Җыелышларда "ТР муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты. Очрашу барышында Әгъзам Самат улы авыл кешеләренә Татарстан Республикасының үсеш стратегиясе турында сөйләде.
Килдеш авыл җирлеге
Җирлек башлыгы Виктор Исаев үзенең докладында билгеләп үткәнчә, җирле үзидарә эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре булып авыл кешеләре өчен уңайлы шартлар тудыру, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, территориядә санитар тәртипне саклау тора. Җирлектә йортларның тышкы якларын, түбәләрне яңарту, территорияләрне җыештыру буенча даими рәвештә эшләр алып барыла, авыл мәдәният йорты актив эшли - Килдештә инде дүртенче ел "Валда шинясь" республика мордва бәйрәме уздырыла.
Үзара салым акчасы урам яктырткычларын алыштыруга, вак таш сатып алуга, су үткәргечне ремонтлауга, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгын төзекләндерүгә, бензин пычкысы сатып алуга юнәлтелгән. 2018 елда алга таба да авылны төзекләндерү һәм юл өслеген өлешчә ремонтлау планлаштырыла. Җирлек һәм район Советы депутаты, "Авангард" ҖЧҖ җитәкчесе Виктор Абрамов төрле чаралар оештырган вакытта ярдәм күрсәтә, шулай ук өлкәннәргә дә булышлык итә. Аның хуҗалыгында, ул районда һәм республика күләмендә югары күрсәткечләргә ия, отчет елында игеннәрдән яхшы уңыш алынган - гектардан 36 центнер, товарлыклы-сөтчелек фермасында 520 баш мөгезле эре терлек бар, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган, склад биналарына ремонт ясалган, пай өчен түләнгән. Виктор Ильич инициативасы буенча "Авангард" хуҗалыгы чиркәүне ремонтлаган, юлларга ремонт ясаган, авыл мәктәбенә тимер коймалар урнаштырган. Җирлекнең үсеш күрсәткечләре тотрыклы, бу җирле үзидарә органнарының, җирлектәге авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе һәм анда яшәүчеләрнең үзара яхшы мөнәсәбәт нәтиҗәседер, мөгаен: биредә барлык мәсьәләләрне бергәләшеп һәм вакытында хәл итәләр.
Олы Тархан җирлеге
Ул районда иң зур җирлекләрнең берсе булып тора, аның башлыгы Әнсар Айзатуллов үзенең отчетында 2017 елда бюджетның үтәлеше, үзара салым акчасының нәрсәләргә сарыф ителүен, ниләр төзекләндерелүгә юнәлтелүен сөйләде, моңа урам яктырткычлары, юлларны ремонтлау, дамба өчен торбалар сатып алу керә.
Олы Тархан урта мәктәбе җирлектә мәдәни һәм белем үзәге булып тора, анда районның 7 торак пунктыннан килеп белем алалар, мәктәп укучылары төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда җиңү яулыйлар. Җирлектә участок хастаханәсе һәм аптека эшли, авыруларның өйләренә барып хезмәт күрсәтү алып барыла, почта бүлеге һәм банк, мәдәният йорты эшли.
Җирлек башлыгы 2018 елга бурычлары белән таныштырды: терлекчелекне үстерү (2017 елда шәхси ярдәмче хуҗалыклар тарафыннан 713 мең сум субсидия алынган), мини-ферма төзелеше, авыл кешеләренең җирләрен һәм күчемсез милекләрен рәсмиләштерү. "Татарстан" агрофирмасы" ҖЧҖ җитәкчесе Фәнил Ибраһимов хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиесендә 72 кеше эшли, аларның еллык уртача хезмәт хакы - 17 мең сум. Хуҗалыкта 1017 баш мөгезле эре терлек бар, максат - баш санын киметмәү. Агрофирмада 3 класслы ашлык үстерелгән һәм шикәр чөгендеренең уңышы гаять зур - 12 мең тонна (үткән елларда - 4-5 мең тонна).
Авыл кешеләре үзләренең чыгышларында мәдәният йорты каршындагы мәйданны төзекләндерү, су белән тәэмин итү системасын ремонтлау кирәклеген билгеләп үттеләр, авыл җирлеге башлыгына сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата игътибарны арттыру тәкъдиме керде. Барлык мәсьәләләр район башлыгы тарафыннан контрольгә алынды. "Агымдагы елга һәрбер җирлек тарафыннан бурычлар куелды, аларны уңышлы үтәү өчен район администрациясеннән дә, җирлектән дә, яшәүчеләрнең үзләре ягыннан да уртак көч кирәк", - диде Рәмис Хатыйп улы.
Нет комментариев