Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хезмәтләре дан һәм хөрмәткә лаек

Районда бүген авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларын хөрмәтлиләр.

(Тәтеш, 6 декабрь, "Тәтеш таңнары). Икмәк, тырыш эшчәннәр белән беррәттән, районыбызның төп байлыгы булып кала бирә. Халыкта “Икмәк – табын күрке”  дип юкка гына әйтмиләр шул. Тәтеш эшчәннәре дә соңгы елларда хезмәтләре һәм нәтиҗәләре белән яхшы уңыш үстереп, игенченең югары исемен раслый. Әлеге ел да искәрмә түгел.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев хәбәр иткәнчә, ашлыкны тулаем җыю, бөртеккә кукурузны кертеп, гектардан 37,1 центнер уртача уңдырышлылык белән 162,5 мең тонна тәшкил итте (республика буенча – гектардан 30,4 центнер).

“Колос”, “Бакырчы”, “Р. Г. Сафиуллова”, “Содружество” хуҗалыкларыннан Тәтеш икмәгенә зур өлеш кертелде. Киләсе ел уңышы өчен 10 мең тонна сабан ашлыгы һәм бөртекле-кузак­лы культура салынды.

Район тарихында беренче тапкыр шикәр чөгендерен 5778 гектар мәйданнан тулаем җыю гектардан 532 центнер уңдырышлылык белән 307,4 мең тонна тәшкил итте. Җитештерелгән продукциянең иң күп күләме “Колос”та һәм “Содружество”да. Шикәр заводларына 200 мең тоннага якын төяп озатылган, бу эш дәвам итә.

Районда авыл хуҗалыгы предприя­тиеләре, КФХ һәм ЛПХлар актив хезмәт куя. Дәүләтнең ярдәм прог­раммалары тормышка аша. Дүрт хуҗалыкта терлекчелек биналары капиталь ремонтлана, өчесендә – машина-трактор парклары, 4 хуҗалыкта силос-сенаж траншеялары төзелде, 8ендә хуҗалыкларның ындыр табакларын ремонтлау төгәлләнде, югары нәтиҗәлелекле 13 техника сатып алынды.

Авыл хуҗалыгы эшчәннәре җир эшкәртүдә бер гасырлык традиция­ләрне күз уңында тота, әмма шулай да алдынгы тәҗрибәне өйрәнергә дә онытмый. Агымдагы ел уңышына 1 гектар чәчү җиренә тәэсир итүчән матдәдә 88 килограмм минераль ашлама кертелгән (республикада бу иң яхшы күрсәткечләрнең берсе). 2020 ел уңышы өчен 17,4 мең гектар көзге бодай чәчелгән.

Терлекчеләребез дә һөнәри оста­лык­та югары урынны алырга тырыша. Мөгезле эре терлекләрнең артымы узган ел белән чагыштырганда 105 процент тәшкил итә, сөт көтүлеге – шулай ук 105 процент, 16464 тонна сөт җитештерелгән. “Р. Г. Сафиуллова”, “Бакырчы”, “Нур” хуҗалыклары – продукция бирү буенча алдынгылар. Кош-корт үстерү һәм ит җитештерү буенча да үсеш бар, болар үткән ел белән чагыштырганда 106 процент тәшкил итә. 
Аграрийларның һәр көне – ул җирдә көч таләп итә торган һәм җиңел булмаган хезмәт. Зур шәһәрләр, мегаполислар калкып чыкса да, инновация­ле техникалар кулланылса да, галәм киңлекләре үзләштерелсә дә – авыллардагы гади эшчәннәр гомер-гомергә мактаулы һәм аларның хезмәте бәяләп бетергесез булды. 

Икмәк үстерер өчен җирне бөтен йөрәгең белән яратырга 
һәм аңа үзеңнең күңел җылыңның бер өлешен бүләк итәргә, 
катлаулы техникадан камил файдалана белергә кирәк.

Намуслы хезмәтләре һәм Татарстан икмәгенә тулысынча үзләреннән зур өлеш керткән комбайнчыларны тәкъдим итәбез. Алар – “Иң яхшы комбайнчы-2019” респуб­лика бәйгесе җиңүчеләре.
Беренче төркемдә – “Нур” агрофирмасыннан Илнур Сәйфуллин; икенче төркем – “Маяк” хуҗалыгыннан Фәрит Сәйфетдинов, өченче төркем – “Колос”тан Альберт Шәйдуллин, Николай Андрианов, Валерий ­Матвеев, Александр Андрианов; “Содружество”дан Евгений Маврин, Сергей Ивлев, Сергей Филатов, Павел Кавин, Николай Алешин; дүртенче төркемдә – “Р. Г. Сафиуллова” КФХдан Сергей Платонов, Геннадий ­Куприянов, Илшат Абдуллин.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев