Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Киләчәкне төзеп

“Вектор” ҖЧҖ белгечләре Тәтештәге 1нче урта мәктәптә капиталь ремонт ясый.

(Тәтеш, 31 июль, «Тәтеш таңнары», Елена КАЛАШНИКОВА, автор фотосы).  Уку йорты диварларында эш кайный, хәтта ял көннәрендә дә туктап тормый, чөнки тиздән беренче сентябрь җитә, ә бу вакытка  ремонтны төгәлләргә кирәк. Аның тәмамлануын көтеп тормыйча, “Вектор” ҖЧҖ белгечләренең хезмәтен үз күзләребез белән күреп бәяләр өчен, шәһәр мәктәбенә юнәләбез. Моны якындагы территориягә беренче адымнарны ясагачтын ук күреп була: төп керү юлында махсус эш киемнәре кигән кешеләр, төзелеш материаллары, техника күзгә чалына.

Уку йорты директоры Илдар Фәткуллов безне шатлыклы хуҗа хокукында каршылый. “Мәктәп егерме дүрт ел элек шул чактагы стандартлар буенча төзелгән, вакытлар узу белән барысы да үзгәрде, – дип сөйли ул. – Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткәннән соң, республика бюджетыннан капиталь ремонтка акча бүлеп бирелде”.

Моңа яктырткычлар, эл­ектр чыбыклары, ишек­ләр­ тулысынча алыштырыла­чак, туалет бүлмәләре җи­­һаз­ландырылган, тү­шәм­­нәр ясалган, плитка түшәлгән, төшке аш бинасының мәйданы киңәйтелгән, стеналар һәм идәннәр тигезләнгән, соңгылары – немец технологиясе буенча механикалаштырылган ярым коры тарттыру белән. Актлар залының стеналарын табигый декоратив штукатур өслек белән ябу планлаштырыла.

Илдар Роберт улы әйтүенчә, элек мәктәптә укытучылар бүлмәсе булмаган, әмма яңадан планлаштыру юлы белән, элегрәк файдаланылмаган мәйданнар хисабына, укытучылар өчен 3 бүлмә ясау­га ирешел­гән. “Өстәвенә әле, Рәмис Хатыйп улы катнашы ярдәмендә район бюджетыннан барлык унике башлангыч сыйныфлар өчен заманча җиһазлар сатып алырга өстәмә акча бүлеп бирелде”, – дип хәбәр итте уку йорты директоры.
“Вектор” ҖЧҖ җитәкчесе Рамил Гафуров билгеләп үткәнчә, капиталь ремонтта утыздан артык кеше хезмәт куя, ә бүгенге көндә эшләр 80 процентка үтәлгән.
Яңартылган коридорларга караш ташлап, аерым бер төсләргә кертелгән туалет бүлмәләренә күз салып һәм якты иркен классларны карап, әлеге хезмәтләргә никадәрле көч сарыф ителүен аңлыйсың. Һәм бу чынлап та шулай – Рамил Рәшит улы һәм төзелеш оешмасының күпчелек вәкилләре Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең чыгарылышлары да булып то­ралар әле.

Бинаның башка өлешенә узабыз, анда капиталь ремонтның кайнап торган чагы. Һәркем уртак хезмәткә үз өлешен кертә: “Вектор” ҖЧҖ белгечләре ашханә стеналарын бу­й­­­­ыйлар, идәннәрне ясыйлар, плитка җәяләр, эремә изәләр, түшәм өчен өлге төзиләр, уку йортының техник хезмәткәрләре дә тын да алмый эшлиләр.
Ишек төбендәге тышкы якка чыгабыз, анда цемент төягән трактор килеп туктады, механикалаштырылган идән тарт­тыргыч өчен җайланма шаулый. Мәктәптәге капиталь ремонтка кагылышы булган һәркемнең үсеп килүче буынга матурлыклар белән тулыланган якты киләчәк, иртәгәге көнгә ышаныч бүләк итүенә беркемнең дә икеләнүләре юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев