Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хезмәт иткән еллар онытылмый

Якшәмбе көнне россиялеләр РФ Хәрби-диңгез флоты көнен бәйрәм итәчәк.

(Тәтеш, 29 июль, «Тәтеш таңнары», Галина ТАҖЕТДИНОВА, Елена Калашникова фотосы). Илебезнең әлеге төр Кораллы көчләренең чын мәгъ­нәсендә героик биог­рафиясе, данлы һәм хәрби диңгезче традицияләре бар. 

Флотта хезмәт иткән тәтеш­леләр, шулай ук, ватандашлары кебек, үзләренең гражданлык бурычларын намус һәм горурлык белән үтәделәр, хәзерге хәрби диңгезчеләр дә данлы традицияләрне дәвам итәләр.

Районның хәрби-диңгез флоты ветераннары советы рәисе Михаил Мечтанин Кара диңгез флотында армия чыныгуы алган вакытларын искә төшерә. “Мине Тәтештән 1969 елда якташларым Аркадий Торгашов һәм Юрий Абрамов белән бергә чакырдылар. Җитди медицина тикшерүләре уздык, диңгез флоты – элиталы гаскәр, анда физик яктан әзерлек­ле яшь егетләрне генә җибәрәләр, минем чаңгы буенча беренче спорт разрядым бар иде.

Буй озынлыгы бер метр җитмеш сантиметрдан да ким булмау зарур. Хәрби-диңгез флотына эләгүемә шатландым, – дип сөйли Михаил Владимирович. – Архангельскида өйрәнүләр узганнан соң, анда гидро­акустика белгечлеге алгач, Севастопольгә озаттылар. 1100 кешелек гаять зур көймәгә каршы крейсерны командировкага җибәргәндә техниканың куәтенә һәм барлык процессларның – хезмәттән алып көнкүрешкә кадәр, төгәл оештырылуына гаҗәпкә калдым. Хәтта үзенең типог­рафиясе һәм редакциясе бар иде, гәҗит тә чыгардылар. Һәрбер ир-егет өчен армиядә узган вакыт беркайчан да онытылмый: холык чыныга, үз-үзеңне тәртипле тотарга өйрәнәсең, иптәшләреңнең ярдәмен тоясың, командада эшләү осталыгы арта. Аеруча да командирлар турында сөйлисе килә – алар без, яшь егетләр өчен, кырыс һәм кайгыртучан әтиләргә әйләнәләр.

Бездә Казаннан замполит – Валентин Корняков бар иде, аның белән хезмәт юлы узган һәркем бу кешене җылы сүз белән искә ала – дәлилли дә, ярдәм дә итә, ныклап кулга да ала белде. 

Безнең һәркайсыбыз, әл­бәттә, дусларны сынатмас­ка, хәрби биремнәрне бик яхшыга үтәргә тырыштык. Әти-әниләрнең командованиедән җибәрелгән рәхмәт хатларын алулары аеруча да сөендерде. Өч еллык хезмәт елы эчендә хәрби һәм сәяси әзерлектә яхшы нәтиҗәләр өчен ун көнлек отпуск белән бүләкләндем, моңа мин дә һәм якыннарым да әйтеп бетергесез шатланды”.

Кара диңгездән Урта диңгезгә, аннары Атлантик океанга уңышлы поход өчен беренче статья старшина Михаил Мечтанин “Ерак поход өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

Михаил Владимирович Россия хәрби-диңгез флоты сафларында районыбыздан 282 кеше хезмәт итүен хәбәр итте, һәм районның хәрби-диңгез флоты ветераннар советы инициативасы буенча тәтешлеләр бәйрәм көнендә Дан Мемориалы янында очраша. Алар анда илебезнең һәм Хәрби-диңгез флотының сүнмәс данын батырлыклары, каһарманлыклары белән дан казанган хезмәт еллары турында, бүгенге көндә исән булмаучыларны хөрмәт белән искә алыр­га җыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев