКД капиталь ремонт программасы буенча 6 йорт ремонтланды, барлык эшләр 100 процентка башкарылды”, – диде иҗтимагый ярдәмче.
Инна Владимировна, иҗтимагый ярдәмче сыйфатында үзенең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, болай дип билгеләп үтте:
“Барлык мөрәҗәгатьләр буенча карарлар кабул ителде һәм нәтиҗәләр ясалды, алар безнең районда кешеләр һәм гражданинның дәүләт хокукларын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга өстәмә гарантия белән тәэмин итү мөмкинлеген бирә”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев