Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Халык традицияләрен саклыйлар

“Үз халкыгызның мәдәниятен яратыгыз, туган телне саклау  һәм үстерү өстендә эшләгез” – диде әңгәмә барышында районның  Чуваш милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Володар Тимофеев.

(Тәтеш, 13 июнь, "Тәтеш таннары"). Чуваш халкының милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәни мирасын саклау һәм торгызу – Чуваш милли-мәдәни үзәге эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып тора. 

– Безнең советта барлыгы 11 кеше, Альбина Харитонова, Юрий Сия­кин, Сергей Гаврилов, Мария Шашкина, Ольга Илларионова һәм советның башка әгъзалары актив эш алып бара. Район җитәкчелеге, район башлыгы Рәмис Сафиуллов белән хезмәттәшлек итәбез, ул һәрвакыт безнең эш белән кызыксынып, үзенең киңәшләрен бирә. Шулай ук район башкарма комитетының мәдәният бүлеге, мәгариф бүлеге безнең белән тыгыз элемтәдә тора, – ди ­Володар Тимофеев.

Без чуваш мәгъ­рифәтчесе Иван Яков­левның безнең районда туып-үсүе белән горурланабыз. Аның туган авылы Кошки-Новотимбаево – республика, башка төбәкләрдән килгән якташлар һәм кунаклар белән дустанә аралашу өчен ачык иҗади мәйданчык булып тора. Һәр биш ел саен биредә Иван Яковлевның туган көне уңаеннан зур юбилей чаралары үткәрелә. Авыл пар­кында Яковлев музее янында узучы “Чуклеме” чуваш милли бәйрәме елдан-ел популярлаша бара.

– Идел аръягы зонасында яшәүчеләр өчен мондый бәйрәм – үз мәдәниятеңнең бөтен матурлыгын күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек, – дип билгеләп үтә Володар Аркадьевич. – Татарстан Хөкүмәте халык­лар арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне хуплый, без матди ярдәм һәм бәйрәмнең әһәмиятен аңлаганнары өчен рәх­мәтлебез, аның респуб­лика дәрәҗәсенә әйләнүе өчен бөтен көчебезне куя­чакбыз. Уңыш бәйрәмен оештыруда тәтешлеләр Валерий Евдокимов, Юрий Нагуськин, Валентина Молчаева иганәчелек ярдәме күрсәтәләр. Планда – Кошки-Новотимбаеводагы паркны төзек­ләндерүне дәвам итү – анда гражданнарның һәм хәйриячеләрнең үзара салым акчалары тотыла. Биредә шулай ук торак, ишегалды корылмалары һәм көнкүреш әйберләре белән чуваш йорт-җире төзергә телибез.

Чуваш халкының башка матур бәйрәмнәре дә күп, шуңа күрә  районның һәр авылында якташларын чакырып, үз бәй­рәмнәрен оештыру тәкъдиме бар, диде үзәк җитәкчесе үз фикерләре белән уртаклашып. Тоншермада Масленица инде берничә елдан бирле уңышлы  узып килә, быел ул Олы Шәмәктә узды, Чуаш Чагылдымында якташлар Троицага җыела.
Мәдәни мирасны сак­лауга районның 8 ансамбленең иҗат коллективлары зур өлеш кертә. Шуларның берсе – “Шусем” – аны респуб­лика дәрәҗәсендә халыкчан дип таныту өчен гариза җибәрелде. Барлык коллективларның  катнашучылары үзләре эшләгән эш белән чын күңелдән мавыгалар. Алар үз әниләренең һәм әтиләренең җырларын хәтерлиләр, үз телләрен онытмыйлар, моны сак­лап калырга һәм балаларына, оныкларына тапшырырга тырышалар.

Билгеләп үтик, ЮНЕС­КО белгечләре чуваш телен юкка чыгучылар ка­тегориясенә кертте. Һәм бу, Володар Тимофеев сүзләренчә, борчу тудыра.

– Безнең районның 7 мәктәбендә чуваш теле укытыла, – ди ул. – Шулай да балалар туган телдә аз аралашалар. Мәсәлән, без анализ үткәрдек, шәһәр мәктәпләрендә укучы 96 баланың ата-аналары икесе дә чуваш, ләкин алар  телләрен белмиләр. Балаларыбыз туган теле­безнең нигезен белсен өчен  чуваш теле факультатив рәвештә укытылса әйбәт булыр  иде. Без тел югалуга юл куймаска тиеш, шуңа күрә мин якташларыбызны үз мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, телебезне яратырга, аны үстерү һәм саклау өстендә эшләргә чакырыр идем.

Район чуваш милли-мәдәни үзәге җитәкчесе сүзләренә караганда, тәтешлеләр кунакларга шат,  һәм үзләре дә төрле чараларда актив катнашалар. Күптән түгел “Чуваш чибәре” республика конкурсында “Көмеш тавыш” номинациясендә безнең Кристина Шумилкина иң яхшысы булды. Июнь аенда “Чувашча җырлыйбыз” республика конкурсының финалында безнең район данын Кристина Шумилкина һәм Ирина Морозкина яклаячак.

– Ил территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәниятләрен саклау – көндәлек эш мәсьәләсе, – дип басым ясый Володар Тимофеев. – Һәм безнең районның Чуваш милли-мәдәни үзәге дә бу эшкә үз өлешен кертә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев