Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хәерле юл!

Узган атнада районның 104 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

Уку елы тәмамлану уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чараларында район башлыгы Рәмис Сафиуллов та катнашты. Ул Тәтештәге 1нче урта мәктәптә һәм кадет интернат-мәктәбендә булды. “Соңгы кыңгырау – алда каникул көннәре көткән укучылар өчен шатлыклы вакыйга һәм имтиханнар тапшырырга әзерләнгән чыгарылышлар өчен дулкынландыргыч мизгелләр. Үзегезне югарылыкта тотыгыз һәм уй-ниятләрегез, һичшиксез, тормышка ашачак”, – диде Рәмис Хатыйп улы.

Бу көнне авыл мәктәпләрендә дә яңа тормыш башлануын белдереп соңгы кыңгырау чыңлады.  Алар өчен уку йортларында бәйрәм чаралары оештырылды.

Олы тормышка озаттылар
Тәтештәге 1нче урта мәктәп чыгарылышлары соңгы кыңгырауны – балачак һәм олы тормыш юлы арасындагы үзенә бер төрле чикне – зарыгып та, борчылып та көттеләр. Язның җылы яңгыр тамчылары да әлеге тантаналы көндә аларның кәефләрен төшермәде. 

Уку йорты директоры Илдар Фәткуллов чыгарылышларга һәм тугызынчы сыйныфларга мөрәҗәгать итеп, аттестацияне уңышлы узуларын һәм алгы көннәрдә яхшы белгечлек алуларын теләде. Егет-кызларны район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина, тәүге укытучылары, беренче сыйныфлар һәм чыгарылышларның класс җитәкчеләре Валентина Федорова тәбрикләде, бу вакытта аларның күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады. Ә инде чыгышлардан соң яшьләр бердәм шат авазлар астында һавага кызыл һәм зәңгәр шарлар очырдылар. Җыелучыларга мәктәп укучыларының Россия хәрәкәте активистлары искиткеч флешмоб бүләк иттеләр, ә чыгарылышлар унынчы сыйныфларга уку йортының символик ачкычын тапшырдылар.

“Онытылмас матур еллар, күңелле хатирәләр бүләк иткән өчен, тирән белемегез, кайгырту һәм борчылуларыгыз, җиңел булмаган хезмәт һәм эшегез өчен сезгә чиксез рәхмәт белдерәбез”, – дип мөрәҗәгать иттеләр укытучыларга тантана сәбәпчеләре.

“Әле күптән түгел генә сезнең тормышыгызда беренче линейка, дәрес һәм кыңгырау булган иде, менә инде белем юлындагы киеренке хезмәтнең унбер елы артта калды”, – диде ата-аналар исеменнән ясаган чыгышында Олег Борисов.

Матур һәм онытылмас, дулкынландыргыч һәм күңелгә үтеп керерлек мәктәп вальсы, соңгы кыңгырау чыңы, боларның барысы да, һичшиксез, тиздән уку йорты диварларын калдырып китәчәк, “тормыш” дигән серле дөньяга юл алучы егет-кызларның йөрәк түренә кереп калачак.

Мәктәп белән хушлаштылар
Бу көнне соңгы кыңгырау шәһәрдәге татар урта мәктәбендәге балаларга да уку елының тәмамлануы турында хәбәр итте. Чыгарылышларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Кирилина, район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина, мәктәп директоры Илнур Җамалтдинов, татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова истәлек­ле бәйрәм белән котлады. Чыгарылышлар алган белемнәре, үзләренә карата булган җылы хисләре һәм кайгыртучанлыклары өчен укытучыларына олы ихтирам сүзләрен белдерделәр.

Хыяллары чынга ашсын
Тәтештәге 2нче урта мәктәптә узган тантаналы линейкада 15 унберенче сыйныф һәм 36 тугызынчы класс укучысы чыгарылыш тасмасы киде. “Аларны ничек итеп беренче тапкыр мәктәпкә алып баруыбызны, һәм шулай ук яңгыр сибәләп торуын хәзергедәй хәтерлибез әле, – дип искә төшерәләр ата-аналар, – бүген һава торышы кабатлана, балаларыбыз өчен сюрприз әзерләдек – аларның сабый чактагы фоторәсемнәре сурәтләнгән футболкалар кидек”. Заманча көй астында чыгарылышлар белән бергә биегән әти-әниләр үзләренең “кызу” хәрәкәтләре аша болытларны куып тараткандай тоелды, ә сыйныф җитәкчесе Лариса Тайманованың чыгуы номерның “ялкынлы” азагы булды. Классик вальс һәм гаять зур өреп кабартылган кыңгырау һавага күтәрелгәндә яңгыраган саубуллашу җыры үзенчәлекле күренешкә ямь өстәде. 

“Моңсу да, шатлыклы да”, – диләр тәэсирләрен белдереп мәктәп укучылары. “Алда торган имтиханнар бердәнбер түгел, тормыш үзе имтихан”, – диде райбашкарма комитет җитәкчесе Аркадий Семенычев, район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән җылы теләкләр ирештереп. Унберенче сыйныфлар бары тик яхшыга өметләнәләр, линейка тәмамланганнан соң алар Иделнең биек ярына күтәрелделәр һәм уй-ниятләре чынга ашсын дигән теләктә кечкенә самолетлар очырдылар. Алар, һичшиксез, тормышка ашар...
Материалларны гәҗит хәбәрчеләре әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев