Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кече Әтрәч авылы мәдәният йортында Мәүлид бәйрәме билгеләп үтелде

Сый-нигъмәтле табын артында барган бәй­рәм кысаларында Инсаф хәзрәт үтемле вәгазьләр сөйләде, догалар укып ирештерде. 

(Тәтеш,  15 декабрь, Тәтеш таңнары, Сания СӘМИГУЛЛИНА (автор фотосы)). Анда Казаннан мәр­тәбәле кунаклар РФ һәм ТР мөслимәләре берле­ге җитәкчесе Н­аилә Җи­һаншина, ТР Абыстайлар шурасы әгъзасы Сәйдә абыстай Аппакова, районның имам мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова һәм аның вәкилләре, районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гүзәл Мингалиева, “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Радик Нургалиев, тирә-күрше авыллардан килгән имамнар, авыл халкы һәм башкалар катнашты. Районның имам-мөхтә­сибе Инсаф хәзрәт Җә­ләлетдинов җыелу­чы­ларны сәламләп, Мәү­лид кичәсен Коръән аять­ләреннән башлап җибәрде. 

Сый-нигъмәтле табын артында барган бәй­рәм кысаларында Инсаф хәзрәт үтемле вәгазьләр сөйләде, догалар укып ирештерде. 

“Биредә олылар белән бергә балаларның да катнашуы сөендерә. Әби-бабаларыбыздан мирас итеп калдырылган гореф-гадәтләр, йолалар югалмасын, алар киләчәктә шушы матур эшләребезне дәвам итсеннәр иде”, – диде районның “Ак калфак” оешмасы, Жуково ҖЧҖ, “Колос” агрофирмасы җитәкчесе Рима Гомәр кызы, авыл активының тырышлыгын һәм уңганлыгын билгеләп үтеп.

Мәүлид барышында ­На­и­­лә Җиһаншина, Сәй­дә абыстай Аппакова, җирлек башлыгы Илнур Юнысов, авыл имамнары Ислам хәзрәт Фәйзуллин һәм Мөнәвир хәзрәт Шакиров, Гүзәл Мингалиева, татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова, Ульяновск  татар милли-мәдәни автономия­се рәисе, ТНВ каналы хәбәрчесе Рәмис Сафинның күркәм чыгыш­лары җылы теләкләр белән үрелеп барды.   

Зур Әтрәчтән Әминә Нәфигыйна һәм аның оныгы Алия Заһидуллина, шулай ук Миләүшә Минәева күңелләргә үтеп керерлек мөнәҗәтләр көйләделәр. Авыл мәдрәсәсендә гарәп теле гыйлеме алучы балалар шигъри әдәби номерлар бүләк иттеләр. Җирле шагыйрә Роза Фәйзуллина үзе иҗат иткән шигырьне укыды, ә Мәдинә Мәгъсүмованың әниләр хакындагы шигырен тыңлаганда һәр­кемнең күзләре яшь­­ләнде. 

Туган як тарихын өйрәнүче, педагогия хез­мәте ветераны Мөнир Вәлиев күңел түреннән чыккан ихлас те­ләкләрен белдереп, Ри­ма Сафиуллова, Талия Вафина, Рәмис Сафин, Роза Фәйзуллина, Алсинә Фәйзуллина, Мә­­динә Мәгъсүмоваларга “Шонгат” фондының Рәхмәт хатын тапшырды. Ә Роза апа Фәйзуллина шигырьләр җыентыгын, үзе бәйләп килгән түгәрәк япманы, Рәмис Сафин Ульян егетенең яңа гына табадан төшкән китабын, Рима Гомәр кызы хатын-кызларга матур яулыкларны очрашу истәлеге буларак өләштеләр.

Бәйрәмгә җыелучылар ахырдан “Ак калфак”лар белән бергә күңелләрне рухландырып “Туган тел” һәм “Ак калфакның табылган чагы” дигән җыр­ны башкардылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X