Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кече яшьтәге балалары булган гаиләләр акчалата түләү ала

Исегезгә төшерик, өчтән җиде яшькә кадәрге бала тәрбияләгән гаиләләрнең агымдагы елның 1 июненнән өстәмә түләү алу мөмкинлеге барлыкка килде.

(Тәтеш, 24 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Гаиләләргә өстәмә түләүләр социаль ярдәм күрсәтү өчен билгеләнә.

Балалар өчен акчалата түләү яшәү минимумы күләменең 50 процентын тәшкил итә,  2019 елның икенче кварталына 9 мең 373 сум билгеләнгән һәм 4 мең 686 сум 50 тиенгә тигезләшә. 

“Шулай итеп, акчалата түләү бер җан башына табыш яшәү минимумыннан түбән – 9 мең 450 сум булган һәм милек тәэминаты “Татарстан Рес­публикасында кешеләргә адреслы социаль ярдәм турында”гы ТР Законы (№ 63-ТРЗ) кушымтасы белән бил­геләнгән дәрәҗәдән тү­бән күләмдә булган гаиләләргә тиешле”, – дип билгеләп үтә Тәтеш районында республика матди ярдәм үзәгенең 39нчы санлы бүлек мөдире ­Елена ­Кутяшова.
Акчалата түләү алу өчен гражданнар 2020 елның 31 декабренә кадәр мөрәҗәгать иткән вакытта 2020 елның 1 гыйнварыннан аларга исәп-хисап ясалачак, әмма балага өч яшь җиткәнчегә кадәр түгел.

Акчалата түләү алуга гариза 2020 елның 1 июненнән Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон төрдә кабул ителә.

Бүгенге көндә Тәтеш районындагы 728 гаилә 3тән 7 яшькә кадәрге балаларга түләү алуга гариза язып мөрәҗәгать иткән, шулар­ның 266сы түләүне ала. 

фото: pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев