Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көллият курсантлары бронза яуладылар

Тәтеш курсантлары студентлар һәм мәктәп укучылары арасында “Ворлдскиллс” стандартлары буенча Россиядә иң киң күләмле һөнәри осталык ярышларында бронза призерлар булдылар. Шулай итеп, алар Татарстан җыелмасының медальләр ­тартмасына үзләреннән зур өлеш керттеләр.

(Тәтеш, 10 сентябрь, Тәтеш таңнары). 

“Яшь һөнәр ияләре” (“Ворлдскиллс Россия – 2021”) IX Милли чемпионаты финалы Уфада узды. Иң яхшы исем өчен илнең 76 төбәгеннән 1,8 мең студент һәм мәктәп укучысы көч сынашты. Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте курсантлары командасы “Коткару эшләре” һәм  “Янгын куркынычсызлыгы” компетенцияләре буенча Татарстан Республикасы данын яклады. 

Россиянең төрле төбәк­лә­реннән 10 команда белән киеренке көрәштә безнең коткаручылар өченче урынны яулады!

Командада Егор Медведев, Рәдиф Вәлиев, Ленар Садыйков, Эльмира Садриева һәм Михаил Денисов үз казанышларына ике ел тырышып укулары, көндәлек күнегүләр һәм “Ворлдскиллс” төбәк чемпионатларында катнашулары ярдәмендә ирештеләр. Көллият директоры Татьяна Адаева җитәкчелегендәге коллектив яхшы күнекмәләр уздыру өчен барлык шартларны да булдырган, шулай ук бу да нәтиҗәләргә һичшиксез йогынты ясый. Тренерлар Александр Мерзлов белән Фәнис Гомәров команданың үсеше өчен бөтен көчләрен куйганнар. Мәйданчыкның техник администраторлары Александр Кавин белән Евгений Чиндаров күнегүләр ясау өчен җайланмалар әзерләүне һәм аларга ярдәм күрсәтүне тәэмин иткәннәр. Уку йорты­ның квалифи­кацияләр үзәге җитәкчесе Мәрьям ­Минкина оештыру һәм документлар мәсь­әләсен вакытында хәл иткән.

– Җиңүгә ирешү нигезе – ул бик тырышып әзерләнү нәтиҗәсе. Әлеге чемпионатның беренче призерлары буларак, үземне көллият тарихына мәңгелеккә язып калдыру өчен миңа һәм минем командама киеренке күнегүләр белән шөгыльләнергә нәкъ тә бер ел вакыт кирәк булды, – ди команда капитаны Егор Медведев команданың казанышы белән горурланып. – Иң мөһиме аңлап эш итү. Нәкъ менә шул вакытта барысы да уңышлы булачак.

– Барлык үтелгән юл өчен мин үз командама рәхмәтле, нәкъ тә безнең “Коткару эшләре” компетенциясе бөтен команданың бердәм эшлә­вен таләп итә, һәм безнең һәркай­сыбыз көченнән килгән­нең барысын да эшләде. Беркем беркайчан да ялкауланмады һәм барысы да үзләренең вазифаларын югары җаваплылык белән башкардылар. Бер елга якын шөгыльләнгән көндәлек күнегүләр бушка үтмәде – безнең команда чемпионатта иң көчлеләрнең берсе булды, – дип әңгәмәгә кушыла Ленар Садыйков.  

– Сайлап алу ярышларыннан соң мин бу елның безнең өчен иң истә калырлык булуына ышандым, һәм шулай булып чыкты да, – дип уртаклаша “Ворлдскиллс”та инде өченче ел катнашучы Эльмира Садриева. 

– Афәрин егетләр, йөз, хәтта ике йөз процентка башкарып чыктылар, – дип мактый команданы Александр Мерзлов. – Алар моның өчен ике ел тырышып эшләделәр. Читләшмәделәр, теләсә нинди буш вакытларында үз теләкләре белән шөгыльләнделәр, үз алымнарын булдырдылар. Аларның теләге зур иде, ә бу бик мөһим. Авыр вакытларда күңелләрен төшермәделәр, көчлеләр, максатчаннар – көндәшлек дәрәҗәсе югары булган ярышларда азагына кадәр, җиңүгә кадәр барып җиттеләр. Алар­ның әлеге җиңүе олы ихтирамга лаек, минем өчен алар беренче! Минем тренерлык карьерамда бу иң яхшы команда. 

Курсантлар мөмкин булмаган бернәрсә дә юк икәнлеген – югары стандартлар бары тик осталыкны гына арттыруын чираттагы тапкыр ­исбатладылар.
Рамил Маннапов, Добрыня Дормидонтов, Салават Ильясов, Илшат Низамов, Данил Михайлов “Янгын куркынычсызлыгы” компетенциясендә осталыкларын күрсәттеләр. Команданың тренеры Илнар Арсланов бил­ге­ләп үткәнчә, курсантлар үзлә­ренең һөнәри күнекмәләрен бик яхшыга күрсәтеп, лаеклы чыгыш ясадылар, көндәшләренең һәм хөкемдарларының олы ихтирамын яуладылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев