Киртәледә мордва теле укытучыларын һәм якшәмбе мәктәпләре җитәкчеләрен укыту семинары булды
“Шумбраши, кельгома ялгат! Здравствуйте, дорогие друзья! Исәнмесез!” – Киртәле урта мәктәбендә кунакларны шундый сәламләү сүзләре белән каршы алдылар.
(Тәтеш, 24 март, “Тәтеш таңнары”). Бөтенроссия мордва теле көнен бәйрәм итү кысаларында Киртәле урта мәктәбендә мордва теле укытучыларын һәм якшәмбе мәктәпләре җитәкчеләрен укыту семинары булды.
Исегезгә төшерик, Киртәле мәктәбе – бүгенге көндә Татарстанда балаларны 1нче сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр мордва телен өйрәтү буенча республиканың дәүләт телләре – рус һәм татар теле дәрәҗәсендә укытыла торган бердәнбер уку йорты.
Семинарга мордва телен киң җәелдерүдә эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашыр өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре, Тәтеш, Алексеевск, Чирмешән районнарыннан укытучылар һәм якшәмбе мәктәпләре җитәкчеләре, Мордовиядән делегация килде.
Катнашучылар күпмилләтле Татарстанда туган телләр эшчәнлеге мәсьәләләре, мордва телен һәм мәдәниятен саклау, үстерү өлкәсендәге проектлар турында фикер алыштылар. ТР мордва милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеге турында аның рәисе Наталья Сабитова сөйләде. Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге методисты Резидә Гарипова Тәтеш районы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятен, телен саклау һәм үстерү эшләре турында бәян итте.
“Педагог 13.ру” педагогика хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәгенең этномәдәни белем бирү лабораториясе хезмәткәрләренең чыгышлары видеоэлемтә рәвешендә узды.
– Безнең мәктәп укучылары һәм укытучыларының төп өлеше – ул мордва милләте вәкилләре. Фәннең төрле өлкәләрендә сыйфатлы белем бирү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, укучыларны халык мәдәнияте нигезләрендә тәрбияләү, үз халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын белә торган буын үстерү – болар мәктәпнең педагогика коллективы алдына куелган төп бурычлар, – дип уртаклашты Киртәле урта мәктәбенең туган (мордва) тел һәм әдәбияты укытучысы Галина Абраконова. Педагог фикеренчә, үз халкыңның телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү өчен шартлар тудыру өлгереш сыйфатын арттырырга ярдәм итә.
Галина Васильевна укучыларның казанышлары турында сөйләп, бары тик быелгы уку елында гына да мордва теле буенча төбәкара олимпиаданың йомгаклау этабында Ксения Родионованың җиңү яулавын, ә Евгения Родионова белән Николай Романовның призер булуын билгеләп үтте.
– Мәктәптә “Пайгоня” фольклор ансамбле оештырылды. Биюләрне, җырларны, йолаларны өйрәтү укучыларда үз халкының үткәненә һәм бүгенгесенә, аның гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә, шулай ук өлкән буынга хөрмәт уята, үз халкы өчен горурлык хисләре булдыра, – дип саный педагог.
Чара кунаклары өчен мәктәпнең “Мордва көнкүреше” этнографик музеена экскурсия оештырылды. Тәкъдим ителгән ризыклар үзенчәлеклелеге белән таң калдырды. Шулай ук “Катя кишти” биюләре, мордваларның “Кудатя” бөти-курчаклары, халык уенчыклары, Кызыл тал якшәмбесенә таллар бизәү буенча мастер-класслар булды. Саранскидан килгән укытучы Оксана Трушкова ачык дәрес үткәрде.
Семинарда катнашучылар түгәрәк өстәл барышында хезмәт тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Мордва теле көне педагогик осталык һәм иҗат бәйрәме булды, ул семинарда катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды. Мәктәп коллективы “Тел – халык яшәеше, аның җаны һәм тормыш-көнкүреше...” дигән әдәби-музыкаль композиция күрсәтте.
Кунаклар очрашуга йомгак ясап, чараның бай эчтәлекле, файдалы булуын, югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтеп, туган телне, мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә үзләреннән шәхси өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев