Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хастаханәнең эчке яктагы күренеше

Бәхеткә, ВИГ (вакытлыча инфекция госпитале) палаталарында булган хәлләр күбебезнең карашыннан яшеренгән, шулай да медицина хезмәткәрләре ке­шеләрнең гомерен сак­лап калырга тырышып, коронавирус бе­лән авыручыларның гомере өчен көндез дә, төнлә дә көрәшәләр.

Без Тәтеш үзәк район хастаханәсенең ВИГ бүлеге мөдире Гөлия Курцева белән аралаштык һәм коронавирус­тан прививканы ясарга кирәкме, бу авыруның нинди билгеләре һәм госпитальдәге медицина хезмәткәрләренең ничек эшләве хакында белдек.
– Бу авыру кирәгеннән артык озакка сузылды һәм чигенергә җыенмый. Әлеге чир шактый мәкерле, ул яшькә һәм дәрәҗәгә карамыйча, барысын да зарарлый. Мин моны ышанычлы итеп әйтә алам, чөнки без яңа коронавирус инфекциясе белән һәр көнне минут саенлык көрәш алып барабыз. Көн саен авыручыларның газап­лануларын  күрергә ту­ры килә, ә иң мөһиме – аларның яшәргә омтылуын. Госпитальдә эшләгән вакыт эчендә миңа куркыныч хәлләрне: ярдәм сорап үтенүче көчле авыручыларның хәле кискен начараюын һәм кешегә гел кислород битлегендә булырга туры килүен күрергә туры килә.
Авыручыларны га­дәт­тә чирнең башлангычы: хәлсезлек, ис тоймау, тән температурасының 37,1-37,7 градуска кадәр кү­тәрелүе куркытмый, ләкин инде тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелгәндә баштарак киеренкелек вакытында тын кыса башлый, ә аннары инде тыныч кына ятып торганда да шундый ук хәл кабатлана, менә шул чакта авырулар борчыла башлый да инде. Ә температура күтәрелгәндә үпкәнең дә чир белән зарарлануы арта бара – авыру көчәя.
Соңгы айда коронавирус штаммы кискен үзгәрде: ул сәламәтлек торышының кискен начараюы белән тагын да көчлерәк була башлады, кайчагында хәтта температура да күтәрелмәгән килеш, кандагы кислород кискен кими һәм компьютер томографиясендә тикшергәндә зарар­ла­нуның зур процентка җитүе күзәтелә. Зарарлану 2-3 проценттан ике көн эчендә 70 процентка артырга мөмкин, хәтта дәвалау барышында да ул һәрвакытта уңай нәтиҗә  китермәскә мөм­кин. Авыр артиллерияне тоташтырырга туры килә. Исеме АЦП (антицитокин препаратлар) дип йөртелгәнне, тик кайчак­ларда бу очракларда да безне күңелсезлекләр көтә.
Һәр авыручы өчен без җаваплылык тотабыз, һәркайсы өчен чын күңелдән борчылабыз һәм бары тик яхшыга гына өметләнәбез. Чөнки сырхаулар үзләренең яшәүгә өметләре бармы яки юкмы икәнлеген безнең күзебездән карап белә.
Хезмәттәшем Регина Кильганова, шәфкать туташлары һәм кече медицина хезмәткәрләре үз вазифаларын намус белән башкаралар, авыручыларга алар кичекмәстән ярдәм күрсәтәләр.
Тәтеш ­районындагы һәр кешегә киңәш һәм үте­неч белән мөрәҗәгать итәргә телим: ­беренче чиратта ­коронавирустан прививка ясатыгыз (сүз уңаеннан, безнең госпи­тальдә бөтен персонал прививка ясатты). Битлек киеп йөрегез һәм кулларыгызны ешрак юыгыз, кешеләр күпләп җыелган урында булудан ­сакланыгыз.
Якыннарны югалту бик авыр. Беркемне дә гаепләмәс өчен, сезнең барыннан да элек үз-үзегезгә җаваплырак булуыгызны үтенәм.
Ни аяныч, коронавирустан үлү ихтималы бик зур, һәм сез авыруны кичереп тә, тагын авырмаячаксыз дигән гарантия юк. Иммунитет 6-8 айга гына бара. Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X