Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күңелле ял

“Акчарлак” сәламәтләндерү лагерендә беренче смена тәмамланды.

(Тәтеш, 11 июль, "Тәтеш таңнары", Инга Сәфәрова (автор фотосы)). Шәһәр яны лагерендә өч атна вакыт 75 бала өчен иҗади юнәлештәге бай тематикалы чаралар, спорт ярышлары, мавык­тыргыч бәйгеләр, дискотекалар, “Барс” комплексы бассейнында су керү, Долгая Поляна утарындагы сукмаклар буйлап походларга йөрү белән истә калырлык булды. Балалар янына кунакка экологлар, табиблар, дәүләт автоинспекциясе, полиция, автомәктәп хезмәткәрләре килде, алар ял итүчеләр белән тирән эчтәлекле очрашулар, әңгәмәләр уздырды.

Районның балаларга өстәмә белем бирү үзәге, “Башаккай” балалар бакчасы, гражданнарны яклау көллияте, кадет мәктәп-интернаты педагоглары балалар өчен кызыклы программа әзерләгәннәр һәм аны бик яхшы итеп тормышка ашырдылар. “Минем улларым һәм аларның дуслары лагерьдә ял итүгә бик сөенәләр”, – диде тәтешле Наталья Гаффарова. – Ялкынланып торган яшь педагоглардан торган коллектив балаларны көндәлек файдалы чаралар белән мавыктырды, барысы да рух күтәренкелегендә үтте!” 

“Лагерьдә миңа бик кызык һәм күңелле булды, яңа дусларым барлыкка килде, без бергәләп барлык чараларда катнаштык, бик ошады. Безгә шундый искиткеч ял оештыручыларның барысына да зур рәхмәт”, – дип уртаклашты Тәтешнең 1нче урта мәктәп укучысы Зәринә Сабирова. 

“Акчарлак”та ял итүгә район җитәкчелеге тарафыннан бик әйбәт шартлар булдырылган. Соңгы ике ел эчендә лагерь иң югары таләп­ләргә җавап бирүче балалар ялы территориясенә әверелде. Биредә якты да, зәвык­ле бизәлештәге һәм заманча аш-су җайланмалары, хәтта видеопроектор, экран белән җиһазландырылган иркен ашханә дә бар. Үткән елны ачылган йокы корпусы бүлмәләре дә яктылык белән тулыланган. Балалар универсаль спорт шәһәрчеге территория­сендә волейбол, мини-футбол, баскетбол уйнап, вакытны файдалы итеп уздыра. Хәзер лагерьдә өстәмә уен мәйданчыгын, ял зонасында фонтанны эшләтеп җибәрүгә әзерлек бара. Планда – лагерьне алга таба төзекләндерү. Үткән атна җомгасында ата-аналар һәм кунаклар ял сменасы ябылу тантанасына килде. Районның мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина районыбыз башлыгы Рәмис Сафиулловка балалар ялына яхшы шартлар оештырганы, педагогларга, аш пешерүчеләргә һәм медицина персоналына вазифаларына җаваплы караганнары, ата-аналарга балаларын тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. “Безнең балалар – иҗадилар, инициативалылар. Алар безнең лагерьдә күңелле ял иттеләр, Тәтеш районы педагоглары мо­ңа күп хезмәт куйды. Җәйнең мавыктыргыч, фай­да­лы үтүен телим”, – диде Татьяна Владиславовна.

Лагерь директоры Ирина Таһирова балаларга бәйгеләрдә, ярышларда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдереп, аларга истәлек дипломнары, лагерь хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Балалар тантаналы линейка алдыннан отряд шигарьләрен сөйләделәр, җыр-биюле матур концерт бүләк иттеләр. Аларның лагерьдә иҗат һәм спорт белән шөгыльләнүе, төрледән-төрле меню, Долгая Полянаның саф һавасы, гүзәл табигате, рух күтәренкелеге, дусларча аралашуы яңа уку елы алдыннан ял итеп, яңа көч тупларга ярдәм итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев