Киң күңелле егет
Гражданнарны яклау көллияте студенты Степан Тихонов игелек һәрвакытта яхшылык булып әйләнеп кайтачагына ышана.
(Тәтеш, 2 июль, «Тәтеш таңнары», Елена КАЛАШНИКОВА (автор фотосы). Нармонкада яшәүче Валентина Долла редакциябезгә килгәч, гражданнарны яклау көллияте студенты турында “Сез аның хакында, һичшиксез, языгыз!” – диде.
Ә аннары хатын-кызның яшь егетнең очраклы гына аның улының шактый зур күләмдәге сумма салынган акча янчыгын табуы... һәм аны китереп бирүе турындагы әңгәмәсе чынлыкта да гаҗәпкә калдырды! Өстәвенә бүләк алудан да баш тарткан. Безнең күбебез шулай эшләр идеме икән?
Степан белән очрашырга ашыгабыз, чөнки ул 6 июльдә армия хезмәтенә алыначак. Безнең каршыда – гадәти егет, карашында тәртипле һәм өстәвенә тыйнак кеше булуы чагыла. Ул үзенең гамәлен гадәттән тыш дип санамый, һәм аның урынында булса, бик күпләр шулай ук эшләр иде дип ышана.
Степан дүрт ел элек коткаручы һөнәрен сайлаган, һәм шушы вакыт эчендә үзенең белгечлек сайлавында бер генә тапкыр да шикләнмәгән. Хезмәт итәргә дә теләп бара, Әфганстан хәрәкәтләрендә катнашкан әтисенең үрнәге аңа якты маяк булып тора. “Элиталы гаскәрләр – эчке десант, диңгез пехотасы, махсус билгеләнгән гаскәрләргә эләгәсе килә. Әмма ничек туры килер”, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев